Материалы

Сеңлем рухы мәҗбүр иткән

последние и лучшие новости искусства в мире

12-10- Дөньяда өч әйбергә ныклап таянып булмый: хыялларга, уңышка һәм байлыкка. Өч әйберне беркайчан кире кайтарып булмый: вакытны, әйткән сүзне һәм хөрмәтне. Өч әйберне беркайчан югалтырга ярамый: тынычлыкны, өметне һәм намусны. Дөньяда өч әйбердән дә кадерлерәк әйбер юк: иман, мәхәббәт һәм дуслык. Өч нәрсә кешене бәяли: тырышлык, тугрылык һәм ирешелгән уңышлар. Бигрәк тә өч нәрсә кешене хәсрәтле һәм бәхетсез итә: динсезлек, тәкәбберлек һәм кешене акылсыз итә торган исерткечләр.

- Акыллы дустым! Әйе, син берәрсен кирәксенәсең, ул исә сине кирәксенә, шушы кирәксенү дулкыны аша бәхет һәм сөенеч хисләре йөрәкләргә үтеп керә. Бер генә мизгелгә күз алдыгызга китерегез: дөньяда сез үзегез генә калдыгыз ди.

Бөтен нәрсә сезнең карамакта, әмма сез кирәксенгән һәм сезне кирәксенгән бер генә кеше дә юк. Сезнең шундый дөньяда яшисегез килер идеме?! Бәлки, шуңа күрәдер, ялгыз калган кешеләр ашаган ризыкларының, йоклаган йокыларының тәмен һәм ләззәтен сизмичә, дөньядан тизрәк китү ягын карыйлар. Шуңа күрә, бу сүзләрнең тирән мәгънәсен аңлаган, дустым, сине кирәксенгән кешеңне хөрмәт ит, аңа карата җылы мөнәсәбәтеңдә саран булма.

- Дөньяның иң зур хәсрәте – кешеләрнең үлеп китүләрендә түгел, ә аларның бер-берләренә карата булган хөрмәтләре һәм мәхәббәтләре бетеп китүендә. Хөрмәтле дустым! Чыннан да, кешелек дөньясында шушы ике сыйфат – хөрмәт һәм саф, дини мәхәббәт булмаса, җир йөзе җәһәннәмгә әйләнә. Күрәбез ки, Кыямәт көне якын булган саен, ясалма хөрмәт һәм бозык мәхәббәт таралганнан тарала. Фәләнне хөрмәт ит, дигәндә, нәрсә өчен, дип әйтәбез. Мәхәббәт төшенчәсен җенси якынлык белән чиклибез. Чыннан да, тирәнтен уйлап караганда, бу ике олы сыйфатның юкка чыгуы кешелек дөньясының юкка чыгуыннан да хәтәррәк.

- Бер акыл иясеннән: “Бәхетле кешене бәхетсездән ничек аерып була?” – дип сорагач, ул: “Бәхетле кеше, эче сөенеч белән тулганга, бөтенесенә бәхет тели. Бәхетсез кеше, эче хәсрәт белән тулганга, бөтен кешегә начарлык тели”, – дип җавап кайтарган.

(“Бәхетлеләрнең серләре” сайтыннан).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума