Мәхәббәт турында уйланулар...

последние и лучшие новости искусства в мире

- И мәхәббәт, илаһи мәхәббәт. Күзлене - күзсез, теллене - телсез иткән мәхәббәт! Кемнәрне генә үз алдыңда тезләндермисең, кемнәрне генә сарыларга сабыштырып, өзгәләндермисең! Син булмасаң, дөньяда яшәүнең яме дә, тәме дә булмас иде. Йөрәгендә актан-ак, сафтан-саф сөю җыры агымында гына бәхетледер ул кеше.

- Яратасы килә, мәхәббәт телим. Әмма ул кояш кебек булмасын – ул бата... Ай кебек тә булмасын – ул җылытмый. Җил кебек булмасын – ул йөри... Ә менә Күк кебек булсын – ул чиксез!

- Мәхәббәт - кешенең тормышын төбе-тамыры белән үзгәртергә сәләтле бер хис. Ул килдеме, дөньяга караш та, яшәү рәвеше дә үзгәрә. Дөньяга башка күзлектән карый башлыйсың. Җиһанда син һәм ул... Күзгә ак-кара күренми, кеше сүзе дә колакка керми. Тик ахыр чиктә, язмыш барын да үзе теләгәнчә үзгәртә, тигезли...

- Хыяллану - ничек кенә авыр булса да, барысы да син теләгәнчә буласына ышанып, бәхеткә омтылу ул.

- Бер-беренә «песием» диючеләр песинең - юлбарыска, «кошчыгым»ның - аҗдаһага, «матурым»ның - убырлыга әйләнә алуын тора-бара гына аңлыйлар...

- Иң көчле хис - өмет өзелү. Үпкәләү, көнләшү һәм хәтта күралмау да түгел… Алардан соң җанда нәрсә дә булса кала, ә өметең өзелсә - бушлык кына кала.

- Ике җырның берсендә: “Мәхәббәт язларда килә”, - дип җырлана. Әгәр синең сөюең көзләрдә туса - моңсуланма. Үз җырыңны яз! Һәр көзнең үз төсе, үз көе, хикәясе, хисе…

- Бәхет - чишмә түгел агарга. Яңгыр түгел күктән тамарга. Тырыш, ярат, түземле бул, шулай мөмкин бәхет табарга!

“Йөрәк авазы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума