- Иртән кояш белән торып, тәрәзәңне кояшка ачсаң - йортыңа бәрәкәт килер.
- Тәрәзәләрне вакыт-вакыты белән сөртеп, көзгеләрне пакь тот - фәрештәләр куаныр.
- Юлга чыкканда догаларыңны укып, пакьләнеп чык - юлың уңар.
- Гөлләр үстер йортыңда - сабагына фәрештәләр куныр.
- Ачулы чагыңда юын - басылырсың.
- Кычкырып елау мәрхүм янында да тыела, артык шашып көлү дә тыела, артык кайгыру һәм куану да зиһенгә зыян итер.
- Акчаңны алган көнендә өйдә кундыр, бәрәкәтле булыр.
- Яшь балага карап сокланганның киеменнән җебен яки чәчен алып кал, төнлә бала уянып еласа, шул җеп яки чәч белән төтәтеп, Аятел-Көрси укы, туктар елаудан.
- Бала киемен, уенчыкларын идәннән аяк астына алып куегыз, сау булыр.
- «Бисмиллаһ»ны әйтеп пешеренсәң, өеңдә фәрештәләр куаныр. Сүгенми, ачуланмый пешерен - фәрештәләр канат очын ашыңа тыгып торырлар.
“Сөюемне җырым аша юллыйм!”