- Ялган хыялларга бирелмәгез... Кеше бәхетенә үрелмәгез, кызыкмагыз... Бәхетегез сезне үзе эзләп табар... Сабыр төбе - сары алтын! Аз гына көтегез.
-- Авыр, әлбәттә, мәхәббәтең җавапсыз булса. Ләкин җаваплы булып та бергә була алмаганда, тагын да авыррак...
- Тән ярасы төзәлсә дә, җан ярасы мәңгелек.
- Тормыш – спектакль. Аның күпме дәвам итүе әһәмиятле түгел. Иң мөһиме – соңыннан алкышлар яңгырасын.
- Дуслык бриллиант кебек – сирәк очрый, кыйммәт тора.
- Өмет теләкне генә көчәйтә. Шуларны чынбарлыкта тормышында күрү теләге гомер буе кешене парлаштыра, аера, талаштыра, гомерләрне ала, хәтта гомерең өзелгәндә дә үзеңнән калмый.
- Бәхет – ул син аны яратасың, ә ул сине тагы да ныграк ярата.
- Бәхетнең иртәгесе юк, кичәгесе дә... Ул үткәннәрне хәтерләми, киләчәк турында уйламый. Аның бары тик бүгенгесе генә бар. Ул да көн түгел, мизгел генә.
- Кеше гомере буе көрәшергә тиеш: бәхете өчен, мәхәббәте, хыяллары өчен.
- Булган әйберне кадерли белгәндә генә син бәхетле булачаксың! Югалтмас өчен, бары сакларга кирәк! Аны онытканчы, башта исеңә төшер, аның кебекләрне очратканың булдымы икән?
- Ярату ялкыны белән янган кешеләр – җир йөзендә иң матурлары!
(Интернеттан).