Материалы

Хатын-кызларга киңәш итеп

последние и лучшие новости искусства в мире

“Серле телефон”га ерак татар авылыннан урта яшьләрдәге хатын шалтыратты.

- Исәнмесез, әдәбичә сөйләшә белмим, җирле себер татар телендә сөйләсәм, аңларсызмы? – дип кызыксынды ул, саф әдәби татар телендә сөйләргә тырышып.

- Әлбәттә! Хәтта рус телендә сөйләсәгез дә ярый, - дидем, күптән тынып торган телефонымның “җанланганына” сөенеп. Өстәвенә бу көннәрдә “Сөю чишмәсе” сәхифәсен әзерләргә кирәк, дип уйланып йөргән чак та иде әле.

- Тиздән 14 февраль – Гашыйклар көне җитә. Минем сөйләргә теләгән хәл бу датага катышы булмаса да, форсаттан файдаланып, үземнең тормыш тәҗрибәмнән чыгып хатын-кызларыбызга киңәшләремне әйтеп китәргә булдым. Әйдәгез, башта үземнең язмышымны сөйләп алыйм...

Яшь чагымда матур, чая кыз идем. Артымнан йөрүче егетләр күп һәм арада сөйгән егетем булса да, әти белән әни сүзеннән чыга алмыйча, яратмаган егеткә кияүгә чыгарга мәҗбүр булдым. Аның белән яшәгән беренче елны искә алырга да куркыныч. Миңа аның үзе түгел, хәтта тавышы да җирәнгеч иде, ә тәнемә кагылган кулларын әйтәсе дә юк! Сүз чыкмасын, әти-әнигә оят булмасын дип барына да түздем. Бигрәк тә уртак ятакка ятасы авыр булды. Ә Рәис мине балачактан яраткан булган, әти-әнисе минекеләр белән дус булып, кода-кодагый булырга теләк белдергәч, аннан бәхетле кеше булмады. Минем киреләнүләремә ул бик җиңел карады, һәр теләгемне үтәде. Элек эчәргә яраткан булса, миңа өйләнгәннән соң тәмәкесен генә түгел, аракы эчүен дә ташлады. Бары тик гаилә өчен тырышты. Тик минем күңелем еракта иде. Сөйгән егетемне оныта алмыйча газаплар чиктем. Күзләрем гел тәрәзәдән аны көтте, урамда аның шәүләсен эзләдем. Мотоцикл тавышын башкалардан аера идем. “Кем кызын утыртып йөртә икән хәзер? Миңа тиешле мәхәббәт сүзләрен инде аңа пышылдыйдыр”, - дигән авыр уйлардан җаным әрнеп, йокламыйча елап яткан төннәрем аз булмады. Ирем, әлбәттә, бу хәлне белә иде, ләкин үпкәсен миңа күрсәтмәде. Тик беренче кызыбыз тугач, ничек шатланганын күреп, күңелемнең бер почмагында әллә нәрсә тибрәнеп куйгандай булды. Мин аңа баламның атасы дип хөрмәт белән карарга өйрәндем. Озакламый икенче балага узгач, баланы төшертергә карар кылдым, чөнки ирем белән яшәп калырга планымда юк иде. Бер баланы ничек тә аякка бастырырмын дип уйлап, җаен гына көттем. Баладан котылырга теләгәнемне белгәч, ирем аягыма егылып ялынды. Аннары өзеп: “Синең уеңда ни барын чамалыйм. Ләкин минем чын мәхәббәтемнән яралган баламны үтерергә юл куймам! Син аны табып миңа бир, аннары мин сине тотмам»... – диде. Шул сүзләре аның күңелемне айкап-чайкап алгандай булды. Алмадай өлгергән икенче кызыбыз тугач, тормыш мәшәкатьләре белән онытылып, бер тату гаилә булып яши башладык. Иремнең кайгыртучанлыгы, түземлелеге, безне өзелеп яратуы әкренләп җанымдагы бозны эретте. Иремнән дә якын, кирәкле кеше юк икәнен мин 3 яшьлек олы кызыбызны талпан тешләп, хастаханәгә эләккәч аңладым. Аның кебек баласын, гаиләсен өзелеп яратучылар үткән гасырның 90нчы елларында бик аз иде. Дөресе, ул елларда гаиләсен аракыга алыштырган ирләрнең авылларда чуты булмады. Тормышка күзем ачылып, яраткан егетемне күңелемнән сызып ташладым да, бөтен җан җылымны гаиләмә биреп бәхетле яшәп киттек. Кайвакыт бездән: “Сез күптән түгел кавыштыгызмы әллә?” – дип гаҗәпләнеп сораучылар да булды. Авылда эш юк, шулай да без җаен табып, керем ясадык, зур, матур йорт төзедек, зур хуҗалык тоттык, техниканың төрлесен булдырдык, бөтен эшне бергә башкардык. Кызларыбыз тупырдашып үзебез кебек тырыш, эшчән булып үстеләр. Без ирем белән тагын бәби алып кайту турында уйландык. Ирем вахта юлы белән төньякка эшкә йөри башлады. Һәм бервакыт хезмәт хакын алып эштән кайтып килгәндә, бергә эшләгән ике ир акчасын талап, үзен үтереп, җиргә күмеп качалар. Өметебезне өзмичә ярты ел эзләдек, тик үле гәүдәсен алып кайтып күмгәч кенә аның үлгәненә ышандык. Ниләр кичергәнемне сөйләп торасы озын, әмма миңа ничек тә тормышны дәвам итәргә кирәк иде. Тынычланырга, онытырга теләп, Рәисемнең кимчелекле якларын уйларга тырышып карадым, ләкин алар җан әрнүен оныттырырлык түгелләр иде. 5 елдан соң гаиләсеннән аерылып кайткан беренче мәхәббәтем белән очраша башладым. Онытылган хисләр яңадан кабынды. Минем хәзер үзем сөеп, шашып яратып яшәп карыйсым килде һәм без аның белән никах укыттык. Ул эшләмәде, эләккәндә “халтурга” йөрде. “Бары да әйбәтләнер, мин бит аны яратам!” – дип уйладым. Бераздан ул өйгә исереп кайтып, гауга чыгара, өйрәтенә башлады. Мондый хәлне күрмәгән йөрәк парәләрем аннан куркып тордылар, ләкин язмышыма комачауламас өчен миңа тойдырмаска тырыштылар. Тормышыбызны ничек кенә рәткә салырга тырышсам да, Илшат тарафыннан бернинди омтылыш күрмәгәч: “Ни өчен Рәисемнең мәхәббәт җимешләрен әллә нинди ят эчкече иргә кыерсыттырырга тиешмен соң!” – дип араны бөтенләйгә өздем. Назга сагынган күңелемә бары тик сыкранырга гына калгач, тормышымны чагыштырып, шундый нәтиҗәгә килдем. Яшәгәндә хатын-кызның түгел, ирнең яратуы кирәк икән. Ир яратса, ул үзе дә беркая китми, сине дә беркемгә бирмәячәк. Ул үзенең хөрмәте, сабырлыгы, түземлелеге белән хатын-кыз күңелендә мәхәббәт хисе уята ала. Ә инде син өзелеп яратып та, сине яратмаган, яратырга теләп тә карамаган кеше белән гомер кичерүнең нинди газап икәнен хәзер үзем татып белгәнгә, мондый язмышны беркемгә дә теләмәс идем. Без, хатын-кызлар, ир-ат талашып сугышырга да кайвакыт әзер. Ә башка хатын-кызга гашыйк икәнен белә торып, төрле ялган юллар белән үзләренә өйләндерүчеләребез дә арабызда азмы ни! Әмма тормыш өйләнешкән көн белән генә бетми, ай-һай аннары газапланасы авыр. Хатын-кыз – ул нәфис зат, бары тик йомшаклыгы, сафлыгы, ихласлылыгы белән ир-атны үзенә гашыйк итеп һәм үзен яратырга рәхәтләнеп рөхсәт итсен иде. Менә шул әйтергә теләгән сүзем. Гашыйклар көне белән һәркемне котлыйм! – дип сүзен тәмамлады әлеге ханым.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума