Апрель 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ямьле яз аеның бер көнендә күл аша көймәдә Ишмәт авылына кайттым. Тыныч күлдә рәхәтләнеп, муеннарын бер-берсенә терәп, сөенеп ике аккош йөзә иде. Көймәдә мине күргәч, аккошкаем таныгандай муенын сузып, миңа таба карап “кыйгак-кыйгак”, “рәхмәт-рәхмәт” дигән шикелле тавыш бирде.
Кинәт йөрәгемә ялкын ябышкан кебек булды. Исемә төште – бервакыт яз көннәрендә ялгыз аккош күреп, аңа: “Кайгырма, аккошкаем, Аллаһы боерса, очратырсың сөйгән парыңны”, - дип теләкләр теләгән идем. Күрәсең, минем теләкләрем аккошкаема ярдәм иткән, ул яраткан парын тапкан!
Шатлыгымнан күзләрдән яшьләр тамды. “Аккошкаем, мин дә бит парлы хәзер! Әйдә, шатланышып яшик бу ямьле дөньяда. Аллаһы Тәгалә мәңге парлы яшәргә язсын!”
Нәҗип АБАЙДУЛЛИН, Тубыл районы, Ишмәт авылы.