Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мондый хыянәтне гомерендә дә кичерә алмаячак ул

последние и лучшие новости искусства в мире

Зөбәйдә кухняда кичке аш әзерләп йөри иде. Кинәт кенә ишектә кыңгырау шалтырады. Төймәгә берөзлексез басалар иде ахыры. Кайсысының түземлеге бетте икән бу кадәрле? Нәрсә булды икән? Хатын, йөгереп барып, ишекне ачып җибәрде.Бусагада таныш булмаган хатынны күрүгә, Зөбәйдә: «Ялгыштыгыз бугай», – дип, кире ишекне япмакчы гына иде, хатын аны туктатып калды. «Миңа Инсаф кирәк иде, – диде ул, – ишекләремне алыштырырга булышам, дип вәгъдә биргән иде. Акчага, әлбәттә», – дип куйды хатын, Зөбәйдәнең сораулы карашыннан уңайсызланып китеп. Инсаф эштән кайтмаган иде әле. Шуңа аны эзләп килгән хатын да күз ачып йомганчы юкка чыкты. Аның артыннан коридорга арзанлы ислемай исе таралды. Күп тә үтми, ире кайтты.– Сине сорап килделәр. Ишек куям, дигәнсең. Нинди хатын соң ул? Ник аны мин белмим? – дип тезеп китте Зөбәйдә.

– Кем икән ул, – дип гаҗәпләнде ире. – Хәер, минем заказчыларымның берседер инде. Күп ич алар... 

Шуның белән шул, оныттылар. Дөресрәге, хатын башка аны уена да кертеп карамады. Ә менә ир төне буе йоклый алмыйча, әйләнгәләп чыкты. «Нигә дип өйгә килгән? Нигә шалтыратмаган гына?»  

Икенче көнне Инсаф иртүк, эшкә киткәнче үк, хатын янына сугылды. «Аның күзенә күренеп йөрмә инде. Әйттем ич, вакыты җиткәч, үзем китәрмен», – дип. «Сузасың ич», – диде хатын иркәләнеп, – минем сине җибәрәсем килми. Тизрәк хәл ит... Юкса, үзем синнән китәм». 

Шул сүз җитә калдымы, ирнең яшь хатынга мәхәббәте көчле идеме, кичен, эштән кайтып, чәйләр эчкәч, Инсаф хатынына барын да сөйләп бирде. Инде ике ел очрашып йөрүләрен дә, бер-берсен яратуларын да... Аннары җыенды да, телсез-өнсез калган Зөбәйдәсен ут эчендә калдырып, чыгып китте. Менә шулай берни булмагандай, «кичер» дә юк, «сау бул» да юк. Әйтерсең, арада ике гомерне бер иткән еллар да юк, балалар да... Шап итеп ябылган ишек тавышына сискәнеп китеп, артыннан ташланудан үзен чак кына тыеп калды. Китсен... ул да әтисе шикелле бер әйләнеп кайтыр әле. Кайтыр, тик ул чагында Зөбәйдә аны, әнисе әтисен кичергән шикелле, кичермәс. Мондый хыянәтне гомерендә дә кичерә алмаячак ул.

 Иртәгесен әнисе килде. «Йөргәнен белә идем. Туктар әле, дип сиңа әйтмичә тордым. Туктамаган, акылына килмәгән, димәк. Яшь хатын кирәк булган».

– Озак тормас, – диде ул кызын юатып, – исенә төшәр әле, кайтыр...

– Юлы киселде, гафу итмим. Күземә күренмәсен, – диде әрнеп, бичара хатын. 

Күп тә үтми, Зөбәйдәгә алар турында төрле хәбәрләр килеп ирешә башлады. Яшь хатынның кушаматы «йөремсәк хатын» булып чыкты. Утыз яшендә дүрт мәртәбә кияүгә чыгарга өлгергән, һәм һәр очракта да хатын аертып барган, «йөремсәк» бай ирләрне генә ярата, имеш. 

Инсафның аның үз бизнесы, акчалы кеше. Байларга акча кирәкми, аларның үз байлыгы да үзләренә җитеп ашкан. Алай икән...

– Кызганам хәзер мин аны, хисле кеше ул, яратуына ышангандыр. Бөлдерер дә, куып чыгарыр микән?

– Чыгарса, шул кирәк, – дим, Зөбәйдә сөйләгәннәрдән үземчә нәтиҗә ясап. Аның менә шулай ачыласы итүе дә, ире өчен борчылудан түгелме икән әле?! Югыйсә, ул бит әнисе белән дә бу хакта сөйләшергә яратмый. Үзе әйтмешли, ябык тема... Күзгә күз карап, бер-берсен ярты сүздән аңлап яшәгән ир белән хатын бер мизгелдә, бер кизәнүдә әнә шулай бер-берсенә чит-ят кешегә әверелә аламы?! Онытып буламы аны?!

– Мин ничә мәртәбәләр үз-үземә кул салмакчы булдым, – ди ул, азга гына да тынгылыкта калдырмаган уй-борчулары белән уртаклаша башлап. – Әнине, балаларны исемә төшерәм дә, кире кайтып төшәм. Дөнья бит бетмәгән. Үзе дә уйланадыр. «Әгәр дә Зөбәйдә риза булса, кире кайтыр идем», – дигән хәбәрләр дә килеп иреште миңа. Әнигә ничә мәртәбәләр әйткәнем булды: «Әгәр мине ирем ташласа, һәм көннәрдән бер көнне кайтырга теләк белдерсә, мин аны кире кабул итмәс идем». Ә хәзер, үз башыма төшкәч, уйлана калдым. Адәм баласы бит, ялгышкандыр, йә тегесе сихерләгәндер, дим. Андый хәлләрне дә беләм, була, анысы да була. Кайтам дисә, кайтсын, ишекләр ачык аңа», – ди ул, катгый карарга килеп.

Мин дә андый хәлләрне беләм. Мәңге борылып карамас кешедәй чыгып китәләр дә, кире әйләнеп кайталар. Ә хатыннар гафу итә. Хәер, хатыннарның иң зур өстенлеге дә шунда – гафу итүдә, кичерә белүдә бит.

Мәдинә АВЗАЛОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836