Материалы

“Сулга” йөрү – бары маҗара гына”

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин күптәнге танышымны хастаханәдә, терапевтка чиратта утырганда очраттым. Коронавирус дигән зәхмәт, пневмония, грипп кебек йогышлы авыруларның чәчәк аткан вакыты – чирләүчеләр белән коридор тулган иде. Чиратта 3-4 сәгать утырасын яхшы аңлап, әлбәттә, сәламәтлекне кайгыртып та, танышым белән хастаханәнең кеше аз йөргән ягына барып утырып, күңелле яшьлек хатирәләре белән вакыт үткәрергә булдык.

Аның белән соңгы тапкыр күрешкәнгә дә 20 елдан артык вакыт үткән, ләбаса. Әйе, еллар беркемне дә жәлләми шул. Олыгайган, җитдиләнгәнме шунда... Гел уйнап, көлеп торган мут күзләрендә аңа ят булган моңсулы сагыш чагыла. Урамда очратсам, мин аны Шамил дип һич тә уйламас идем. Хәлләр белешеп, уртак дусларны искә алдык. Ә мин көттем! Аның кайчан Фәрзәнәне сораганын көттем. Чөнки безнең аралаша башлау Фәрзәнә аркасында килеп чыкты. Ниһаять, Шамил, үзен кулга алып, мин көткән сорауны бирде.

- Беләсеңме, Шамил, Фәрзәнәне мин бик бәхетле дип уйлыйм. Тормышы, язмышы белән канәгать. Төньяк шәһәрләренең берсендә дәрәҗәле урында эшли. Тормыш иптәше белән 3 бала үстерәләр. Күптән түгел оныклары туды. Фәрзәнәнең бәхете ачылды. Бәлки, моның өчен сиңа да рәхмәт әйтергә кирәктер?! Чөнки синең ярдәмең белән ул хатын-кыз бәхетенең чын мәгънәсен аңлады, дияр идем.

- Әйе, Фәрзәнә каршында гаебем зур. Ул хәл җан көеге булып, искә төшкән саен йөрәкне телгәли. Үкенеп кенә ул ялгышлыкларны төзәтеп булмый шул хәзер... – дип уфтанды Шамил.

Килеп чыккан авыр атмосфераны көйләр өчен мин сүзне бүгенге көндә бик актуаль булган темага күчереп, әлеге дә баягы, коронавирус чире турында сөйләргә керештем. Ләкин каршымда хатын-кызларның йөрәк серләрен яхшы аңлаган, зур тәҗрибәле “великий ходок” утырганда, “Сөю чишмәсе”нә кызыклы материал алмыйча калу, үзе бер зур ялгышлык булыр иде. Һәм мин, тәвәкәлләп, сүзне “мәңгелек табышмак” темасына бордым.

- Әйе, минем хатыным, балаларым һәм шул ук вакытта сөяркәләрем дә булды, - дип башлады сүзен Шамил.

Фәрзәнә аның белән иренең вафатына бер ел тулган көннән аралаша башлады. Хәтем ашы уздырып, кичен дуслары бик кыстагач, ул да клубка чыкты. Яшь парларга карап, яраткан ире Рамил белән ничек танышканнары, беренче үбешүләре, туй көннәрен, нарасыйлары туган бәхетле мизгелләрне күңеленнән кабат кичереп утырганда, янына авылдашы Шамил килеп утырды. Фәрзәнәнең хәленә кереп, сөйләгәннәрен тыңлый белеп, үз итеп юатулары белән ул ир назына сагынып өлгергән хатынның каткан бәгърен эретеп җибәргәндәй итте. Төче телле, хатын-кыз психологиясен яхшы белгән ир яшь хатын күңеленә сукмакны тиз салды. Көннән-көн күңелендә кабына барган җылы хисләргә Фәрзәнә каршы торалмады. “Хатынымны яратмыйм, балалар хакына гына яшибез. Аерым ятакта йоклыйбыз. Аерылам да, өйләнешәрбез”, - дигән сүзләренә алданып Шамилнең ялкынлы кочагына ничек барып кергәнен үзе дә сизмәде. Гөнаһлы мәхәббәт өермәсендә әйләнеп 3 ел вакыт узганын тоймады да ул. Шул дәвердә Фәрзәнәгә күпме гайбәт, гаепләү-кимсетүләр, рәнҗеш-каргышлар ишетергә туры килде. Ләкин олы мәхәббәтләре хакына ул барына да түзәргә, кичерергә әзер иде. Тик нигәдер Шамил хатыныннан аерылырга ашыкмады. Яңадан-яңа сәбәпләр чыгып, киртәләр табылып торды. Фәрзәнә көтте, түзде, ышанды...

Бер көнне Шамилнең хатыны Фәрзәнәне кибеттә тотып кыйнап, ул күптөрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә эләгә. Шамил аның янына хатыны өстеннән милициягә гариза язмаска үгетләр өчен берничә тапкыр килә. Шунда да ул Шамилне акларга күңеленнән сәбәпләр эзли, аның мәрхәмәтлелегенә соклана. Бераздан Фәрзәнәгә Шамилнең башка хатын-кызлар белән чуалганын җиткерәләр. Мәхәббәтнең күзе сукыр, колагы – чукрак, дип юкка әйтмиләр шул - Фәрзәнә ирнең бу адымын да: “Минем исемемә тап төшермәс өчен шулай эшли”, - дип кабул итә. Вакыт уза тора, тик Фәрзәнәнең тормышында бернинди үзгәрешләр сизелми, киресенчә, бары үпкә-ачу, гаепләү, көнләшү, җан сыкравы, күз яшьләре генә... Шундый көннәрнең берсендә хәл белешергә дип җәйге ялга кайткан Рамилнең дусты Данияр килеп керә. Шамилнең кереп йөргәнен бер дә өнәп бетермәгән улы Рөстәмнең Даниярны якын итүе Фәрзәнәне бик гаҗәпләндерә. Ә китәр алдыннан Данияр аңа тәкъдим ясагач, яшь хатын сөйгәненә үч итеп, тәкъдимен кабул итә. Һәм ул бу адымына беркайчан да үкенми. Чөнки Данияр үзенең саф мәхәббәте, сабырлыгы, кешелеклелеге, рухи яктан көчлелеге белән Фәрзәнәнең бар күңелен яулый, яралы йөрәгенә җан өрә, яшәешнең бөтен матурлыгын тоеп яшәргә өйрәтә. Ә Шамил, Фәрзәнә авылдан китү белән, үзенә яңа сөяркә таба...

- Шамил, синең фикереңчә, ир-атлар ни өчен хатыннарына хыянәт итәләр һәм нинди сәбәпләр аларны “сулга” йөрергә мәҗбүр итә? – дигән сорауны бирмичә булдыра алмадым. Ул җиңелчә елмаеп, бераз уйланып торганнан соң:

- Бу сорауга дөрес җавапны төгәл әйтеп тә булмый... Һәркем үз тәҗрибәсенә таянып фикер йөртергә хаклыдыр. Сүз шәхсән минем турында барган очракта - мин хатынымны, балаларымны яраттым. Гаиләм – минем ышанычлы тылым булды. Күпме сөяркәләрем булса да, мин аларның берсен дә хатыным урынында күрә алмадым. Хәтта бик мавыккан очракта да. Көнкүреш тормышындагы төрле ыгы-зыгылар да мәхәббәтне юкка чыгара бит. Аннары хатын белән яшәп, туганлашып калган кебек буласың, аңа апаңа яки сеңлеңә итеп карый башлыйсың, сөйләшерлек уртак, кызыклы тема да бетә. Билгеле, бу очракта хатының дәрт һәм мәхәббәт тә бирми башлый. Ә яңа хатын-кыз дәртләндерә, матур хисләр бирә, кәефне күтәрә. Гаиләсе булган ир-ат өчен “сулга” йөрү - бер маҗара ул, уңай хисләр туплап ул барыбер гаиләсенә кире әйләнеп кайта.

- Димәк, хатын-кызларга ирләренең әйләнеп кайтуларын сабыр гына көтеп утырырга киңәш итәсең?

- Юк, мин ир-атларга гаиләгезнең кадерен белеп, яклап, саклап яшәгез, дияр идем. Миңа сөяркәләремнең күз яшьләре төште бит. Кеше баласын рәнҗеткән өчен Ходай үземне зур хәсрәткә салды. Ике улым да хатыннан уңмадылар. Ә сөекле бердәнбер кызымның язмышы бигрәк тә кызганыч... Хатын белән дә аралар суынганнан-суына бара, - дип сүзен йомгаклады да, яшерен өмет белән миңа туры карап:

- Димәк, Фәрзәнә миңа ачуланмый? Бу хәбәр мине чын-чынлап шатландырды. Мин дә бит аңа рәхмәтле! Мин аны чынлап яраттым. Җайга салынган тормышымны үзгәртергә генә әзер түгел идем. Аннары, күпме тырышсам да, Фәрзәнә белән кичергән татлы хисләрне кабат кичерә алмадым... Ярар, сөйләшкәндә минем сәламемне дә җиткерерсең”, - диде дә, терапевт кабул иткән кабинетка юнәлде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума