#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Нинди хатын-кызларны ирләр беркайчан ташламый?

последние и лучшие новости искусства в мире

Менә нинди хатын-кызларга ир-атлар: «Мин синнән китәм», – дигән сүзне бервакытта да әйтмиләр:

1. Һәр нәрсәгә үз фикере булган хатын-кызларга. Бөтен нәрсәгә үз фикере, үз карашы булган һәм аны курыкмыйча әйтә алган, дәлилли белгән хатын-кызлардан ир-атлар үзләре теләп беркайчан баш тартмый. Беренчедән, мондый хатын-кызлар башкаларның да фикерләре булуын һәм кайчак ул фикерләрнең аныкы белән бөтенләй туры килмәскә дә мөмкин икәнен яхшы аңлыйлар. Аерылышуны алар дөнья бетү дип кабул итмиләр: бер-береңне бәйли торган уртак әйберләр булмагач, сукмакларның икесе ике юлдан китүе табигый бит инде... Мондый хатын-кызлар тормышта таянычсыз калудан курыкмый, чөнки нинди генә очракта да алар, беренче чиратта, үз-үзләренә, үз көчләренә ышаналар.

2. Үз бәясен, үз дәрәҗәсен белүчеләргә. «Мин синнән китәргә булдым», – дигән сүзне беркайчан ишетмәгән хатын-кызлар үзләренең нәрсәгә лаек булганын яхшы белә. Үзара мөнәсәбәтләрнең көйсезләнеп китүен, араның салкыная төшүен сизсәләр, алар беркайчан үз-үзләрен җиңеп, мәхәббәтне «коткарырга» керешмәячәк. Алар ир-атка чытырдап ябышмаячак, ялынмаячак, үгетләмәячәк. Мондый хатын-кызларда эчке горурлык хисе бик көчле: «Китә икән – китсен, димәк, ул миңа лаек түгел», – дип уйлаячак ул. Үзен югалтудан курыкмаган хатын-кыздан исә ир-ат китәргә ашыкмаячак.

3. Үз-үзен карап йөргән хатын-кызларга. Теләсә нинди шартларда да, теләсә кайсы яшьтә дә кеше күзе төшәрлек итеп киенү, үз-үзен карау, зәвыклы булып калу, әлбәттә, үз-үзен яраткан хатын-кызларга гына хас сыйфатлар. Ир-ат аларга яратып, сокланып кына карарга тиеш – башкача булырга мөмкин дип алар күз алдына да китерми. Моны рөхсәт тә итми! Ир-атларның аларның күзенә генә карап торуының бөтен сере шунда...

4. Рәхмәтле хатын-кызларга. Яшерен-батырын түгел, хатын-кызга матур сүзләр әйткәндә, ир-ат хатын-кызның боларны колак яныннан гына уздырып җибәрмәвен, берәр ничек бәяләвен көтә: оялып елмаюын, күзләрендә сөенеч очкыннары кабынуын, үзенең дә аңа җавап итеп берәр җылы сүз әйтүен... «Синең яныңда миңа инде рәхәт түгел», – дигән сүзләрне беркайчан ишетмәгән хатын-кызлар – үзләренә күрсәткән игътибарны матур итеп кабул итә белгән хатын-кызлар алар. Комплимент ишеткәч, мондый хатын-кызлар «акланырга» ашыкмый. Тәҗрибә күрсәткәнчә, нәтиҗәдә нәкъ шундый хатын-кызларга ир-атларның игътибары күбрәк эләгә дә.

5. Гафу итә белгән, күп нәрсәне ничек бар – шулай кабул итә алган хатын-кызларга. Гади генә нәрсәләрне катлауландырмау, вакыйгаларны ничек бар – шулай кабул итү – болар көчле һәм зирәк кешеләргә генә хас сыйфатлар. Шушылар янына тагын чын күңелдән гафу итә белүне дә кушсаң – гаҗәеп хатын-кыз килеп чыга. Ул негатив уйлар белән үз-үзен «ашамый», һәркемгә карата ачык чырайлы, йөзендә һәрвакыт елмаю... Ир-ат нигә андыйдан качсын: киресенчә, якынрак белгән саен, ул аңа күбрәк тартыла.

“Сөембикә”журналыннан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836