#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Синең тормыш юлың ябык бит, диделәр”

последние и лучшие новости искусства в мире

“Бер зур яңалыгым бар. Вакытың булу белән, миңа хәбәр бир әле, очрашып алыр идек”, – дип шалтыратты беркөн Илһамия. Соңгы вакытларда кәефсез йөргән дустымның тавышы телефоннан шат һәм серле ишетелде. Ул болай гына шалтыратып, кешене борчый торганнардан түгел, димәк, чыннан да, тормышында нидер булган...

Илһамия белән дуслыгыбыз унике ел элек башланган иде. Университетта бер төркемдә укыдык. Акыллы, төпле, тәртипле Казан кызы. Чибәрлеге һәм сөйкемлелеге белән дә төшеп калганнардан түгел. Боларга өстәп, Аллаһы Тәгалә күркәм холкын да кызганмаган. Әмма әлеге сыйфатларга карамастан, бүгенгә кадәр тормыш юлында гаилә корырлык насыйп ярын гына очрата алмады. Җай чыккан саен, үзе дә бу хактагы борчылуларын әйтә иде.

– Бөтенегез дә егетләр белән очрашып, матур гына гаиләләр корып җибәрдегез. Әнә хәзер тупылдап торган сабыйлар үстереп ятасыз, ә мин һаман ялгыз. Вакыт алга бара, минем дә кияүгә чыгып, бәбиләр сөясем килә, – ди иде ул андый чакларда.

Ә мин, аны тынычландырып:

– Аллаһы Тәгаләдән сәгате сукмагандыр. Хәерлесе булсын дип телә. Синең дә бөтенесе яхшы булыр, – дип әйтә килә идем.

Егетләр белән бөтенләй танышып-очрашып караганы юк дисәм, дөрес булмас. Баштарак таныш­тырган-кавыштырганны ошатып бетермәсә дә, соңыннан анысына да каршы түгеллеген белдерде. Әмма әле бер, әле икенче сәбәпләр аркасында, мөнәсәбәтләре бер йә ике тапкыр күрешеп-очрашып сөйләшүдән ары китә алмады. Хәер, ел башында Балтач районында яшәүче туганы үзенең төркемдәше белән таныштырган иде. Яшьләр бер-берсен бик ошатып, матур гына очрашып та йөри башладылар. Егет кеше Илһамияне туганнан туганының туена алып кайтып, үзенең әти-әнисе, туганнары белән дә таныштырырга өлгерде. Гаилә кору, туй уздыру кебек сүзләр дә кузгатыла башлады. Алай гына да түгел, узган елның августына дип туй да планлаштырылган иде. Тик Илһамиянең матур хыяллары гына чынга аша алмый калды.

– Ошаттым, планнар корган идем, тик матур киләчәк турында хыялланганда гына булачак киявем суга төшкәндәй юк булды бит, – дип шалтыратты Илһамия ул вакытта. – Чираттагы ялында үзләренең авылына кунакка алып кайтты. Әмма бу көнне ул үзенә бер дә охшамаган иде. Әллә ничек кенә читтәрәк йөрде, күбрәк дуслары белән аралашты. Мине хәтта күрмәмешкә үк салышты. Тәмам аптырап беттем. Үземне бик уңайсыз хис иттем. Ә «киявем» бераздан бөтенләй юкка чыкты. Соңыннан белдем, бер дә булмаганча күп итеп сыра эчкән дә, әйтми-нитми генә, йокларга кереп яткан икән. Бер-ике генә күрешкән чит-ят кешеләр арасында ялгызым нишләргә белми утырганда, аның әнисе мине өйгә алып керде. Бик уңайсызланып, артык сүз катмыйча гына, урын-җир җәйде дә икенче бүлмәгә чыгып китте. Бәлки, иртән барысы да ачыкланыр дип өметләнгән идем, ләкин, киресенчә, билгесезлек кенә артты. Казаннан кайткан туганының машинасына озата чык­канда да, егетемнән «Бәлки тагын күрешербез» дигән сәер җөмләдән башка сүз чыкмады. Шул көннән бирле аңардан аңлашу, гафу сорау, бу хәлләрне ничек тә булса аңлатып бирү түгел, бер шалтырату да, бер смс та алган булмады. Менә шулай бик тә күңелсез һәм сәер тәмамланды минем мәхәббәт тарихым. Күңелдә зур бер юшкын калды. Юләр чакта гаилә корып кал, дип әйтәләр бит. Әллә үзем дә егетләргә артык таләпчән шунда. Әмма эш анда гына түгел кебек. Миңа нидер комачаулый төсле. Мин моны тәгаен сизәм. Дустымның хәленә кереп, юатырдай сүзләр табып, кәефен күтәрергә тырышсам да, дөресен генә әйткәндә, соңгы җөмлә­ләренә артык игътибар иткәнем булмады. Андый чакларда башка нинди генә уй килмәс, янәсе. Менә, ниһаять, Илһамия бездә кунакта.

– Мин бит Арчада яшәүче бер апа (бу хакта газетага язарга теләвемне белгәч, әлеге им-том итүче ханымның ризалыгы булмау сәбәпле, аның исемен атамавымны сорады – авт.) янына барып кайттым, – дип сүзен башлады ул. – Догалар укып, үзенә генә хас чит телдә код-шифрлар белән өшкерә ул. Бу сәләт аңа ерак әбисеннән күчкән. Шуңа күрә дә ул ярдәм сорап килүчеләрне үз йортында түгел, ә аның нигезендә кабул итә. Ишек ачып керү белән, ул миңа: «Синең ни өчен килүеңне беләм. Тормыш юлың ябык бит синең, балам», – диде. Әйтүенчә, ул ике очракта ябык була икән. Беренчесендә Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәләренең тормыш юлларын ябып, башка мөһимрәк бурыч йөкли. Ул кешеләр йә башкаларга ярдәм итә, яки үзләренең бар тормышын иҗат белән бәйли. Андыйлар шәхси тормышларында ялгыз була. Икенче очракта тормыш юлы мәкерле кешеләр тарафыннан махсус ябылырга мөмкин. Монысында алгы планга каргыш, көнләшү чыга. «Синең очрак икенчесенә туры килә. Бүген-кичә генә булмаган инде бу. Мондый халәттә шактый озак йөрисең син. Кәефең юк, төшенкелеккә еш биреләсең. Шәхси тормышыңда гына түгел, башка өлкәләрдә дә үсеш юк. Кешеләр белән аралашасың, эшлисең, әмма әйткән сүзләрең башкаларның аңына барып җитми. Синең аша булачак сабыйларыңның да язмышы ябык. Алай гына да түгел, якыннарыңның тормышында да алга китеш сизелми», – диде ул миңа. Мин аңа ике тапкыр бардым. Икенче юлы үзем белән шәхси әйберләремне дә алдым. Ышанасыңмы-юкмы, әмма бер тапкыр бару белән үк, шактый зур үзгәрешләр башланды. Абыемнар, социаль ипотекага басарга дип, ике ел элек документлар тапшырган иде. Арчадан кайтуымның икенче көнендә үк аларга рәсми номер бирелә башлау турында хәбәр иттеләр. Өйдәгеләрнең дә кәефләре күтәрелеп, йөзләре яктырып китте, ниндидер аңлатып булмаслык бер җанлану сизелде. Бәлки бу очраклылык кына диярсең. Әмма шулай да... Үземнең күңелемдә дә, шәхси тормышымда да үзгәрешләр тоям. Күптән шалтыратышмаган, очрашабыз-очрашабыз дип һаман кичектерелеп килгән очрашуларга барып кайттым. Әмма минем артта калган мөнәсәбәтләргә кире әйләнеп кайтасым килми. Арча апасы да: «Элеккеләргә кире кайтма», – дип озатты. Иң мөһиме – бер егет белән очраша башладым бит әле. Кешеләргә авыр ияләшәм, аңа да шулайрак булды. Әмма күңел яхшыга өметләнә, тормыш юлым ачылыр да, мәхәббәт ишек кагар дип ышанам, – дип елмайды ул...

Зөһрә САДЫЙКОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836