Материалы

Сөйгәнең арысландай булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

Егет белән кыз хайваннар карарга зоопаркка баралар. Читлектәге ата маймылның ана маймыл янында күңелле бөтерелгәнен карап кыз: “Менә нинди була икән ул чын мәхәббәт!” - дип соклана. Арысланнар читлегенә килгәч алар ата арысланның усал төсле утырып торганын, ә ана арысланның читтәрәк ятканын күрәләр. Кызның кәефе кырылып: “Шундый кызганыч хәл! Ана арысланны жәлләргә генә кала...” – дип уфтана. Шул чак егет: “Читлек эченә буш пыяла савытны ташлап кара әле!” - ди. Кыз озак уйлап тормыйча кулындагы савытны ана арыслан яткан якка карап ташлый. Шунда ук ата арыслан ачулы ырылдап кызга ташлана. Коты очкан кыз гаҗәпкә кала. “Ә хәзер маймыллар читлегенә ташла”, - ди егет. Кыз савытны читлеккә ташлауга, ата маймыл савыттан сакланып читлекнең икенче очына таба чаба. Шул чак егет кызга: “Кеше алдында кыланучыларга һич тә ышанырга ярамый. Ялган хисләре белән күз буяучы кешеләр була. Ә бар шундыйлар - алар җылы хисләрен мәхәббәткә төреп йөрәк түрләрендә саклыйлар.

  Ә бит әйләнәбездә әзме соң шундый Маймыллар?! Ни кызганыч, тик Арысланнар гына тулып тормыйлар!

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума