Материалы

Сүз эчендә энҗе бар

последние и лучшие новости искусства в мире

- Ир-ат гашыйк булганы өчен өйләнә, хатын-кыз кияүгә чыгу өчен гашыйк була. (Анри Дювернуа).

- Мәхәббәт – ул мәңге карап торырлык көзгедәй күл өсте түгел. Анда су артып һәм кимеп тора, анда һәлакәткә очраган корабль ватыклары да, су астында калган шәһәрләр дә, сигезаяклар да, давыллар да, алтын тутырылган сандыклар да, энҗеләр дә бар. Ләкин энҗеләре бик тирәндә ята… Аларны табып алырга, алар өчен тир түгәргә кирәк. (Ремарк).

- Чын мәхәббәт – бик сирәк күренеш, ә чын дуслык тагын да сирәгрәк очрый. (Франсуа де Ларошфуко).

- Бәхетле булыр өчен бәхеткә ия булу гына җитми, аңа лаек була белергә дә кирәк. (Виктор Гюго).

- Никах – бәхәсләр белән үрелеп барган озак сөйләшү. (Стивенсон Р.).

- Мәхәббәт акылсызларны акыллы итсә, акыллыларны акылсыз итә. (П.Буаст).

- Тормыштагы иң зур бәхет – сине яратуларына ышаныч. (Виктор Гюго).

- Гаилә тормышы - проза, буйдак тормышы - поэзия. (Борис Куртиер)

.- Бәхеткә мохтаҗ булмаган кеше - иң бәхетлесе. (Сенека Луций Анней).

- Язмыш сиңа җылы елмайганда, кеше булып калу җиңел, ә менә киресенчә булганда, күпкә авыррак. (Франсуа де Ларошфуко).

- Чын ир-ат бумеранг кебек: ул, һичшиксез, әйләнеп кайтырга тиеш. Ләкин моның өчен аны ыргыта белергә кирәк. (Виктор Гюго).

- Тормыш белән диалогта аның соравы түгел, ә безнең җавап мөһим. (Марина Цветаева).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума