Материалы

“Кеше ирен урладым, хәзер минекен алып киттеләр...”

последние и лучшие новости искусства в мире

Миңа 25 яшь булганда, үземнән бик күп яшькә өлкәнрәк ир-ат белән таныштым. Ул минем арттан бик озак йөрде: чәчәккә күмде, кыйммәтле рестораннарга һәм сәяхәт итәргә чакырды. Һәм мин аны яратканымны аңладым.

Бу хис көтмәгәндә килде. Таксида бара идем һәм кинәт аның минем кеше икәнлеген тойдым. Һәм миңа безнең яшь арасы зур, фикерләвебез төрле, иң мөһиме, аның өйләнгән булуы барыбер иде. Ул хатыннан китәргә һәм миңа өйләнергә сүз бирде. Мин бик тә бәхетле идем. Без фатир арендалап бергә яши башладык. Бу вакытны мин әкияткә тиңлим. Бары тик шашкын хисләр һәм без икебез!

Бер-ике ай узган булгандыр, мин өйдә үзем генә идем, кемдер ишеккә шалтыратты. Бу сөеклемнең хатыны Наилә ханым иде. Ул миңа акыл өйрәтергә килгән иде. Гаиләләрен җимермәвемне, уртак балалары хакында уйлавымны үтенде. Мин бер-беребезне яратуыбызны һәм бергә калачагыбызны әйттем. Ул бик күп вакытлар тавыш чыгарып, ачуланышып йөрде, соңрак үзе тынычланды.

Күпмедер вакыт узгач, сөеклемнең үзен сәер тотуын сизеп алдым. Әйтик, ул беркөнне мине җитәкләп шугалакка алып барырга мөмкин, икенче көнне бөтенләй сөйләшми утыра ала.

Шулай итеп ярты елга якын вакыт узды. Бу кешедә ялгыштым кебек тоела башлады. Ул беренче вакытлардагы кебек романтик та түгел. Безнең көннәребез күңелсезләнә барды, һәрнәрсәгә дә акчасын кызганды. Шулай итеп мин безнең мөнәсәбәтләргә нокта куйдым һәм яңадан әти-әнием белән яши башладым.

Алты елдан яшьтәшем Ильяска кияүгә чыктым. Бу юлы мәхәббәтебезнең сафлыгына һәм ныклыгына ышандым. Бу нәкъ әкияттәге кебек иде: бер-беребезне бер караштан аңлый, хыяллана, киләчәккә планнар кора идек. Без бик тә бәхетле яшәдек. Мәхәббәт җимешебез – кызыбыз туды. Мондый бәхет кинода гына буладыр кебек тоела иде.

Мин иремә аякка басарга һәм үз эшен башлап җибәрергә булыштым. Эшләре бик тиз җайланды, акчаны да күпләп эшли башлады. Ул гомер буе үз йортыбыз белән яшәү турында хыялланды. Үзебез өчен күп нәрсәдән баш тартып, бөтен акчаны шул өйгә җыя башладык. Бик бәхетле итеп 20 ел яшәдек. Ләкин мин аның үзгәргәнен сизеп алдым. Аның күзләренә карагач, мин бу югалган карашны танып алдым. Бу – урта яшь кризисы башланган ир-ат карашы иде. Теге егерме ел элек очрашкан беренче мәхәббәт тарихы да шушындый ук күзләрдән башланган иде. Соңрак мин аның сөяркәсе барлыгын белдем. Язмыш сынавы булгандыр инде, ул да Наилә исемле... Аңа да 25 яшь иде...

Ул аның өчен безнең тиенләп җыйган акчаларыбызны тотып бетерде. Шәһәребезнең иң яхшы районыннан фатир алып бирде. Кыйммәтле рестораннарга йөртте, чит илләргә сәяхәтләргә алып барды, чәчәк бәйләмнәренә күмде.

Үземдә көч табып, мин ул кызга шалтыраттым. Безнең гаиләгә нинди зур бәла алып килүен аңлатырга тырыштым. Аның аркасында кызыбызның бик авыр хәлдә калачагын әйтеп карадым. Ә ул миңа таныш җавап кайтарды: алар бер-берсен ярата һәм мәхәббәтләре өчен көрәшәчәкләр.

Ничектер мин аның фатир ачкычын алып калдым. Өйдә юклыгын белешеп, шунда киттем. Фатирда Ильясның киемнәре бик күп иде. Безгә саттым дигән видеокамераны табып алдым. Анда ниләр төшерелгәнен күргәч, оятымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Кулыма кайчы алып, юлымда очраган һәр нәрсәне кискәләп, ертып бетердем. Ачуымны бу гына басмагач, бөтен бизәнү әйберләрен боздым, түктем. Ә алар шундый кыйммәтле иде! Ишек төбендә торган ак буяу белән диварларга, стеналарга бөтен әйтәсе килгән сүзләремне язып бетердем. Иремнең бу адымы мине тәмам чыгырдан чыгарды, мин акылдан шаша яздым. Өйгә кайтып, әйберләрне җыеп, кызым белән яңадан әти-әнием янына кайтып киттем.

Тормыш бумерангы кире үземә әйләнеп кайтканын аңладым. Мин теге Наилә ханымның тормышы нинди юнәлеш алганын да белмим. Алар бергәме, аерыммы? Бу 20 ел эчендә ул ничек яшәгән? Болар миңа берсе дә билгеле түгел. Ләкин мин бер нәрсәне бик ачык: теге вакытта нинди хисләр кичергәнен аңладым. Минем аннан гафу үтенәсем һәм тормышның миннән үч алганын әйтәсем килә. 26 ел элек мин бу турыда хәтта уйламадым да бит. Мин кешегә нинди авырлык китергәнемне аңламадым да. Ул минем өчен уен иде! Юкка гына, кеше бәхете белән бәхетле булып булмый, дип әйтмиләр икән.

Минем бу Наиләгә ачуым килми дә инде, чөнки ул нәкъ минем шикелле зур хата ясаганын аңламый. Иремә дә ачу сакламыйм. Мин үземә генә ачулы. Кылган гөнаһларыбыз үзебезгә меңе белән әйләнеп кайта икән.

...Мин Наилә ханымнан гафу үтенәм. Беләм, бу сүзләр аның тормышын җиңеләйтмәячәк, ләкин мин чын күңелемнән әйтәм. Мин үз бәхетемне кеше хисләрен аяк астына салып таптап төзедем. Ә нәтиҗәдә - ялгыз калдым. Аның тормышы җайланганына да ышанам, тик менә минем тормыш җайланырмы? Билгесез...

«Шәһри Казан»

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума