Май 2019 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Балачагымда әбием: “Бәхет - ул төрле була”, - дигәч, мин аның белән килешмичә: “Бу нинди ахмаклык! Бәхет – бәхет ул! Бар нәрсә дә идеаль яхшы булганда! Бары, бары да абсолют яхшы булганда гына үзеңне бәхетле дип әйтеп була ул!”- дип кырт кискән идем. Еллар үтеп, башыма акыл керә башлагач кына аңлый башладым. Бәхет – ул һич тә абсолют түгел икән. Ул – чагыштырмача. Бәхет – ул, әгәр бер җирең дә авыртмаса. Бәхет – ул яныңда төшеңне сөйләр, ялгыз булган минутларда уйлый торган кешең булса. Бәхет – сине кайгыртучы кешең, кайтырга ашыгып торган йортың булса. Бәхет – җаныңда тынычлык булса, алда туар таңнар көтсә. Бәхет – әгәр сиңа бер сәбәпсез шалтыраталар икән. Бәхет – ул бәхетсезлек булмаганда. Чынында, бәхет ул бик күп төрле, ә без аның төрле икәнен аңлап җиткермичә, нәрсәдер көтәбез, һаман да көтәбез...
Интернеттан.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).