* Мин иремә: “Гомеребезнең ахырына тикле бергә яшибез”, - дисәм, ул нигәдер гел елап жибәрә...
* Ябыгырга булдым эле... “Иртәдән башлап йөгерәячәкмен” дип түшәмгә язып куйдым. Уянуга, шул сүзне укыйм да: “Аллага шөкер, бүген түгел икән әле!” - дип куям...
* Кыйммәтле бүләкләрдән бер дә баш тартмагыз... Мәхәббәт килә дә, китә, ә ломбард һәрвакыт эшли...
* Чулпанның, кибәргә элгән җирдән, җил белән күрше балконга ялгыш очып кергән күкрәкчәсе күршеләр гаиләсен бер атна эчендә таркатты…
* Бу җәйдә ябыгырмын дигән идем, юк әле, ябыкмаска булдым... Көн дә җил... ураган... я очыртып китәр...
* Ирләр бигрәк ахмак инде! Акча кирәк булган саен мин гауга чыгарам һәм, әнием янына кайтып китәм дип, куркытам. Һәрвакыт ул миңа юлга дип акча бирә...
* Доктор, нервыларым какшагач, сез миңа нәрсә тәкьдим иттегез?
Сөяркә табарга! Алайса, әнә, иремә аңлатыгыз - мин гулять итмим, ә дәваланам!
* Ирләр 3 сәгать буе балык чирткәнен көтеп торырга риза, әмма хатыннарының 15 минут бизәнгәненә чыдамнары калмый...
* Иремнең ”Сыйныфташлар” төркемендә статусын укыдым. Бүген яңарткан. “Өйләнгән, ләкин нәрсәдер житми”, - дип язган булган. Күп уйлап тормыйча: “Мөгез җитмидер!» - дип яздым.
* Психология укыгыз дип язалар. Нинди генә китап укысаң да, хатын-кызның күз яшенә бер нәрсә дә җитми ул. Вакытында елап җибәрсәң, ирләрне 100% җиңәсең!
* Тормышта шундый итеп яшәргә кирәк: “Пусть говорят” тапшыруына эләгерлек булмасын.
* Хәзерге кызларның иң зур теләкләре: булачак ирең карт булса да, бай булсын! Тик озак кына яшәмәсен...
* Әгәр сине күтәреп кенә йөртәләр, чәчәкләргә күмәләр, асылташлар бүләк итеп сөендерәләр икән – уяныгыз, юкса эшегезгә соңга калуыгыз бар!
«Ялгыз түшәк».