- Табын, идәнең пакъ торсын, урын-каралтың җыюлы, пөхтә булсын - бәракәт килер.
- Беркайчан да үзегезнең хәләл җефетегезне башкаларга хурлап сөйләмәгез. Чөнки иртәгә сез аны гафу итәрсез, ләкин бүтәннәрнең күз алдында ул хөрмәтсез кеше булып кала бирер.
- Киемне, бигрәк тә бала киемнәрен җыештырып, урнаштырып тор - саулык артыр.
- Кунак үзенең күчтәнәченнән авыз итсә, гомере озын булыр.
- Кунакны күчтәнәч белән озат, чәй эчкәндә тәм-том белән сыйла - начар итеп сөйли алмас.
- Эчке киемне кешедән яшереп куй, күзгә чалынмасын - шәхси энергия үзегездә калыр.
- Ирегез белән якын мөнәсәбәтләрегез хакында кешегә сөйләмәгез - салкын су сипмәсеннәр арагызга.
- Үзегез йоклаган урында читләрне йоклатмагыз - аралар суыныр, гел алмаштырыгыз бөтен тышлык, җәймәләрне.
- Ошамаган кешедән су, икмәк, чәй кебек әйбер алмагыз - көчегез үзегездә калыр.
- Кемне әрләгәндә дә, изге теләкләр белән әрләгез - «бәхетле булырлар», «хәләленнән уңгырырлар» дип.
«Сөюемне җырым аша юллыйм».