Материалы

Сүз эчендә энҗе бар

последние и лучшие новости искусства в мире

Философия дәресендә укытучы студентлардан сорый:

- Үзенең ялгышканын таныгын кешене сез кем дип атар идегез?

- Акыллы кеше дип, - дип бертавыштан җавап бирәләр студентлар.

- Бик яхшы, ә инде үзенең дөреслеген белә торып та, икенче кешегә юл куйган кешене кем дип атарсыз? – дип сорый.

- Өйләнгән! – дигән оялчан гына тавыш яңгырый.

Чынлап та бу - бик дөрес! Бу хакыйкатьне һәркем исендә тотарга тиеш. Яшь кияүләр бу хикәяне ешрак искә төшерсәләр, шул чакта гаилә тормышлары бәхетле һәм күңелле булачак.

* * *

- Бәхетле никах нинди була ул? - дип сорый укучы үзенең остазыннан. – Әгәр ир-атка өйдә уңайлы, хатыны белән күңелле һәм ул азат булу турында хыялланмасамы?

- Юк, уңышлы никах – ул әгәр аларның икесенә дә өйдә уңайлы, бергә күңелле һәм алар икесе дә азат булган очракта гына, - дип җавап бирә укытучысы.

Интернеттан.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума