Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Никах туйларыгыз котлы булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

7-4Январь ае безнең Олыкүл җирлегендә урнашкан авылларны никах туйлары белән сөендерде. Пандемия чоры булса да, тормыш тукталып калмый бит. Иң якын туганнарын, дусларын чакырып, яшьләр никах көннәрен зурлап үткәрделәр. “Никах минем сөннәтемдер. Сөннәтемнән баш тартучы минем өммәтемнән түгел. Өйләнешегез, балалар тудырыгыз, күбәегез. Мин кыямәт көнендә сезнең күпләрегез белән башка өммәтләр алдында мактанырмын,” – дигән олуг пәйгамбәребез.

Соңгы елларда өйләнешкән бер генә пар да никахсыз калмый. Элегрәк елларда безнең авылларда никах егет өендә генә укыла иде. Хәзер инде үткәнебезгә кире кайтабыз – кызны кияү өенә никах укылганнан соң гына зурлап озаталар.

7 январьда Рита Эдуард кызы һәм Әхмәт Николай улы Копановларның Усак авылында никах туйлары булды. Безнең Ритабыз Тубыл педагогия институтын уңышлы тәмамлап, хәзерге көндә Таркосале шәһәренең күп профильле колледжында ОБЖ һәм экология фәннәрен укыта. Күптән түгел ул үз һөнәре буенча магистратураны тәмамлады.

Рита бик инсафлы, тәрбияле кыз. Мәктәптә укыган елларында бик актив булды, яхшы укыды. Татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрә торган чараларда минем зур таянычым иде. Нинди генә роль бирсәң дә – көлкелеме, әллә бик җитдиме, ул аларны искиткеч матур итеп башкарды. Олыны олы дип белә, кечкенәләр белән үз телләрендә аңлаша ала ул.

Бер генә ел булса да, Рита үзе укыган Усак мәктәбендә эшләп китте. Аңа унберенче классны ышанып тапшырганнар иде. Ул балалар белән заманча технологияләр буенча эшләде. Һәр үткәргән чара мавыктыргыч, кызык булды. Рита кызымның уңышлары өчен горурланып утырдым. Бу урында гаиләдә ата–ана тәрбиясенең нинди зур икәнен дә әйтмичә мөмкин түгелдер. Айгөл һәм Эдуард Абушевларның шундый тәүфыйклы, шәфкатьле кызлар үстерә алуларына сокланырлык.

Кияү егетебезнең Кызылъяр авылыннан һәм гаиләдә бердәнбер бала икәнен беләбез. Ул шулай ук бик кирәкле һөнәр иясе – вертолётта очучы. Бу яшь пар арасындагы мәхәббәт хисе сүрелмәсен, никахлары төзек булсын!

Разиф Йосыф улы белән Ангелина Мадис кызының никах туйлары да күңелләрдә мәңге сакланырлык булды. Әти–әниләре шикелле игелекле, ярдәмчел, туганлык җепләрен өзмичә яши торган ныклы гаилә төзүләрен телим мин балаларыма.

Күп еллар Ватаныбыз сагында торган, Чечня җирләрендә тынычлык урнаштыруда катнашкан хәрби кеше Альберт Хәйретдин улы белән Эльза Равил кызына Аллаһы Тәгалә өлфәт мәхәббәтен бирсен. Ислам динен куәтләүче, сәламәт, тәүфыйклы балалар үстерергә насыйп итсен!

Хөрмәт белән укытучылары Галия АБНАЗЫЙРОВА,
Вагай районы, Усак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836