Материалы

Карт өянке

последние и лучшие новости искусства в мире

(Дәвамы. Башы 23,27,30 саннарда).

Ә Кафия үз бәхетен тапты. Фабрикага яңа станоклар кайтарган вакытка эләкте ул. Эштән курыкмаган авыл кызы тиз генә шул станокларда эшләргә өйрәнеп, алдынгылардан булып эшләде, профкомга да сайладылар, үзешчән хорда җырлап, концертларда катнашты. Нәрсә кушсалар – шуны җиренә җиткереп эшли торган Кафияга бер бүлмәле фатир да бирделәр. Әбисе аңа исемеңне алыштырма, чәчеңне кыскартма, кисмә дип җибәргән иде. Тыңлады Кафия әбисен. Тик ике каш арасын чистартып, кашын матурлагач, йөзе тагын да матурланып калды. Төзек гәүдәле Кафия матур, үзенә килешле итеп киенергә дә өйрәнде.

Озын кара чәчле, зур кара күзле татар кызын станокларны карап йөри торган ярым урыс, ярым молдаван Владимир исемле егет яратты. Гаиләсеннән рөхсәт сорап, «исәнмесез», «рәхмәт», «әти-әни», «әби-баба» сүзләрен өйрәтеп, аны күрсәтергә алып кайтты. Олыларга кияү башка милләт кешесе булганга ошап бетмәсә дә, әти-әнисе каршы килмәделәр. Кафия тормыш иптәшен, туган балаларын татарчага өйрәтәм дип сүз бирде. Шуның белән килештеләр. Бабасы: “Әйттем бит, Кафасына - Вафасы табылыр дип, табылды бит. Әле ниндие табылды!”, - дип куанды. Ник дисәгез, хуҗалыкта печән, бәрәңге, утын эшләренә ярдәм итәрлек көчле ир-ат өстәлде. Әйдә, бәхетле булсын. Аллам эчкерсез, гадел, эшчән Кафияне ярдәменнән ташламасын.

 

Бергә

Линар ике ел хезмәт итеп август аеның ахырында авылга кайтып керде. Гөлкәе совхоз идарәсендә Сәкинә апасының урынында бер ел эшләп куйган иде инде. Баласы Азат әйбәт кенә йөри, хәтта йөгерергә тырышып әнисенең каршысына бара. Линар кайткан көнне туганнары, күршеләре, Гөлназның бөтен гаиләсе, авылда калган классташлары килеп күрештеләр, өстәл корып яшьләр шау-гөр килеп бәйрәм иттеләр. Ләкин Гөлкәе кермәде, елап бүлмәсендә утыра бирде. Кунаклар таралыр-таралмас Линар йөрәгенең чакыруына буйсынып, елап утырган Гөлкәен тапты. Айлы җәйге төн. Елга тын гына ага, ай тасмасы елганың ярларын тоташтырып ялтырап ята. Өянкенең яфраклары селкенми, гүя алар бер-берсенә сыенып утырган яшьләргә комачауларга теләмиләр. Бу төнне Линар белән Гөлназ башларына төшкән сынауларны үтеп тормыш дигән олы юлдан бергә атларга булдылар.

Ә Азат йоклый, балаларда гына була торган каты йокыга талып кулларын ике якка ташлап изрәп йоклый. Белми ул бу төнне тормышының кискен үзгәргәнен. Белми ул бу төнне аны үз баласы кебек яратып тәрбияләп үстерә торган әтиле булганын. Белми ул тагын энесе белән сеңлесе туачагын. Ул йоклый, төшендә нидер күрә, елмая. Ул бәхетле. Еллар гына тыныч һәм имин булсын иде. Ә елга ага да ага. Йөз еллар буенча аның ярында яшәгәннәрнең мәхәббәтләренең татлысын, кайгыларының ачысын агызып алып китә тора. Әйдә, елгалар агып торсын, таулар ишелмәсен, көн дә кояш нурын сибеп торсын. Табигать кочагында яралган адәм баласы аларсыз яши алмас...

Имбира РАФИКОВА, Төмән районы, Ямбай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума