#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәхәббәт – ачылмаган сер

последние и лучшие новости искусства в мире

Сөю, мәхәббәт ул адәм баласы дөньяга яралганнан бирле килә. Мәхәббәтсез яшәүнең яме дә булмас иде. Сөюне данлап җырларда җырлана, сәхнәләрдә пьесалар куела, әкиятләрдә сөйләнә, шигырьләрдә укыла. Күпме халык телендә легендалар яшәп килә. Әйтик, Галиябану белән Хәлил, Таһир белән Зөһрә һәм башкалар. Сөю адәм баласы өчен мөһим, ул сусыз үсемлек төсле, аннан башка сула, саргая һәм корый. Гомер буе сөю уты дөрләп янган кешеләр, картайгач та аның җылысында, хатирәләр дулкынында яшиләр.

Берзаманны мәҗлестә әбиләр тезелешеп утырганнар, әлбәттә, бик матурлар. Барысы да сугышка ирләрен озатып, тол калганнар. Иң бәхетлеләренең яраланып, исән кайтканнары да бар һәм алар да азмы-күпме яшәп вафат булганнар.

Дөньяның авырлыкларын кичеп чыккан һәм картлык көннәрендә рәхәт тормышны да татып өлгергән әлеге әбиләргә кыенсынып кына: «Сездә мәхәббәт булдымы? Аның турында нәрсә уйлыйсыз?» – дигәч, бөтенләйгә көтелмәгән хәл булды. Әбиләрем җанланышып чыктылар, дәррәү килеп әле үпкәләгәндәй: “Ник булмасын, безнең дә бит гөрләп торган яшьлегебез, өзелеп сөйгән ярларыбыз бар иде”, - диештеләр.

Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, һәркем үз язмышын, үз ярын сөйләргә кереште. Минем соравым, пыскып кына янган учакка ягулык сипкәндәй булды. Әбиләребез Түбән Тәүде районы, Казанлы авылыннан иделәр. Аларның язмышын укып, һәрберсенә һәйкәл куярлык, күбесе тарихка кереп калган әбиләребезне бүлдермичә генә тыңлаганнан соң, үземчә шундый нәтиҗәгә килдем. Адәм баласының күңеле картаймый икән. Бүген дә алар яшьлек сөю учагында дөрләп яналар, аның хатирәләре белән үз ярларын искә алып яшиләр икән, ләбаса. Кеше күңеле белән мәңгегә яшь кала.

Ә бит репрессия, аннары сугыш, ачлык дип, үземнең мәгънәсез соравым өчен үз-үземне акламакчы булдым. Мәхәббәт ул бернигә дә карамастан, адәм баласы күңелендә, язлар белән бергә шытып чыга икән.

Мәхәббәт – ачылмаган сер, дип тә әйтәләр. Егет белән кыз бер-берсенә күз төшереп сөю барлыкка килә. Кайвакыт яши-яши мәхәббәт уза диләр. Минем өчен ул мәхәббәт әле дә ачылмаган. Аны саклауның сере күп дип уйлыйм. Әнә бит әбиләребез, күптән инде мәрхүм булган хәләл җефетләренә мәңгегә тугры калып, һаман да аларны күңел түрләрендә саклыйлар.

Пәйгамбәрләрдә дә мәхәббәт булган бит. Әйтик, Зөләйха Йосыф пәйгамбәргә бер күрүдә гашыйк булып, мәхәббәт ялкынында саргаеп, ябыгып бетә. Кешеләр дөньясында чын мәхәббәтне татыганнар иң бәхетле кешеләр дип санала. Чөнки, шул сөю аларның гомерлек, мәңге сүнмичә саклана. Еш кына, безнең әбиләр нигә шулай матурлар, йөзләреннән нурлар чәчрәп тора дип, уйлый идем. Олыгайгач кына моның мәгънәсенә төшендем.

Безнең әбиләр сөюне һәм аңа тугрылыкны саклап, картайгач та күңел түрләрендәге учакны сүндермичә алтын хәзинәләргә тиң итеп саклап яши белгәннәр. Гомумән, үзебезнең татар әбиләрен бик яратам һәм алар белән горурланам.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836