- Егет кешегә җитмеш төрле гүзәл дә аз.
- Кыз йөзендәге косметика белән бергә егет күңелендәге сөю хисләре дә юылып төште...
- Сөйгәнең фәрештә булсын дисәң, аны җәннәттә яшәт.
- Байлар йортының подъездында гади домофоннар түгел, ә домоайфоннар тора иде.
- Аерылышуыбызның төп сәбәбе – кавышу.
- Ирләр комак кебек: урамда күрсәң – сокланып туймаслык, өеңә ияләшсә – агу бирәсе килә.
- Җомга көн кич белән бер тартма аракы ике иргә һөҗүм итә һәм аларның хезмәт хакын алып кала.
Марат КӘБИРОВНЫҢ
«Кызыклы афоризмнар» китабыннан.