Материалы

Карт өянке

последние и лучшие новости искусства в мире

23-5Гөлназ хәле бетеп, күз аллары караңгыланып, һава җитмәгәндәй, сулышы бүленеп, көчкә капкадан кереп, баганага сөялде. “Өнме бу, төшме? Чынмы, әллә шаяртамы? Ни булды соң?” - дигән уйлар Гөлназның уеннан китмәде. Камалдан ишеткән сүзләргә ышанасы килмәде. “Шаяртадыр, мине сыныйдыр”, - дип уйлады. Аяктан егып, җир астына кертерлек сүзләр булды бу. Гөлназның бәгъре ничек түзәр дә, йөрәге ничек чыдар икән бу хәлгә? Әзрәк хәл җыйгач, кыз туры бакчага үтте һәм бакчаны икегә бүлеп елгага төшкән сукмактан яр буена атлады. Шунда үскән юан өянке астындагы эскәмиягә ерак юлдан арып килгән кеше сыман “уф” итеп килеп утырды да, елап җибәрде.

Җәйге төн тын, сирәк-мирәк эт өргән тавыштан башка авылдан бернинди тавыш ишетелми. Хәтта өянкенең яфраклары да кыштырдамый. Әйтерсең, табигать аның ашыгып типкән йөрәген тыңлый, уйларын беләсе килә.

Ә кыз исә уйларының очы башына чыга алмыйча, аркасы белән өянкегә сөялеп, сабый бала шикелле үксеп-үксеп елый. “Нишлим инде, нишлим?” – дигән уй башыннан китмәде аның. Җәйге төн үтә бирде. Кыз кинәт урыныннан сикереп торды да, басмага чыкты. “Нишлим икән, канат булса, күккә очып китәр идем”, - дип күктә җемелдәгән йолдызларга карады. Аннары ул елга аркылы ай нурыннан ясалган күпергә күзе төште. “Шушы күпердән чыгып еракка-еракка китсәң иде”, - дип озак кына елга аша яткан ай тасмасына карап торды ул. Кинәт күңеленә әбисенең: “Өйрән догалар, кызым. Теге дөньяда җиде кат сират күперен үтәсебез бар бит», - дип әйткән сүзләре килеп төште. «Ә мин ул күперне шушы дөньяда ук кичәм түгелме?» – дигән уй башына килде.

Гөлназ бер карарга килгәндәй, басманың кырыена килеп басты. Басмадан көмештәй ялтырап туп-туры ай күпере ята. Җәйге кыска төн үтеп бара. Гөлназ исә аны-моны сизми дә, ялтырап яткан күпердән башка берни күрми ул. Шулай күңелсез уйларына чумган, нишләргә белмичә торган бер мизгелдә, кыз үз янында әбисенең тавышын ишетте.

- Кызым, монда нишләп торасың, өйгә кермичә? – дип оныгын кочып алды. Кыз сискәнеп китте, кинәт әбисенә әйләнде дә, аның кочагына кереп сыенып, тагын елап җибәрде.

Алар эскәмиягә килеп утырдылар. Әбисе аптырап: “Кызым, ник елыйсың, ни булды?” – дип Гөлназның битен үзенә борып, күз яшьләрен сөртте. Фатыйма әби нәрсәдер булганын сизенде, йөрәге кысып алды һәм ашыгып тибә башлады. Әби оныгын чәченнән сыйпап юатты да, каты гына итеп: “Сөйлә”, - диде. Гөлназ елый-елый Камалдан балага узганын, аңа шул турыда әйткәч: “Төшер баланы, бергә укырга керербез, бер-ике елдан кушылырбыз, әле иртә бит гаилә корырга”, - дигәнен әйтте.

Бу шомлы хәбәрдән соң әбисенең аяк-кулы калтырап, күз алды караңгыланды. Кулын йөрәге тирәсенә куеп, хәлсезләнеп, һава җитмәс булып аркасы белән өянкегә сөялде. Гөлназга әбисе сулыш алмый кебек тоелды, ул аның иңнәреннән тотып: “Әбием, әбием”, - дип сак кына селкеп карады. Аннан йөгереп төшеп елгадан учы белән су китереп әбисенең битенә әз генә чәчеп, сулы кулы белән аның битен сыпырды. Әбисе күзен ачып: “Даруым кесәмдә”, - дип пышылдады. Йөрәк даруын капкач, озак кына күзен йомган килеш утырды. Күзләреннән яшь чыгып әкрен генә бите буйлап аска агып төште. Кыз әбисен кочаклап, күкрәгенә капланып тавышсыз гына елап җибәрде. Курыкты Гөлназ әбисенең менә шушында, елга буенда, мәңгегә китеп калуыннан. Аның үз кайгысы азга булса да онытылып торды. Әбисе калтыраган куллары белән оныгының аркасыннан сыйпап: “Алдангансың, кызым, алдангансың. Кызларда була торган иң ямьсез хәл бу. Мин сиңа әйтә килдем бит, сакла үзеңне, дип. Ник болай булдың? Әти-әниең ни әйтер, абыйларың нишләр? Нишләдең, кызым, ник син болай булдың?”

- Ул миңа шундый матур сүзләр әйтте. Яратам сине, бик яратам, бергә укырбыз, бергә булырбыз, диде. Мәхәббәт турында шигырьләр укыды, хушбуй бүләк итте. Мин ышандым аңа, - дип елады кыз.

- Ә Линар? – дип сорады әбисе.

- Линар минем дустым бит. Ул миңа “яратам” дип әйтмәде. Без аның белән дуслар гына.

- И, кызым, ике каен арасында адашкансың. Линар яшь бит әле, әйтер иде.... Әби белән онык кочаклашып, елашып чыгып килгән кояшның нурына күмелеп утыра бирделәр. Ә җәйге таң тиз атты, кояш яктысын, җылысын җиргә сипте, кешеләрне яңа туган көн белән бергә гадәттәге эшләрен башкарырга чакырган шикелле һәр йортның тәрәзәсен яктыртты, табигатьне уятты. Авыл халкы көндәге эшләренә кереште. Өянке астында боегып утырган карчык белән кыз да ничектер әзрәк тынычланып, хәл алып, икесе бер карарга килделәр. Бала туачак! Гаилә белән сөйләшүне әбисе үз өстенә алды. Әби белән оныгы кочаклашып өйгә таба атладылар. Авыр сөйләшүне бүгенгәчә калдырып торды Фатыйма әби. Хәле яхшыдан түгел иде. Ул үзен тынычландырып, дөрес сүзләр табарга тиеш иде. Оныгына әти-әнисеннән, абыйларыннан авыр сүз әйттерәсе килмәде аның. Гөлназны йокларга яткырды да, соңрак калып булса да, тәһарәт алып намазга басты. Намаздан соң бар белгән догаларын укып, Аллаһыга ялварды. «Оныгымны кимсеткән, алдаган Камалга җәзасын үзең бирерсең, үзеңә тапшырам”, - дип сүзен тәмамлады.

Әби зур гаиләсен якшәмбе көн җыймакчы булды. Аңа хәтле әле 4 көн бар...

(Дәвамы киләсе саннарда).

Имбера РАФИКОВА, Төмән районы, Ямбай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума