#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Түреавылда үрнәк никах-туй

последние и лучшие новости искусства в мире

Яркәү районының Түреавылында үрнәк итеп никах-туй үткәрелде. Төмән районы, Талымхан авылы егете Рузил Илгизәр улы Мөхәммәдҗанов белән Түреавылда туып-үскән Гөлфирә Әбдрәсүл кызы Алиуллина кушылдылар.

Бу бәхетле парның парлы тормышларын нәкъ менә спиртлы эчемлекләрсез, саф, чиста итеп башлап җибәрәселәре килде. Әти-әниләре аларның теләкләрен хуш күреп, бу бәйрәмне никах-туй рәвешендә үткәрергә киңәшләремне бирүемне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Мин әлегедәй күркәм гадәтләргә бик шатланам. Әлбәттә, теләп риза булдым. Алдан аларга бу тантаналы бәйрәмнең тәртипләре турында сөйләдем, аңлаттым. Төмәннән үзем белән “бисмилла” сүзләре язылган ике чынаяк алдым. Никахта иң беренче егет белән кызга ерактан китерелгән зәм-зәм суы салып бирдем. Аннары бу изге су егет-кызның әниләре Әчилә Зәйнетдин кызы һәм Наҗия Йосыф кызына, шаһитларга, Гөлфирәнең әбисе Нәбирә апага (тиздән 95 яшь тула), туганнары - 90 яшькә җиткән Кәбирә һәм Сания апа Хәйруллинага тәкъдим ителде. Пәйгамбәребезнең хәдисендә: “Өйләнешегез, никахлашыгыз, күбрәк балалар булдырыгыз, кыямәт көнне мин өммәтемнең күпчелеге белән башка өммәтләр каршында горурланырмын”, - дип әйтелә.

Яшьләрнең якын туганнары Фәйзиәхмәт Юсупов никахлашучыларны тәбрикләвен саулык-сәламәтлек теләүдән башлады, саулык булса, байлык, ризык, сөю-ярату да була, диде ул.

Әти-әниләрне шундый миһербанлы, иманлы балалар үстерүләре белән котлап, җылы сүзләр җиткердем. Коръән китабыннан бу кадерле затларга багышланган аятьләрне әйтеп киттем: “Раббыбыз бары тик үзенә генә гыйбадәт кылуыгызны, ата-анагызга да игелекле булуыгызны катгый рәвештә боерды. Аларның берсе яки икесе дә сезнең янда картайса, сак булыгыз, аларга: уф (туйдым сездән), димәгез; аларны битәрләмәгез; икесенә дә яхшы мөгамәләдә булыгыз, алар белән йомшак сөйләшегез. Миһербан һәм түбәнчелек белән алар алдында (күңел) канатларыңны җәй дә әйт:

- Раббым, сабый чагымнан алып, алар мине ничек сөеп үстергән булса, Син дә аларга шулай мәрхәмәтле бул, - дип дога кыл. Раббыгыз сезнең күңелегездә ниләр барын (ата-анагызга булган мөнәсәбәтегезне) бик яхшы белеп тора. Сез (ата-анагызга) игелекле булсагыз, шуны белеп торыгыз, Аллаһ яманлыктан ваз кичеп, тәүбәгә юнәлгәннәрне аеруча ярлыкаячак”.

(Исра сүрәсе, 23 – 25 аятьләр).

“Без кешегә: ата-анаңа игелекле бул, дип васыять иттек. Анасы аны нинди кыенлыклар белән карынында йөртә, ике ел буенча сөтеннән аермый имезеп үстерә. Бәс, иң башта миңа (Аллаһка- автор), аннан соң ата-анага шөкер ит, дип васыять иттек. Кайтарылыш бары тик миңа (Аллаһка- автор) гына булыр”.

(Локман сүрәсе, 14нче аять).

Ә яшьләргә Рум сүрәсенең 21нче аятен укыдым: “Үзегездән хатыннарны яралту да, ул хатыннар белән (ләззәтләнеп) бергә яшәвегез дә, ир белән хатын арасындагы мәхәббәт һәм наз, бер-береңнең хаталарын кичерә белү, һичшиксез, Аллаһның кодрәтенә ачык дәлилләрдер. Хактыр ки, эшләрдә фикерли белүче кавемнәр өчен гыйбрәтләр бар”.

Аннары исламда ир белән хатынның хокуклары, бурычлары турында аңлатып киттем, бу уңайдан Аллаһ сүзләрен белдердем.

Шулай бу бәйрәм күтәренке рухта, күп кунаклар белән матур итеп үтеп тә китте. Котлаучылар  килә, китә тордылар. Ошбу Аллаһ мәҗлесе иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Үзем, чын күңелдән, яшьләргә ак бәхетләр теләп затлы Коръән китабы бүләк иттем. 

Шушындый эчтәлекле, бәрәкәтле туйлар кабатланып торсын, сокланырлык саф татар телебез, гореф-гадәтләребез сакланып, иманлы татар нәселләребез күбәйсен.

Ошбу никах-туйны оештыруда актив катнашкан, этәргеч биргән авыл мәчете имамы Зиннәтулла хәзрәт Хәлиуллинны да (Гөлфирәнең абыйсы) изге эшләре өчен Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламасын.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836