#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Оясында ни күрсә....

последние и лучшие новости искусства в мире

Беркөнне кибеттән чыкканда, ире янында чытлыкланып торган кызыл иренне күреп уйга калды.

Розалия белән Әхнәф бик яратышып өйләнештеләр, бер-берсен бер сүздән аңлыйлар кебек иде. Башта Әхнәфнең әти-әниләре янында яшәделәр. Розалия гаиләдә хәлләрнең бик катлаулы булуын шәйләп алды. Әниләре бик көяз, киенеп ясанып кына йөри, әтиләре басынкы аз сүзле, йомшак холыклы, барына риза булып йөрүче.

Бергә тора башлагач, бары да аңлашылды Розалиягә, әниләре тиккә генә көязләнеп йөрми икән, түбән очта сөяркәсе барлыгын белеп алды. Эшләр шәптән түгел, ә ире барын да белеп торса да, көлеп кенә карады. Күрәсең, күптәннән белгән... Авылда да аларны сөйләүче юк, күптән сөйләп онытканнардыр, күрәсең. Розалиянең бу йортта яшисе килмәде, ничек итсә итте, үз әниләре ярдәме белән район үзәгеннән йорт юнәтте. Эш табарга да җайлы булды аңа. Ире дә каршы килмәде, таксига эшкә урнашты. Бер-бер артлы ике малай алып кайттылар, сөенечләре эчләренә сыймады. Таксида эшләгәч, Әхнәф кайтып кермәде, Розалия ничек итсә итте, балаларны үстерде, әтиләре кайтса, балалар аның белән шаярып туймады. Розалия өчен шул да бик зур бәхет иде, чөнки соңгы араларда икесе арасыннан салкын җилләр искәнен сизә башлаган иде ул. Сәбәбе нидәлеген дә бераз чамалый, бергә эшләүче хатыннарның чыш-пыш килүләренә игътибар иткән иде инде. Ә беркөнне кибеттән чыкканда, ире янында чытлыкланып торган кызыл иренне күреп уйга калды. Аның ире дә бианасына охшап, гаиләсенә хыянәт итәр микәнни соң, үзенә кыен булмадымы икән әнисенең башкалар янына йөрүе, әтисенең рәнҗүле карашын тоймадымы икән соң? Шушы көннән соң Розалиянең шикләре артты, күлмәк якасындагы иннек эзләре, чит духи исләрен дә бик яхшы сизә башлады ул. Иренә әйтеп караса да, тегесе эшем шундый, дип кенә җавап бирде. Хәмер белән дә дус түгел, тәмәке дә тартмый ул. Кимчелексез кеше булмый торгандыр инде дип, йөрәге сыкраса да яши бирде. Ә ире аның саен әшәкеләнде, кызыл иренен капка төбенә кадәр ияртеп кайткан, әниләренә алып барганын ишеткән иде инде. Малайларга нәрсә, алар аңламый, тик әтиләре генә булсын. Шәхси тормыш эреп югалды, бер йортта ике чит кеше булып яшиләр, тавыш чыккан көннәрдә ире юри сөяркәсен ияртеп кайта, тегесе дә балаларга тәмле әйберләр тоттыра. Соңгы араларда Әхнәф яңа хатыны белән әниләрендә дә яшәп карады, малайларын сагынып тагын аның янына килә. Бүләкләр күтәреп килеп гаебен юа. Ә Розалиянең эчендә ачу кайный, кем гаепле икәнен аңлый алмый, бик яратышып өйләнешкәннәр иде бит. Кызыл ирен дә хатыны, балалары бар икәнен белә торып та чат ябышкан, уйлап та бирми. Күзләрен шарландырып, аның малайларына, улым, дип эндәшеп йөри. Ә беркөнне Розалиянең бөтенләй сабырлыгы бетте. Бакчада эшләп йөргән чагы, малайлар да дуслары белән су буенда, капка төбенә тегеләр килеп туктады. Аларның көлешеп сөйләшеп төшеп килгәннәрен күреп, кулына кәтмәнен тотып каршыларына йөгереп чыкты.Тегеләр сизенеп, тизрәк машинага утырып китәргә ашыктылар. Иң беренче кызыл иренне тартып төшереп чәченнән сөйрәде, Ире моны көтмәгән иде, якларга килеп җитте. Ачудан бөтен көчен җыеп кәтмәне белән ирен дә кыйнады, каян шундый көч килгәндер... Ире ычкынып, сөяркәсе белән машинага утырып киттеләр, киткәндә аның янаулы сүзләре генә ишетелеп калды. Тавышка күршесе дә йөгереп чыккан, аны тынычландырырга тырышты, өйләренә кереп дарулар эчкәч кенә, аңына килде. Киноларда гына күрә торган «во время аффекта» дигән әйбер шушы була торгандыр инде. Ярый әле малайлары өйдә булмады, дип уйлады ул. Шушы вакыйгадан соң ире оялмыйча күгәргән урыннарын раслатырга больницага барган, полициягә барып гариза да язып йөргән. Шаһитлар булмау сәбәпле, эш кузгатмадылар. Алар законлы рәвештә аерылдылар, Розалиягә бер яктан җиңелрәк булып китте, икенче яктан малайлары өчен борчылды, әтиләрен бик яраталар шул алар, бәлки, үскәч аңларлар. Шулай да ял көннәрендә әтиләре, әбиләре янына барып кайталар. Улларына ул гаиләнең йогынтысы тияр дип, коты очып тора ул. Хәтта иренең кызыл ирене дә балаларга: «Әни», - дип әйтергә куша икән. Олысы бабасына охшап йомшаграк, ансы, Әни, дип дәшкән, кечесе кайтып әләкли. Розалиянең үзәкләре өзелсә дә, балаларын әтисен күрүдән мәхрүм итә алмады. Үскәч, аңларлар әле, тик безнең язмышны кабатламасыннар гына, дип тынычланды.

Сәрия МИРЗАЯНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836