Материалы

Сүз эчендә мәрҗән бар...

последние и лучшие новости искусства в мире

Бер ир-ат дустына зарланып сөйли икән.

- Хатыным белән 12 ел яшәп, 3 бала үстерәбез. Бер-беребезгә хисләребез суына башлагач, мин башка хатынга үлеп гашыйк булдым. Башта хатыннан качып кына очрашып йөргән булсак, бераздан сөйгәнем: “Я үзеңнең себеркең белән аерылышасың, я мин сине ташлап китәм!” – дип ультиматум куйды. Үзем дә аңлыйм, эшләр күптән шуңа бара иде. Озакламый хатын белән тыныч кына аңлаштык та, киемнәремне җыярга керештем. Карыйм, хатын да зур сумкага балаларның кием-салымнарын җыя. Бу хәлгә гаҗәпләнгәнемне күреп хатыным миңа: “Син балаларыңны ял көннәрендә генә күрермен дип өметләнәсеңме? Юк, кадерлем, сезнең хәзер тулы гаилә була, димәк, балаларга сездә яшисе җайлырак булачак. Син мине ташлап киткәч, миңа да шәхси тормышымны рәтләргә кирәк булачак”, - диде. Ышанасыңмы, дустым, ничәме ел бер түбә астында яшәп, шундый кабәхәт хатын икәнен белмәгәнмен! Уйлап кара әле син, ничек инде үзенең шәхси тормышын рәткә салыр өчен 3 баласын ят хатын кулына биреп җибәрә икән?! Ә мин моны хәзер сөйгәнемә ничек аңлатам инде!!!

* * *

Бер хатын-кыз реанимациядә үлем хәлендә ята икән. Кинәт ул: “Сиңа тагын 10 ел гомер бүләк итәм”, - дигән тавыш ишетә. Хатын урыныннан сикереп торып, туп-туры пластик операция ясаучы хирургка йөгерә. Бара да, 10 ел тагын типтереп яшәп калырга кирәк дип, күңеле ни тели, барысын да ясата - бит тиресен тарттыра, борын, күз кабакларының формасын үзгәрттерә, артык маен суырттыра. Матураеп, кәефе күтәрелеп хастаханәдән чыгып килгәндә - бац – аны йөк машинасы суктырып китә. Хатынның җаны очып китә дә:

- Ходаем, ничек инде болай?! Син миңа 10 ел гомер бүләк иттең бит!!! – дип өзгәләнә.

- Әй, гафу ит, танымаганмын! – ди аңа Аллаһы Тәгалә.

* * *

Бер хатын күршесенә ирен мактый:

- Ул мине шундый ярата, шундый ярата! Мине ничек өзелеп яратканын көне-төне иренмичә сөйләргә дә әзер!

Күрше хатын аңа:

- Ирем белән 8 ел яшибез, ул “яратам” дип бик сирәк әйтә. Аның урынына – кичке аш, балалар белән дәрес әзерли, ә кичә менә бөтенләй шаккатырды – салкында туңып кайтуга, халатымны батареяга салып җылытып куйган. Юк, миңа иремнән чәчәкләр дә, матур сүзләр дә кирәкми. Мәхәббәт сүз белән генә түгел, эш-гамәл белән дәлилләнергә тиеш дип саныйм, - дип күрше хатынның авызын япкан.

Интернеттан.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума