Материалы

Сокланырлык үрнәк

последние и лучшие новости искусства в мире

43-9Сөекле пәйгәмбәребез, Мөхәммәт (с.г.в.) нең бер хәдисендә әйтелә: “Никахлашып өйләнешегез, күбрәк балалар булдырыгыз, мин, киләчәктә - Кыямәт көнендә, өммәтемнең күпчелеге белән, башка өммәтләр каршысында горурланырмын”. Әлһәмдулилләһ! Әүвәл безнең әбиләр, әниләр, бишәр-унар бала да асрый алганнар һәм тиешле тәрбия биреп, үстерә дә белгәннәр. Бүгенге көндә авыл мәктәпләрендә, классларда укучылар санын бер кулның бармаклары белән исәпләргә була. Әлбәттә, кайбер авылларда куанычлы, зур өметле үзгәрешләр юк түгел.

29 сентябрь көнне Төмән районы, Талымхан авылында Зөлфәт Марат улы Гарифуллинның һәм Тәгъзимә Илгизәр кызы Рамазанованың тантаналы рәвештә үткәрелгән никах-туй мәҗлесләрендә катнашу бәхетенә ирештем.

Авыл табигатьнең искиткеч матур урынында - күлләр буенда урнашкан. Мондагы тәмле  балыкны авыл халкы гына түгел, хәтта күрше өлкәләрдән килеп тоталар. Авылга керүгә йортлар барысы да диярлек матур итеп жиһазландырылган. Капка-коймалар төрле төстәге тимер белән коршалган, шулай ук өй түбәләрендә дә затлы тимер. Монда бик тырыш һәм хезмәт сөюче (ирсемәк) кешеләр яши дип күреп-сокланып, шатланасың.

Кызганычка, әле күп гаиләләрдә милләттәшләребез туйларны исерткеч эчемлекләр кулланып үткәрәләр, мондый гадәтләр безнең динебезгә туры килми, халкыбызны адаштыра. Инша Аллаһ, милләтебезгә, динебезгә ярамаган йолалар, ямьсез традицияләр әкренләп азая, бетә бара. Әби-бабаларыбыздан калган изге гамәлләр яңадан кайтып килә. Бүгенге көндә авылда дини оешманың житәкчесе Данил хәзрәт Низамов читтән торып Казандагы Мөхәммәдия мәдрәсәсендә уңышлы гына белем алуын дәвам итә. Шулай ук хәзрәт авыл мәчетендә дини дәресләр алып бара, укырга-белергә теләүчеләр саны көннән-көн артып тора. Лаеклы ялга чыккан, үткән ел Хаҗда булып кайткан Дамир хәзрәт Шәйхелисламов тиз вакыт эчендә күп кенә дини йолаларны өйрәнеп- үзләштереп өлгергән. Хәзер, Аллага шөкер, ислам кагыйдәләрен шатырдатып, уңышлы итеп башкара белә.

Никах башында әти-әниләргә, әби-бабайларга хөрмәт йөзеннән бик җылы сүзләр һәм изге теләкләр яңгырады. “Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкатъ Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе  яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» та димәгел, вә кәһәрләмә, кәефләрен жибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйләгел! Вә әйт: «Ий Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкатъ кыл. 17нче сүрә, 23-24 аятьләр.

Әлһәмдүлилләһ! Ел саен, якташларыбыз, Хаҗ гамәлләрен кылып кайтучылар, үзләре белән зәм-зәм суын алып киләләр. Безгә дә ошбу шифалы булган эчемлекне авыз итәргә насыйп иткән. Никах-туй вакытында кыз белән кияүгә һәм аларның әти-әниләренә зәм-зәм суларын тәкъдим итеп, киләчәктә хәерле кушылулар, гаилә буларак беренче адымнары бәрәкәтле булсын, хак динебез кушканча булсын диеп, Аллаһы Тәгалә тарафына дога кылынды. Үзебезнең саф телебезгә мәһәббәт уятып, калтыраган йөрәкләрне җылытып, ветеран укытучы Мәүлидә апа Сәитова, шигъри рәвештә яшьләрне чын күңеленнән тәбрикләп, аларга киләчәктә ике дөньяның да рәхәтен күреп яшәсеннәр дип теләп калды.

Көндезен башланган никах-туй кичкә хәтле дәвам итте. Берәүләр чыгып торса, икенчеләр кереп торды. Җыелган кунаклар бертавыштан киләчәктә, Аллаһы Тәгалә боерса, ошбу йортта тагын балага исем кушу, сөннәт туйларында һәм башка хәерле җыелышларда катнашырга насыйп булсын дигән теләктә калдылар.

Бу тәҗрибәләр - ошбу әһәмиятле күренешләр башка милләттәшләребез өчен дә үзенә бер төрле этәргеч һәм сокланырлык үрнәк булып торсын иде дип әйтер идем.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН. Төмән шәһәре.  

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума