Материалы

Сөю чишмәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

Хөрмәтле газета укучылар, “Сөю чишмәсе” сәхифәсе сезнең игътибарыгызга “Язмыштан узмыш юк” темасына тормыштан алынган хәлләр тәкъдим итә һәм сездән кызыклы язмалар көтә.

Алда ни буласын вакыт күрсәтер

Ирем белән эчү сәбәпле аерылышканнан соң, берничә ел инде ялгызым яшим. Яңа мөнәсәбәтләр башларга бер дә вакыт табып булмый, әллә инде теләгем юк. Быел җәйге ялга чыккач, танышу сайты аша берәр ир белән танышып, чит илдә ял итеп кайтырга уйлап җибәрдем. Беренче көнне үк сайтта бер ир белән танышып, көне буе аралаштык. Аның язган сүзләре, уйлары шундый акыллы, эчкерсез иде, мин үземә якын кешене таптым дип уйладым.

Икенче көнне шалтыратышып, күрешергә сүз куешкач, ул шәһәр читендә очрашырга тәкъдим итте. Билгеләнгән урынга килеп җиткәч, мин биредә кайчандыр булганымны аңладым, чөнки агачлар, биналар барысы да миңа таныш иде. “Биредә без 10 ел элек очрашкан идек”, - дигән тавышка әйләнсәм, янымда ирем басып тора икән. Көтелмәгән очрашудан бер-беребезнең күзләренә текәлеп озак басып тордык.

- Миңа калса, син яңа интернет дустыңа бер дә шат түгелсең? – диде ул әлеге тынычлыкны бозып. Минем җен ачуым чыгып:

- Ник болай эшлисең? Без күптән инде аерылыштык, нигә тагын бер-беребезнең тормышына керешергә? – дип өзгәләндем.

- Мин синең тормышыңа катышырга уйламадым да... Танышу сайтында беренче мәртәбә күңелемә якын булган, мине яхшы аңлаган кешене табып, очрашуга чакыруым иде.. Мин бит белмәдем ул кешенең син буласын... – диде ул гафу үтенгән сыман.

Башымда сәер уйлар буталды. Бер карашка, янымда үткән тормышымда аерылышкан шул ук кеше басып тора, ә яхшылап карагач – бөтенләй ят кеше кебек, чөнки күзләре тере, янып торалар, үзе дә таза кыяфәтле, сыра чөмереп зурайган корсагы да юкка чыккан, яшәргән дә кебек, күрәсең, спорт белән шөгыльләнә, үзендә ышаныч та барлыкка килгән... Нидән икәнен дә аңлата алмыйм, әмма күзләремнән көтелмәгән яшьләр бәреп чыгып, елга кебек актылар. Мин нишләргә белмичә, бер-беребезгә аптырап карап торган арада миңа тоттырып өлгергән чәчәген кинәт атып бәрдем дә, тизрәк машинама йөгердем. Үзем качтым аннан, әмма күңелем аның мине туктатуын, артымнан килеп юатуын теләде. Ләкин ул күренмәде. “Бу нинди җүләр уйлар тагын?” - дип үземне тынычландырып, аңа яңадан карап карарга теләп, машинадан чыксам, ул урынында юк иде. Ә кичен аннан: ”Әйдә, тагын бер кат тырышып карыйк”, – дигән смс килде. Мин иртәгә хәтле, күз дә йоммыйча, уйланып чыктым. Бар яктан да үлчәп, беркем белән дә бернинди мөнәсәбәткә кермәскә дигән карар кылдым. Әмма, алдан сөйләшенгән буенча, дусларча берәр җиргә ялга барып кайтырга мин каршы түгел идем... Ирем белән кабат очрашып, Төркиягә юллама алдык, сәфәргә чыгарга 2 көн калды. Ләкин үкенмим, үземне дөрес эшлим дип уйлыйм, ә ахыры ничек буласын, бары тик вакыт күрсәтер....

Кемгә сөйлим эч серемне?...

Берничә көн буена гаражыбызда чит хатын-кыз яшәр дип уема да кермәде...

Соңгы вакытта ирем эштән кайта да, юынып-кырынып, өс-башын алыштыра да машинасын ремонтларга дип тизрәк гаражга йөгерә. Ә аннан өйгә төн уртасында гына кайта башлады. Миңа бу хәл бераз сәеррәк булып тоелса да, диванда футбол карап ятканчы, эшләсен әле, минем дә ике колагыма тынычрак булыр дип сөендем генә. Ләкин бу шатлык озакка сузылмады. Беркөнне ирем гаражга шул хәтле ашыккан, хәтта кесә телефонын онытып калдырган иде. Моны мин телефонына смс килеп төшкәч белдем. Аны-моны уйламыйча, телефонын ачып, әлеге смсны укыдым. Анда: “Бары да яхшы, мин урынымда”, - дип язылган иде. Ир-ат исеменнән килгән хат мине бераз сагаерга мәҗбүр итте. “Ничек алай, гаражга машина ясарга барыр өчен ислемайга хәтле сөртергә кирәкме икән ни?” - дип гаҗәпләндем. Шикләнүем өстенлек алып, мин тоттым да әлеге телефон номерына шалтыраттым.

Телефонны хатын-кыз алды, ул иркә тавыш белән: “Мин тыңлыйм сезне”, - дигән арада, мин иремнең назлы сүзләр пышылдаганын ишеткәндәй булып, буталган каршылыклы хисләремнән нишләргә белмичә, телефонымны атып бәрдем. Бу хәлдән аякларым тотмас булып, диванга аудым да, җан әрнүенә түзә алмыйча, үкереп-үкереп еладым. Гаражга, өсләренә барып керергә батырчылыгым җитмәде. Мин иремне яратам, аны барыбер ташламаячагымны, ансыз яшәүнең мәгънәсе булмаячагын яхшы белгәнгә, әлегә уйланылмаган адым ясаудан үземне чак тыйдым. Анда мин ирем эштә булганда барырга булдым. Гаражның ишеген ачып керүгә, каршыма 19-20 яшьләрдәге чибәр кыз килеп чыкты. Мин бөтен түземлегемне югалтып, аңа ябыштым. Иремне ташласын өчен акча тәкъдим иттем, укуына түләргә риза булдым, аннары эшкә урнаштырырга вәгъдә иттем. Ләкин ул барысыннан да баш тартып: “Мин сезнең ирегезне яратам!” – диде, үзе бары елады һәм гафу үтенде. Мондый хәлгә риза түгел идем, ачуымнан акырындым, хәтта суктым да, аннары янына утырып бергә еладым. Минем килгәнне ул иремә әйтмәскә сүз бирде. Бер нәтиҗәсез өйгә кайтып киттем. Мин дә иремә сөяркәсе турында бер сүз дә ычкындырмаска булдым. Менә ничәнче көн рәттән ирем белән сөйләшмим. Аерылышырга әзер түгелмен. 20 ел бергә яшәп бербөтен җанга әйләнгәнбез, аерым яшәүне күз алдына китерүе дә куркыныч. Мин гомеремдә эшләп карамаган 40 яшьлек хатын. Кызым гаиләсе белән еракта яши. Улыма да әни кирәкми хәзер, мәктәптән кайтып дәрес әзерли, урамга чыгып керә дә, компьютерда утыра. Аерылышкач, улым кем белән калырга теләвен дә чамалый алмыйм. Һәм үзем дә нишләргә белмим... Аңлыйм, хатын-кыз үзен хөрмәт итәргә тиеш. Мин моның белән, әлбәттә, килешәм. Әмма мин иремне яратам. Аның да мине яратуына шигем юк. Кызым белән скайп аша сөйләштем, ул сизенә кебек, нәрсә булды дип борчыла. Мин аңа нәрсә дип әйтергә дә белмим. Иремә үч итеп хыянәт итәргә дә уйлап карадым. Ләкин янымда чит ирне күз алдына китерүе үк җирәнгеч. Ирем ни сәбәпле башка хатын-кызны ярата башлады икән дип баш ватам. Кайчандыр, буш суыткычлы бер бүлмәле фатирда яшәгәндә дә без бәхетле идек. Ә хәзер бөтен хыялыбыз дөньяга ашкан – балаларыбыз сау-сәламәт, йортыбыз зур, кыйммәтле машина, акчабыз да җитәрлек. Тик мин – ялгыз! Хөрмәтле укучым, рәхмәт, минем сөйләгәннәрне тыңлаган өчен, чөнки эчемне бушатыр кешем дә юк бит минем...

Интернеттан.
(Рәүфә К
АНАГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума