#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Россия йолдызлары тормышыннан имеш-мимешләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Лариса Гузеева: «Ул мине дөмбәсләде генә! Дөрес эшләгән»

Бер тапшыруда тануынча, Лариса беренче наркоман ире белән яшәгәндә аның кыйнауларыннан газап чиккән. “Ул мине дөмбәсләде генә! Дөрес эшләгән. Әле дә ярый үтермәгән. Ул гантель белән чигәгә суккалап, күз алмаларым зураямы-юкмы, шуны карый иде. Шулай тукмап ләззәт ала иде”, — ди ул.

Актриса иреннән китәргә карар итә, ләкин алкоголизмга каршы көрәш моның белән генә тукталмый. Икенче ире актер Каха Толордава белән никахта да аның эчеп ала торган гадәте булган. Гузеева аракы шешәләрен яшереп куя һәм кеше күрмәгәндә алып йотып куярга гадәтләнә. Бу хакта ире белеп калып, эчәргә ярамаганлыгын исенә төшереп торган булган, дип яза”Кызыл таң”. Лариса Гузеева үзенең элек алкогольгә бәйле булуы турында беренче кабат кына сөйләми. Бу проблема фәкать тәүге никахында — режиссер ассистенты Илья белән яшәгәндә барлыкка килә. Һәм, билгеле булуынча, проблема шулкадәр мәкерле ки, ул бу иреннән киткәч тә аңа ияреп йөри. “Эчмәгез, эчә дә башламагыз. Бер күнегеп китсәң, ташлавы бик авыр”, дигән киңәш бирә актриса яшьләргә.

Собчакның бианасы туйны ташлап кайтып киткән

Ксения Собчак белән Константин Богомоловның туе тирәсендә шау-шу тынырга уйламый да әле. Парның ЗАГСка катафалкта килүе бер хәл, туй үзе дә маҗараларга бай булган.

300гә якын кунакны барыннан да бигрәк Ксениянең иренә эротик бию бүләк итүе телсез калдыра. Шундый ук эчтәлектәге җырга чишенә башлаган киленнең стриптиз биюен Богомоловның зыялы әти-әнисе күтәрә алмаган, күрәсең. Алар бию вакытында банкетны ташлап кайтып китте, дип сөйләгән туйда булучылар. 

Журналистларның: «Улыгызның сайлавы белән килешәсезме?» - дигән соравына режиссерның әтисе Юрий Богомолов: «Бу аның сайлавы!» - дип кырт кына җавап биргән.      

Анастасия Заворотнюкны ниләр борчый?

Актрисаның ире белән яхшы таныш кеше Анастасия Заворотнюкның онкология белән авыруы турындагы хәбәрләрне кире какты. «Анастасия бала тапканнан соң әле булса формага килмәгән. Актрисаның тән авырлыгы сизелерлек артты. Һәм бу аны нык борчый», - дигән ир. Ул шулай ук, Заворотнюкның башка ир белән флиртлашуы турындагы имеш-мимешләр аркасында гаиләдә аңлашылмаучанлык килеп чыгуын да әйткән.  

«Шулай булгач, аңарда яман шеш түгел, ә депрессия», - дигән гаиләне якыннан белгән кеше. Элегрәк мәгълүмат чаралары, өченче баласы туганнан соң, актрисада баш мие яман шеше табылуы хакында хәбәр иткән иде. Ул театрдагы спектакльләрне кичектергән һәм социаль челтәрләрдә яңа фотолар куюдан туктаган. Актрисаның бу гамәле күпләрне сагайтты. Әмма аның концерт директоры Стас Христов бу имеш-мимешләрне кире какты. Соңрак Заворотнюк үзе дә бернинди чараларда да катнаша алмавын белдерде һәм сәламәтлеге белән бәйле проблемалар турындагы сорауны җавапсыз калдырды, дип яза “Кызыл таң”.

“Туйлар.ру” сайтыннан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836