#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кочаклашу дәвалый

последние и лучшие новости искусства в мире

“Кил, кочаклыйм әле үзеңне!” Бу сүзне ир-атларга ешрак кабатлау мәслихәт. Кочаклашу, бер-береңә яратып орынулар көч һәм энергия биреп кенә калмыйча, дәвалыйлар да икән әле. Күптән түгел галимнәр шундый нәтиҗә ясаган. Майами университеты каршындагы эзләнүләр институты директоры Тиффани Филд үткәргән тәҗрибәләр буенча, бер-берсе белән кочаклашкан парларда күңел төшенкелеген киметүче гормоннар күбәйгән, кан басымы төшү, йөрәк эшчәнлеге яхшыру күзәтелгән, кандагы гемоглобин күләме арткан. Ә соңгысы исә, иммунитетның күтәрелүенә һәм сәламәтләнүгә китерә. Хәтта ки шуңа кадәр барып җиткән, хәзер Америка табиблары көнгә 4-5 тапкыр кочаклашырга кушылган рецептлар да язып бирә башлаган, ди.

Борынгы бабаларыбыз да кочаклашуның файдасын белгәннәр. Мәсәлән, Альберт Энштейн эшләүдән туктаган, арыган араларда янына хатынын чакыра торган булган.

Берникадәр вакыт кочаклашып торганнан соң, үзенә көч керүен сизеп, эшен дәвам иткән. Ә детектив тарихлары белән дан казанган Жорж Сименон төшенкелеккә бирелгән, эшкә кулы бармаган вакытларда маникюр салоннарына йөрергә яраткан. Тырнакларының матурлыгы борчымаган аны. Бары яшь маникюршаларның йомшак кагылулары кәефен күтәреп җибәрүен яшермәгән ул. Хәзер күбебезнең кочаклашырга вакыты да юк. Тыз-быз чабабыз, артта калмаска тырышабыз... Нәтиҗәдә бер-береңне назларга вакыт та калмый. Ярый да әле аралашырга телефон һәм компьютерлар бар. Шушы максатларны күздә тотып, Сингапур галиме Джеймс Те “ерактан кочаклашу” өчен костюм уйлап тапкан. Бу очракта ике кеше дә интернет аша бер-берсен күрәләр һәм махсус жилет аша бер-берсенең кайнар кочакларын тоялар икән.

Тик әлегә бу процесс берьяклы гына. Шулай да Сингапур галимнәре борчылмый. Алар уйлавынча, бу товарга сорау күп булачак. Мәсәлән, эш буенча еракка китәргә туры килгән әти-әниләргә сабыйларын кочагына алып тыныч йокы теләү яисә язмыш тарафыннан аерылып, чит җирләрдә яшәргә мәҗбүр булган гашыйкларга бер-берсенең җылысын тою иң зур бәхет бит.

Бүгенге көндә кочаклашырга яраткан парларның үз бәйрәмнәре дә бар. Һәр елның 21нче январе бөтендөнья күләмендә халыкара кочаклашу көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәм инде күптән үткән икән дип кайгырмагыз, сөйгәнеңне, әти-әниеңне, әби-бабайларыңны кайнар кочагыңа алырга беркайчан да соң түгел.

(“Бәхетле керпе”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836