Материалы

Ничек бәхетле булырга?

последние и лучшие новости искусства в мире

Бер ир яхшы тормыш турында хыяллана. Аңа яшәгән йорты да, кигән киеме дә, кыскасы, әйләнәсендәге бернәрсә дә ошамый икән. “Ни өчен кемнеңдер бар нәрсәсе бар, ә минем бернәрсәм дә юк?! Әгәр яхшы йортым, чибәр хатыным да булса, миннән дә бәхетле кеше булмас иде, - дип көне буе уйлана икән бу ир. Бервакыт аның каршысына тылсымчы килеп баскан да:

- Синең уйларны ишеттем, сиңа булышырга әзермен. Күңелең нәрсә теләгәнен әйт, шунда ук башкарачакмын! – дигән.

Бу хәлгә ир бик тә куанган. Әмма бераз шиккә төшеп:

- Ничек инде ул алай? Миңа бары сорарга гынамы? Бөтен теләгем дөньяга ашачакмы? Туктагыз-туктагыз, ә мин сезгә нәрсә тиеш булачакмын соң?

- Юк, миңа синнән бернәрсә дә кирәк түгел! Син күптән ялварасың бит, нәрсә кирәген яхшы беләсеңдер дип уйлыйм. Бары тик сора, бары да яхшы булыр!

- Шәп! Беренчедән – миңа зур, якты, бар уңайлыклары да булган таш йорт кирәк. Ә ул йортта бик чибәр һәм уңган хуҗабикәсе дә булсын! Аннары миңа бик күп акча кирәк булачак! Булдырасыңмы?

- Һичшиксез! Ә бүгенгә ятып йокла, иртәгә бар да син теләгәнчә булыр! – дип тылсымчы юкка чыга.

Иртәгесен йокыдан күзләрен ачуга, затлы җиһазлар белән бизәлгән заманча йортта ятуын аңлап алган. Ә аш-су бүлмәсеннән шундый тәмле ризык исләре килеп тора. Иренең уянганын күреп әкияттәгедәй матур гел елмаеп торган хатыны кулына мамык сөлге тотып аның каршысына йөгерә. Ә банкта аның исеменә күпме туздырсаң да акчасы бетми торган счет ачылган була. Башта бу ир үзенең бәхетенә ышанмый. Шулай көннәр, айлар үтә тора, тик тормышында бернинди үзгәреш, яңалык күренми икән. Әлеге ир яңадан уйга чума: “Тагын миңа нәрсә кирәк, бар нәрсә дә җитеш бит?!” – дип үзен тынычландыра. Ләкин шулай да теләгән бәхетенә ирешә алмаганын тоя. Бераздан ул яңадан әлеге тылсымчыны чакыра башлый. Тылсымчы килгәч ул:

- Ни өчен мин бәхетсез, хәзер бит минем теләгән бар нәрсәм дә бар? – дип сорый аннан.

- Мин бар теләгеңне дә үтәдем, бары тик рәхәтләнеп кенә яшә.

- Булмый! Шундый зур өемдә үземне ялгыз итеп тоям. Чибәр хатыным да мине сөендерми, акчам да мине канәгатьләндерми. Ни өчен бу шулай, аңлатып бирче, зинһар?

- Син миннән йорт сорадың, ләкин ул йортта җайлылык, күңел тынычлыгы сорамадың. Чибәр хатын сорадың, ләкин мәхәббәт һәм бер-берегезне аңлап яшәүне сорамадың. Акча сорадың, ләкин акча бирә торган бәйсезлек, көч, шатлык сорамадың! – дип аңлатып бирә тылсымчы.

Ир бик шатланып:

- Рәхмәт! Мин барын да аңладым! Санап киткәннәрнең мин үземә барысын да телим, син бир миңа аларны! – ди.

- Аңлаган булсаң бик яхшы! Хәзер инде шуларны үзең төзе, – дигән дә, тылсымчы юкка чыккан...

Ә ир уянып китсә, элекке өендә ялгызы гына, хатынсыз да, акчасыз да калган икән. Әмма ләкин ул бу хәлгә бер дә пошынмаган, чөнки хәзер ул тормышта нәрсә теләгәнен яхшы белгән.

Интернеттан.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума