Материалы

Кәбисә ел нинди булыр?

последние и лучшие новости искусства в мире

Яңа 2020 нче ел – Ак күсе елы.

Аңардан, нигәдер казалар, бәхетсезлекләр, катастрофалар һәм тормышта тотрыксызлык көтәләр. Чынлыкта, бу алай түгел. 2020 ел – гаилә кору һәм бала туу өчен уңай вакыт. Ак төс – пакълек, эчкерсезлек һәм яхшы гамәлләрне символлаштыра. Күсе гадел юллар белән максатларына ирешүче, тирә-юньне саклаучы һәм кешеләргә хөрмәт белән караучыларга ярдәм итәчәк. Ә ялган һәм мәкер белән эш итүчеләрне уңышсызлык көтә. Әлеге җәнлек бик җентекле һәм байлык яратканлыктан, финанс ягыннан да киләсе ел уңышлы булырга тиеш. Акчаны гадел юл белән табучыларга ул, һичшиксез, ярдәмгә киләчәк. 2020 елның икенче яртысында тормышның күп кенә өлкәсендә җитди үзгәрешләр фаразлана. Алар көтелмәгән һәм, бәлки, күңелсез дә булуы бар. Күсе – гади билге түгел. Ул хәйләкәр, эчкерле һәм хәлне үз файдасына борырга сәләтле. Шуңа күрә, ел буе уяу булырга кирәк, чөнки көндәлек тормышта чишәргә күнеккән мәсьәләләргә караганда күпкә масштаблырак һәм тирәнрәкләре өскә калкачак.

«Яшел Үзән».

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума