Материалы

Көлке көлә килә

последние и лучшие новости искусства в мире

Горурлыгыннан нишләргә белмәгән ата кеше редакциягә шалтыратып, хатынының 3 игезәк табуы турында хәбәр итә. Тегене башта ишетеп бетермиләр һәм кычкырып:

– Тагын кабатлый алмассызмы? – дип сораганнар.

– Юк инде! Болары да менә моннан җиткән! – дигән ата кеше.

* * *

Рәис Әхмәт янына килә дә:

- Бер үтенечем бар иде сиңа, бүген эштән соң Вәлине 2 сәгатькә тоткарла әле, - ди.

- Нәрсәгә? – ди Әхмәт.

- Мин Вәлинең хатыны янына йөрим, син тоткарла инде, - ди. Ярар, Әхмәт шулай эшли. 1 сәгать вакыт үткәч, Вәли Әхмәттән:

- Син нәрсәгә мине тоткарлыйсың? – дип сорый гаҗәпләнеп.

- Ярар, мин алдый алмыйм, әйтим инде. Рәис синең хатын янына бара. Мин сине тоткарладым, өеңә кайтармыйча, - ди Әхмәт.

- Әй, мөгезле ишәк! Рәис минем хатын янына түгел, ә синең хатының янына йөри бит! - дигән.

* * *

Китә хатын командировкага, ир кала өйдә.

Ике көн үткәч, ире СМС яза хатынына: «Пычак-калакларны кая куйдың?» Хатыны җавап яза: «Өйдә йокла», - дип.

Тагын ике көннән яза ир: «Ник пычак-калакларны яшердең?» Хатыны тагын: «Өйдә йокла» – дип кисәтә. Аптырый ир, бернәрсә аңламый. Тагы ике көннән хатыны кайта. Шуннан ир кызып-кызып:

- Ах син, фәлән-төгән, мине ач ятсын дидеңме?!

Хатыны тыныч кына ирен җитәкләп йокы бүлмәсенә алып кереп караватның япмасын ачып җибәрә... Тегендә калаклар...

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума