Казан шәһәренең «Туган авылым» мәчете имам хатибы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин туй уздыру мәсьәләсе турында болай ди:
– Яшьләрнең кавышуын берничек тә билгеләмичә генә уздырып җибәрү дөрес булмас иде. Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтә: «Бер сарык суеп булса да туй үткәрегез», – ди. Шуңа күрә мөмкинлеге булган кешегә туйны үткәрергә кирәк. Туганнарны, якыннарны җыеп, куаныч-шатлыкны бүлешүнең гаебе юк. Әмма инде туй үткәрәм дип кеше бурычка керсә, кредитлар алса, бу очракта туй гөнаһка әйләнә. Кунак итү турында Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтә: «Кунаклар арасында мохтаҗлар да булмаса, бу мәҗлеснең бәрәкәте булмас», – ди.
Иң беренче чиратта туганнарны чакыру кирәк, бу туганлык җепләрен саклау була, чакырмасаң, киресенчә – өзү. Чакырганда, башта туганнарыңнан башларга кирәк, аннан соң гына якыннарыңны. Кунакларны акча янчыгына, дәрәҗәсенә карамый гына чакыру зарур.
«Шәһри Казан».