Май 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
* Мәхәббәт беренче дә, икенче дә булмый, ул бер генә була... Беренче мәхәббәт дип беркайчан да өзгәләнмә. Ул бергә яшәү өчен түгел, ә тәҗрибә туплау, саф һәм сантый чакларыңны сагыну өчен бирелә.
* Ир--егет кенә хатын-кызны чын-чынлап хатын-кыз, матур һәм бәхетле итә!
* Тормыштан да артык күреп яраткан кешеңне онытып булмаса да, аннан башка яшәргә өйрәнеп була!
* Иң көчле хис - өмет өзелү. Үпкәләү, көнләшү һәм хәтта күралмау да түгел… Алардан соң җанда нәрсә дә булса кала, ә өметең өзелсә - бушлык кына.
* ”Вакыт барысын да үзгәртә”, - дигән сүзләр дөрес түгел! Гамәлләр генә нәрсәне дә булса үзгәртергә сәләтле. Нәрсәне дә булса үзгәртергә теләп кылган гамәлең юк икән, димәк, үзгәреш көтүдән файда юк...
* Беркөнне синең тормышыңа шундый зур бәхет килә - ул синең үткән барлык югалтуларың хакы!
* Яшенле яңгырдан соң һәрвакыт ягымлы кояш чыга! Тормышта да шулай: авырлыклардан соң җиңеллек килә, бары тик аларның узуын сабыр гына көтеп алырга кирәк!
* Тормыш матурлык белән тулы. Игътибар ит! Яңгыр исеннән илһам ал, җилгә сиздер. Үз тормышыңны тулы көченә яшә һәм якты хыяллар өчен көрәш!
Интернеттан.