Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
* Иреннәрегез матур булсын өчен - җылы сүзләр әйтегез.
* Күзләрегез янсын өчен - яхшылык чәчеп балкыгыз.
* Зифа буйлы булыр өчен - мохтаҗ белән бүлешеп ашагыз.
* Чәчләрегез матур булсын дисәгез, көнгә бер булса да аларга сабый кулы кагылсын.
* Гәүдәгез төз булсын өчен - ялгыз булмавыгызны белеп атлагыз!
* Синең белән булырга теләгән кешеләрдән баш тартма. Алар тормышыңның иң авыр вакытларында синең янда калучы бердәнбер кеше булырга мөмкин.
* Яхшы йөрәк - бакча, яхшы уй - тамыр, яхшы сүз - чәчәк, яхшы гамәл - җимеш ул. Үз бакчаңны кайгырт, чүп үләннәреннән сакла, яхшы сүз һәм яхшы гамәлләр нурына күм.
* Хатыны булган ирне вәсвәсәләп аздырып була. Сөяркәсе булган ирне дә аздырып була. Ләкин яраткан хатыны булган ирне берничек тә вәсвәсәләп аздырып булмый.
* Үткәнеңне аңлаучы, киләчәгеңә ышанучы, хәзер сине ничек бар, шулай кабул итүче генә чын-чынлап якын кешең була.
* Авыр чакларда үзеңне “сындырып” төшенкелеккә бирелмә. Нәрсә генә булса да: “Барысы да хәерлегә!” – дигән фикер белән алга таба атла.
«Иң ихлас теләкләр».