#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәхәббәтне ничек сакларга?

последние и лучшие новости искусства в мире

- Бер яшь егет икенче бер шәехкә килеп зарланган: “Мин яшь һәм яшь кызларга карамый түзә алмыйм. Миңа нишләргә?” Остазы аңа сөт белән мөлдерәмә тулы стакан тоттырган һәм базардагы бер кешегә тамчысын да түкми илтеп бирергә кушкан. Тагын бер шәкертен чакырып алган да, камчы тоттырып, бер тамчысын түксә дә, сөт илтүче егетне урам уртасында бөтен халык алдында камчыларга кушкан. Яшь егет бер тамчы сөтне дә тамызмыйча илтеп биргән. “Юлда ничә кыз күрдең?” - дип сораган аннан шәех. “Берсе дә күзгә ташланмады. Мин сөтне түгәрмен дә кешеләр алдында кыйналып хурлыкка калырмын дип курыктым”, - дигән дәртен тыя белмәгән егет. “Иманлы кешенең дә хәле менә шундый. Ул Аллаһы Тәгаләдән курка, Раббымны тыңламасам, Кыямәт көнендә хурлыкка калып, җәзага тарырмын дип уйлый”, - дигән остазы.

* * *

- Хәссән ибне Синан гает намазына барып кайткач, хатыны аңа: “Юлда ничә чибәр хатынны күзәттең, ничәне күрдең?” - дигән. Хатыны шул сорау белән теңкәсен корыткач, ир әйткән: “Хәсрәт капчыгы син! Синең яннан чыкканнан алып кайтып кергәнгә кадәр баш бармагымнан башка бер нәрсәгә дә карамадым”, - дигән.

* * *

Бер мөселман ир бер шәехтән сорый: “Өйләнгәнемә берничә ел, балаларым бар, әмма соңгы вакытта хатыныма исем китми башлады”, – ди. “Хатыныңның берәр нәрсәсе үзгәрдеме әллә? Авариягә эләгеп, йөзен имгәттеме?” – ди гыйлем иясе. “Юк, ул һаман да элекке төсле”, – дигән җавап ишетә. “Чит хатыннар яныннан узганда карашыңны түбән тоту сиңа авырмы? Син аларны күзәтәсеңме?” – дип төпченә шәех. “Сез моны каян белдегез?” – дип аптырый тыела белмәүче ир. “Хәрәмгә омтылганга, хәрәмгә гашыйк булганга, хәрәмне ашап, хәрәмне сулаганга, хәләл сезгә күңел кайтаргычка әйләнгән. Хәләл хатыныңны шуңа ярата алмыйсың”, – дигән җавабында шәех.

Матбугат.ру

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836