#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хыялый тормыш сукмагыннан

последние и лучшие новости искусства в мире

Исәнме, “Сөю чишмәсе”.

Газетаның 11 (17 март 2017 ел) санында чыккан “Яшьлегем мәхәббәтенә ачык хат” мәкаләсен укыгач, күңелләрем әллә нишләде. Әйтерсең, ул хатны мин үзем язган. Укыгач, яшьлек елларым искә төшеп, шундый күңелсез булып китте. Эх, ул чакларга яңадан кайтып булса, күпме ялгышлыкларымны төзәтеп, тормышка карашымны үзгәртер идем. Кайчандыр мин дә мәхәббәт утында яндым, көнләштем, өзгәләндем. Ул чакта бик горур һәм куркак идем шул. Аның белән очрашу эзләргә батырчылыгым җитмәде. Аннары: “Аннан яхшыракны очратырмын әле, яратырмын, ә аны онытырмын”, - дип уйладым. Чынлап та, башкага кияүгә чыктым, ләкин, кызганычка каршы, иремне аны яраткан кебек ярата алмадым.

Хәтта аны бар халәтем белән хәтеремнән сызып ташларга тырышсам да. Әмма күңелем гел шул матур яшьлек елларына тартылды. Бәхеттән иңнәремә канатлар үскән чакның һәр көнен, музыка, хәтта исен дә хәтерлим... Ул үзенә гомерлек юлдаш итеп бүтән кызны сайлагач, күңелемдә: “Мин аннан ни җирем белән ким соң?!”- дигән үпкә барлыкка килде. Бәлки, аны минем кыюсызлыгым, иске модалы булуым куркыткандыр? Аннары гаилә, эш, бала һәм тормыш мәшәкатьләренә уралып озын, төссез еллар сузылды. Ә мин бер минутка да сөйгәнемнең исемен, янәшәдә яшәвен истән чыгармадым. Әмма күрешүләр эзләмәдем, яшәргә комачауламадым. Гомумән, бу темага беркем белән дә сөйләшмәдем, тормышы белән кызыксынмадым. Язмыш миңа бердәнбер кызымны ялгызыма үстерергә язган булып чыкты. Дөнья мәшәкатьләреннән арыган вакытларда, ни өчен язмыш мине аның белән кушмады, дип гарьләнеп еладым. Чөнки ул минем өчен иң яхшы кеше иде. Һәркемдә аның холкын, чалымнарын күрергә тырыштым. Шулай мин сөйгәнемнең образын идеальләштереп, мәхәббәтем тагын да тирәнәйде. Беләм, ә балаң, диярсез сез. Әйе, кызымны яратуым, кайгыртуым бөтен вакытымны алды. Бары ул гына минем тормыш мәгънәм булды. Ләкин табигатьне алдап булмый, йөрәкнең яшерен бер җирендә барыбер мәхәббәткә урын кала икән. Тормыш кешене үзгәртә шул, шушы еллар эчендә мин дә кыюландым, көчлеләндем, хәтта кайбер урында әрсезләнергә дә өйрәндем. Билгеле булганча, соңгы елларда һәркемнең тормышына интернет килеп керде. Бер көнне яңалыклар лентасында аның фотографиясен күреп алдым. Өлкәнәйгән уңышлы ир-ат гаиләсе белән иде. Мин аның тормышы килеп чыкканга сөенсәм дә, эчемнән: “Ә хатының урынында мин була ала идем бит!” – дип уйладым. Әмма юк шул. Мине бары үземнең яхшы кешене яратканым, йөрәгемнең кемне яратырга белгәне шатландырды. Күпме еллар мәхәббәтне җанымда иркәләп саклап, кайчандыр ялгыш кына күрешүебезгә ышанып, ул тәүге очрашуны күз алдыма китереп, күпме төннәремне йокысыз уздырдым! Әйе, бу, әлбәттә, бары тик киноларда күрсәтелгән, китапларда язылган “романтика” гына шул. Ләкин безнең очрашу бернинди романтикасыз гына булды. Бәйрәм алдыннан шәһәрнең бер зур супермаркетында азык-төлек җыйган чак иде. Күп халык арасында миңа берәүнең текәлеп караганын тоеп алдым. Миннән ерак түгел күзәтеп ул басып тора иде. Югалып калдым. Өс-башымнан оялды, яхшылап бизәнмәгән дә идем. Һәм мин аны күрмәгәнгә сабыштым да, үз юлым белән китеп бардым... Дөрес әйтәләр икән, хәзерге көндә теләсә кемнең “Вконтакте” битендәге мәгълүматларны үзләштереп, шул кешенең психологик портретын ясап була дип. Мин дә аның “битен” өйрәнергә керештем. Бу көтелмәгән табыш минем бөтен зиһенемне чуалтып, үземә аның белмәгән ягын ачтым. Ул үз тормышы белән канәгать, аның өчен беренче урында үзенең мул, иркен тормышы гына икән. Менә шуны ачыклау 26 елдан соң аны йөрәгемнән сызып ташларга мөмкинлек бирде. Дөресе - вакыт дәваламый, ә үзгәртә генә икән кешене. Күп очракта үзебезне кеше тормышында мөһим урын алабыз дип уйлап, ялгышабыз икән. Кайвакыт ялгыш адымнар ясап, кеше тормышын чәлпәрәмә китерәбез. Шулардан калган яраларны төзәтер өчен кайберәүгә күпме еллар кирәк булачак...

Язарга теләгәнем менә шул. Мәхәббәт эшендә кемгәдер бертөрле киңәш бирүне мәгънәсез эш дип уйлыйм, чөнки мәхәббәтне һәркем үзенчә кичерә. Шуның белән бөек тә ул. Яратыгыз, ләкин җаваплы мәхәббәтнең генә кадерен белегез!

А.К. Төмән районы.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836