- Мәхәббәте аз булган кеше мәхәббәт турында күп сөйли. Яратырга сәләтле кеше сөйләми. Ул - ярата.
- Маңгайга язылганны кул аркасы белән сыпырып төшереп булса, һәркем бәхетле булыр иде бу дөньяда. Кайгы-сагышларга батып, михнәт чигеп, авыр тормышка уфтанып яшәүчеләр дә булмас иде. Тик нишләмәк кирәк, бәхет дигәннәре тигез итеп бүленеп бирелмәгән шул.
- Кызганыч, киләчәкне алдан белеп булмый. Ни күрәсебезне белсәк, кайсы күперне узасын, ә кайсын яндырасын белер идек. Юк шул, бүгенге көн белән яшибез. Уйланылмаган хаталар ясыйбыз, соңыннан гына шул хаталарыбыз өчен үкенәбез.
- Күзләр - күздә, куллар - кулда, авызлар ерык, татлы сөю сүзләре... Яшь гашыйкларга моннан да зур бәхет бармы икән дөньяда?!
Лилия САТТАРОВА.