#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәхәббәт көче

последние и лучшие новости искусства в мире

Бер бай егет ят шәһәргә килгәч, биек йорт тирәсеннән үтеп барганда, берәүнең шундый матур тавыш белән моңланып җырлаганын ишетеп туктап кала. Башын күтәреп караса - 2 каттагы фатир тәрәзәсеннән кул эше белән шөгыльләнеп утырган кызны күреп ала. Аның чибәрлегенә сокланып, бар дөньясын онытып торган арада, кыз да аны күреп, тиз генә каядыр югала. Егет аны бер күрүгә зарыгып күпме көтсә дә, кыз тәрәзә янына кабат килми. Икенче көнне егетнең аяклары үзләре ук аны шул йорт тирәсенә алып киләләр. Кызның тәрәзәдән караганын озак көтеп тора ул. Ләкин кыз икенче, өченче көнне дә күренми. Шулчак үзсүзле егет һәр иртә саен килеп зур түземлек белән кичкә хәтле буш тәрәзәгә текәлеп утыра башлый. Кызны күрү бәхетенә ирешә алмагач, башын аска иеп өенә кайтып китә икән. Беркөнне шулай утырганда арттан берәүнең:

- Юкка вакытыгызны әрәм итәсез! – дигән тавышын ишетә.

- Ничек инде юкка? – дип сорый егет гаҗәпләнеп.

- Аллаһы Тәгалә 16 ел элек күршем Сәфәргә җәза биреп, кызы Ясминәне гарип итте. Әлбәттә, кыз бик гүзәл, сөйкемле, тик ул гомерлеккә креслога бәйләнгән. Әгәр язмышыгызның шул креслога бәйләнүен теләмәсәгез, бу уегыздан ваз кичәргә тырышыгыз! – дип әйтә әлеге ир-ат. Ләкин аның бу сүзләре егеткә берничек тә тәэсир итми. Киресенчә, ул тәрәзәгә елмаеп карап бар тавышына:

- Ясминә, матурым, минем каршыма елмаеп чыгуыңны көтеп, бу урынга мин көн дә киләчәкмен! - дип кычкыра да, бәхетле елмаеп өенә кайтып китә. Шулай итеп көннәр, айлар, хәтта еллар үтә, тик егет кенә үзенең әйткән сүзенә хыянәт итми. Шушы вакыт эчендә берәү дә аның кайгырган, кәефсезләнгәнен күрми. Һәм, ниһаять, беркөнне егетнең теләген дөньяга ашырып, йорт ишекләре ачыла да, каршысына сөйгәне үз аяклары белән атлап чыга!

Мораль: Ни дисәң дә, мәхәббәт – зур тылсымлы көчкә ия булган сихри хис ул.

Интернеттан.
(Рәүфә К
АНАГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836