#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Парлы ялгыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең йорт янында гына матурлык салоны бар. Шунда эшләүче Гөлназ белән исәнләшеп, аралашып йөрибез. Урта яшьләрдәге бу мөлаем ханымның гаиләсе, өч кызы барлыгын да беләм. Әниләре эштә булган көннәрдә кызлары еш кына ишегалдында уйный. Ирен дә берничә тапкыр очратырга туры килгәне бар. Гөлназ - бик оста чәч кисүче. Беркөнне чәч...

Вакыт соң булганга, салонда башка кеше дә юк иде. Бу ачыктан-ачык сөйләшү Гөлназга карата булган фикеремне үзгәртте дип әйтә алмыйм, әмма бәхетле елмаю артына никадәр көч, тырышлык, минем аңым аңлатып бетерә алмаган тагын әллә нинди ят хисләр яшеренергә сәләтле икәненә тагын бер кат инандым.

- Әле яшьрәк чагында бик тә акыллы апа белән бергә эшләгән идем, - дип сөйли башлады ул үзенең гаилә тарихын. - Шулай бер сөйләшүебездә мин аңардан: «Таня, зирәк хатын нинди була соң ул?» - дип сораганым хәтердә. Шунда ул минем соравымны ярты юлда ук бүлеп: «Юләрме әллә син? Аллаһы Тәгаләдән зирәклек сорама, бәхетле булуыңны телә», -дип әйткән иде. Миннән шактый өлкән, тормыш тәҗрибәсен туп­лаган, ачысы-төчесен күп күргән хезмәттәшемнең сүзләренә бик тә гаҗәпләнгән идем ул чагында. Аның сүзләренең төп мәгьнәсенә яши-­яши генә төшендем. Раббым зирәклегемне, тырышлыгымны өеп биргән, ә менә бәхетем - чамалы...

Һәрвакыт елмаеп-көлеп сөйләшкән бу ханымнан мондый сүзләр көтмәгән идем. Әлеге халәтем йөземә үк чыкты, күрәсең, әңгәмәдәшем:

- Күзләреңнән күрәм, ачыктан-ачык болай дип әйтүем сине гаҗәпкә калдырды, - диде. - Син бит мине бик уңышлы, бар дөньясы түгәрәк, ире артына ышыкланып яшәүче бәхетле хатын дип беләсең. Һәм мин кешеләр үзем турында шундый фикердә булуларын телим дә. Әнә күршеләр минем турында бөтенләй әллә ниләр уйлый. Үз-үземне артык яратуда, җилбәзәклектә гаеплиләр хәтта. Кеше саен җаныңны ярып күрсәтеп йөрмисең лә. Аннан, мин үземне кызгануларын, бармак төртеп күрсәтүләрен дә теләмим. Кеше өчен безнең гаилә - үрнәк. Ирем - баш, мин - муен. Булсын шулай. Шулай дип уйласыннар. Гәрчә тормышта бөтенләй башкача булса да. Ел саен гаиләбез белән чит илдә ял итеп кайтабыз. Күршеләр, безне Саша алып бара, дип уйлый. Ә чынлыкта аның 45 яшенә кадәр бер төпле эштә дә эшләгәне юк. Көнен яшь малайлар кебек төзелештә вак-төяк эш эшләп үткәрә.

Быел олы улыбызга унсигез яшь тулган булыр иде. Биш яшендә яман шештән вафат булды ул. Аннан соң икенче кызым Ясминәне алып кайттым. Ике елдан соң игезәкләрем Лена белән Лиана туды. Балалар белән өйдә утырмадым. Игезәкләргә бер яшь тулу белән үк эшкә чыктым. Аңа кадәр дә клиентлар белән даими эшләп тордым.

Яши башлаган елларда иремә бик тә таянасым килде. Көтеп-көтеп тора идем дә, алга китү күренмәгәч, үзем барып тотына идем. Башта гарьләнеп еладым, аннан тавыш куптаргаладым. Әмма ана сөте белән кермәгәннең кайчан тана сөте белән кергәне бар? Шуңа күрә хәзер аңа игътибар итмичә генә яшәргә өйрәндем.

Беләсеңме, мин тормышта үз кагыйдәләремне булдырдым. Беренчедән, ирекле булыр өчен акча кирәк, аның да күп булуы шарт. Минем бөтен бәхетем - эшем. Һөнәремне бик яратам. Чәч кисү, кешеләрне матурлау, имиджларын үзгәртү миңа әйтеп бетергесез ләззәт бирә. Арттырып әйтүем түгел, мин - үз эшемнең остасы. Клиентларым күп, эшсезлектән интеккән бер генә сәгатем дә юк. Шуңа күрә яраткан эшем миңа үземне һәм гаиләмне карарга, чит илләрдә ял итәргә, фатирга ремонт ясарга җитәрлек акча бирә.

Икенчедән, ат урынына эшләсәм дә, бервакытта да үзем турында онытмыйм. Бассейн, массаж, маникюр-педикюр, татуаж - боларны мин бернигә дә карамыйча эшлим.

Өченчедән - бөтенесенә күз йомып, гаиләле булу. Монысын менә күп хатын-кыз аңлап та бетермәс. Ялкау ирнең булуыннан булмавы хәерле, диләр. Ләкин мин ялгыз-мескен хатын булып яшәгәнче, парлы ялгыз булуны сайладым. Ялгыз хатынның сагышы йөзенә чыга, ә мин инде битлек киеп яшәргә өйрәндем. Ирем белән бөтенләй чит кеше дә түгел инде югыйсә. Алма кебек кызларыбыз бар, парлап ял итәбез, бала югалту ачысын да бергә кичердек. Кеше менә шулай үзе дә сизмәстән бөтенесенә ияләшә икән. Күп нәрсәгә күз йомып яши башлый...

Сөйләшүебезне Гөлназның телефон тавышы бүлде. «Әни шалтырата. Хәзер башлана инде! Менә ул минем белән ничек сөйләшә. Ышанмасаң, үзең тыңла әле», - диде дә телефонының тавышын көчәйтеп куйды. Трубканың икенче башында чыннан да канәгатьсезлек белдергән тавыш ишетелде, миңа ирексездән шул сөйләшү шаһиты булырга туры килде.

- Туйдым мин синең балаларыңнан да, иреңнән дә, ремонтыңнан да, - диде әнисе.

- Әни, нәрсә булды инде тагын?

- Балаларыңның көндәлеген ачып караганың бармы синең? Математикадан тагын «ике»ле алганнар. Алар белән бераз шөгыльләнергә ярамыймыни? Кирәкми сезгә балалар.

- Саша өйдәдер бит?

- Өйдә. Йоклый ул. Аңа нәрсә кирәк соң?

- Илнур обой ябыштырышырга ярдәм итәм дигән иде. Ул килдеме соң?

- Кирәкми миңа ремонтыгыз да, обоегыз да. Балалар турында уйлыйсызмы, юкмы сез?

- Ярар, әни, борчылма, хәзер кайтам мин. Обойны бүген ябыштырып бетерик инде, зинһар.

- ... (икенче баштагы тавыш иясе бераз йомшара төште) Кай­чан кайтасың син?

- Озак тормыйм. Хәзер такси чакырам да...

Гөлназ трубканы куйды да, янында мин барлыгын да онытып, күз карашын бер ноктага төбәп, бераз тын торды. Шуннан соң:

- Ярар, кайтыйм инде мин. Әнә әнине үзең ишеттең бит. Көн саен шушы хәл бездә. Эшләмәсәм, акча каян килсен? Саша тырышрак булса, мин дә балалар белән күбрәк шөгыльләнер идем дә ул. Әнигә рәхмәт инде. Ачуланса да, канәгатьсезлек белдерсә дә, барыбер килеп ярдәм итмичә калмый, - дип сөйләнә-сөйләнә, инде караңгылык иңгән урамга чыктык.

Салонны бикләп берничә адым атлауга, ике кулындагы авыр пакетларыннан ике җилкәсе салынып төшкән өлкән яшьтәге бар апа очрады каршыбызга. Гөлназ, бөтен ачуын чыгарып:

- Менә кара инде син бу хатынга! Моны ире ничек яратсын инде? Мин белә белгәннән бирле шулай җигелеп дөнья тарта. Чәчен тарап, буяп, матур итеп киссәң, яңа күлмәк кигертсәң, ун-унбиш яшькә яшәрәчәк бит ул. Ю-ю-юк, ничек кенә җигелсәм дә, үзем турында онытмыйм инде мин! - дип куйды.

Ни сәбәпледер, миңа бу сүз­ләрдән соң сөт белән тулы чүлмәккә төшеп, шуннан чыгарга азапланучы тычкан баласы күз алдына килде...

Зөһрә САДЫЙКОВА («Шәһри Казан»).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836