Материалы

Сөю һәм чынбарлык

последние и лучшие новости искусства в мире

- О, Алия, бу син түгелме соң? Исәнме?

- Гүзәл? Менә нинди күңелле очрашу! – дип чын күңелдән шатланды үзенең сыйныфташын очраткан Алия.

- Сине танымассың да - чибәрләнгәнсең, түгәрәкләнгәнсең, кияүгә дә чыккансың әле?!

- Әйе, Илназ белән 5 ел инде яшибез. Ә син үзең ничек?

- Әй, сорама да инде! Соңгы вакыт бернинди үзгәрешсез, иртә саен эшкә, кичен – өйгә. Эчне генә пошыра шул... Вакытың булса, әйдә, якындагы кафега кереп, бер сөйләшеп утырыйк әле, ичмасам? – дип, Гүзәл Алияне кафега таба алып китте. Озак утырдылар алар сөйләшеп, 9 ел күрешмәгән сыйныфташларга хәтер йомгагын сүтәсе күңелле булды. Саубуллашканда телефон номерлары белән алышынып, аралашып яшәргә килештеләр.

Икенче көнне үк Гүзәл шалтыратып: “Бүген мине кунакка көт, подруга”, - диде. Аның кыюлыгыннан югалып калган Алия эштән соң Илназ белән кинога җыенганнарын әйтергә яхшысынмады. Илназы аңлар, каршы килмәс, дип уйлады ул. Чынлап та, иренә шалтыратып, хәлне сөйләгәч, борчылу-икеләнүләре шунда ук юкка чыкты. Илназ эштән кайтышлый кибеткә кереп хатынының заказларын үзе алып кайтырга булды. Ә Алиягә бары ике төрле салат әзерлисе дә тавык кыздырасы гына кала.

Гүзәл килеп кергәч, Алия аны башта танымыйча торды. Кичә ул гади джинсы белән футболкадан гына булса, бүген кыска итәкле, тәненә сыланган күлмәктән иде. Чәченә килешле прическа ясаткан, маникюры да яңа гына салоннан чыкканын кычкырып тора түгелме? Алия үзен сыйныфташы янында әкиятче Андерсенның “Шыксыз үрдәк бәбкәсе”дәй хис итте. Кунак өстәлен әзерләү белән үтә мавыгып, үзенә бөтенләй игътибар итмәгәнен аңлап, үкенеп тә куйды. Әнә, хәтта чәчен дә тарарга вакыт тапмаган! Дустындагы үзгәрешне күреп кинәт Алиянең күңеленә шом төште. Ләкин ул аны тизрәк үзеннән куарга тырышты. Юк, Илназы аны башкалар белән чагыштырмас. Чөнки ул бик акыллы, ышанычлы ир. Ярата бит ул үзенең Алиясен. Күптән түгел генә: “Минем өчен бары син генә бар дөньяда!“ - диде түгелме ни соң? Әйе, Алиягә шикләнергә беркайчан да сәбәп биргәне булмады. Чөнки Илназ ике төрле сөйли торган кеше түгел ул... Ләкин Гүзәлгә караган саен Алиянең йөрәге кысылып-кысылып куйды. Нәрсә генә дисәң дә, хатын-кыз күңеле ялгышамы соң?! Юыну бүлмәсеннән чыккан Илназны күргәч, Гүзәлне алыштырып куйдылармы ни! Гаҗәпләнү аралаш көнләшүен яшермичә ул:

- О-о-о, Алия, мин сине үзең кебек “деревенщина”га кияүгә чыккансың да, шуңа риза булып яшисеңдер дип торам, ә синең ирең чын-чынлап фотомодель икән бит! – диде. Илназ мондый ачык адымга башта югалып калгандай булды, ләкин үзен бик тиз кулга алды. Өстәлгә утыргач, Гүзәл ачыктан-ачык Илназ белән гашыйклар уенын уйнарга кереште. Гүзәл мәктәп елларын искә төшереп, Алияне бары уңышсыз яктан гына күрсәтергә тырышты. Ә үзе турында - нинди ул молодец, югары уку йортын Кызыл дипломга тәмамлаганы, кафедрада эшләп калырга ничек үтенгәннәре, ә ул яшьлек җүләрлеге белән карьера түгел, мәхәббәтне беренче урынга куйганын, соңыннан моңа бик үкенгәне, бүгенге көндә чын мәхәббәт турында хыялланганы турында сөйләде.

- Эх-х, белмисез бит тәнем-җанымның мәхәббәткә ничек сусаганын! Юк, белмисез шу-у-ул! Кайвакыт үземне кабынырга әзер шырпы, юк, шартларга торган бомба кебек хис итәм. Менә кайда ул хәтле наз... мәхәббәт... көчле теләк! Теләсә кайсы ирне дә бәхетле итә алачакмын. Ләкин минем шашып яратып яшисем, сөю диңгезенә чумып иңләп-иңләп, рәхәтләнеп йөзәсем килә. Юк, сез моны аңламыйсыз шул... – дип сайрады. Алиягә аның сүзләре мөһим түгел иде, ул сиздермичә генә ирен күзәтте. Аңа Гүзәлнең сүзләре ничек тәэсир иткәнен беләсе килде. “Юк, Илназым андый түгел, ул ясалма, “арзанлы комедия”гә алданмас. Минем аны өзелеп яратканымны белә бит...” - дип уйланды эчтән. Әмма Илназ Гүзәлнең сөйләгәннәрен бирелеп тыңлады, я сок, я шәраб коеп җибәрә, я салат тәкъдим итә. Мондый игътибарга сөенеп, Гүзәл ролен тагын да ялкынлырак, ышанычлырак башкарды.

- Юк, мин күп ашамыйм, Илназчик, фигурамны бозасым килми. Әнә, Алияне ничек ашаткансың! - дип көлгән булды. Ирексездән Алиянең күзләре көзгегә төште, ләкин анда, ирләр әйтмешли, зифа буйлы, “кәнфиткә”не генә күрде. Гүзәл тынычланырга уйламады да. Илназның бөтен игътибарын үзенә генә җәлеп итәргә тырышты. Ирен биергә чакырганда Алиянең түземлелегенең соңгы тамчысы иде. Урыныннан сикереп торып, сыйныфташын аш бүлмәсенә таба сөйрәде ул.

- Син нәрсә, минем иремә күз салдыңмы әллә? – диде ул ярсынып. Ә Гүзәл көлде генә. - Марат белән арабызга кердең, инде иремне тартып алмакчы буласыңмы? – диде ул мәктәп елларын исенә төшереп. - Мин элекке беркатлы юләр кызчык түгел хәзер. Син куйган ятъмәгә кабат эләкмәмен, белеп тор шуны! – диде ул дустының оятсыз йөзенә карап.

- Алия, көлдермә инде, биредә тырышасы да юк. Күрмисеңме, Илназның миңа карап селәгәйләре ничек акканын?

- Юк, син Илназны белмисең! Ул сиңа борынына яңа гына кыз исе керә башлаган тәҗрибәсез Марат түгел шул! Ул яхшы тәрбияле чын ир-ат, сиңа минем кунагым итеп кенә карый... Башкасына өметләнмә дә! – диде ул ышандырасы, ә, бәлки, үзенең дә ышанасы килеп. Гүзәлнең күзләрендә икеләнү, аптырау чаткылары күренде, ләкин әнисенең: «Ятып калганчы – атып кал» дигән яраткан мәкален хәтеренә төшереп, Алияне этеп җибәрде.

- Тотма әле, минем биисем килә, - дип ул бүлмәгә таба атлады. Ә анда аны елмаеп Илназ каршы алды. Кәефе төшкән Гүзәлне гаҗәпкә калдырып ул:

- Әйдә, Гүзәлкәй, саф һавага чыгып йөреп кайтабыз, - диде.

Артларыннан ишек ябылгач, Алия хәлсезләнеп идәнгә утырды да, гарьлегеннән үксеп-үксеп еларга кереште. Яраткан, ышанган бердәнбер кешесе дә аны сатты! Түбәнсетте! Чирәм итеп таптады! Йөрәк ничек түзсен моңа?! Юк, ул аны беркайчан да гафу итмәячәк! Юк! Итмәячәк! Биредә ул бер минутка да тоткарланмаячак! Хәзер ук әнисе янына китәчәк. Әнисе генә аңлар аны, ул гына юатыр... Әмма нигә... нигә шул хәтле җанга авыр?! Нидән бәгъре болай өзгәләнә?.. Илназы аның... ничек ул ансыз яшәр?! Аның наз тулы күзләрен күрмичәме?.. Гел иркәләп торган йомшак кулларын, җылы кочагын тоймыйчамы?... Юк, Алия Илназсыз яши алмас! Юк, юк, яши алмас... Юкка гына халык: “Ир бирмәк - җан бирмәк” дип әйтмидер икән шул...

Җан өшеткеч уйлардан аны телефонына килгән СМС тавышы айнытып җибәрде. Суга батучыны саламга да тотынырга әзер диләр бит, Алиянең дә күңеле нәрсәдер көтте, нәрсәгәдер өметләнде әле. Ул калтыраган куллары белән телефонын алып, тизрәк хатны ачты. Укыды да, аптырап, бүлмәдән-бүлмәгә йөренде. Хатны ул тагын, тагын укыды. Башта елады, аннары кычкырып көлергә кереште. Әнә бит Илназы аңа ни дип язган! “Сөеклем, борчылма. Хәзер сыйныфташыңны таксига утыртам да, яныңа ашкынам. Киләчәктә мондый сыйныфташлар безнең йорт ишеген ачып кермәсеннәр иде”, - дигән бит.

- И, Ходаем, нинди акыллы да соң минем ирем! Гүзәлнең кем икәнен шунда ук аңлаган! Ә мин, юләр, ышанмыйча, көнләшкән булам тагы! Оят! Нинди хурлык! Илназымның күзләренә ничек карарга хәзер? Әй, җүләр хатын!, - дип үзен тиргәгән арада, кулына зур матур чәчәк бәйләме тотып Илназы да кайтып керде. Алия шатлыгыннан бердәнберенең кочагына ташланды. Ире аны иркәләп, йомшак чәчләреннән сыйпады, әче яшьләреннән кызарып өлгергән күзләреннән үпте, колагына мәхәббәт сүзләре пышылдады. Бу минутларда алардан да бәхетле пар дөньяда юк иде. Алия эчтән сөенеп: “Рәхмәт сиңа, Ходаем, тугрылыклы булуыбызны дәлилләр өчен биргән сынауларыңа”, - дип эчтән кабатлады. Һәм Илназының ышанычлы җылы кочагында сыенып, шунда ук май кебек эреп югалды...

Гүзәл белән Илназ урамга чыккач ук, ир чәчәкләр салоныннан ике төрле чәчәкләр бәйләме алып чыгып: “Иң изге теләкләр белән”, - дип берсен Гүзәлгә тоттырды. Шул арада такси да килеп җитте. Гүзәл саубуллашып та тормыйча, эчтән сүгенә-сүгенә таксига кереп ауды, чәчәкләрне урынга ташлады. “Мәхлүк! Шушы себеркесе белән “морда”сына бер менеп төшсәң, мыскыллы, канәгать елмаюының эзе дә калмас иде! Ирме соң бу - идән тастымалы!» – дип узынды. Салон эченә роза чәчәкләренең хуш исләре таралып өлгергәч, Гүзәлнең нервылары бераз бушады, кәефе дә күтәрелде. “Ах, бу чәчәкләрнең исләре тәмам исертте мине”, - дип чәчәкләрне кулына алып, әйләндерә-әйләндерә, исләрен сулап рәхәтләнде. Кинәт күзенә розалар арасына кыстырылган язу чагылды аның. Ачып укыса, анда: “Гүзәлкәй, иртәгә 19.00 сәгатьтә сине “Хәят” ресторанында көтәм”, - дип язылган иде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума