Материалы

Ташны ташлыйсы җиңел, күтәрәсе - авыр

последние и лучшие новости искусства в мире

“Серле телефон»га шалтыратучы апа үзен Фәйрүзә дип таныштырды да: «Кайчандыр кылган усаллыклар һәркемнең үзенә кайта”, - дип әйтүләре бик дөрес икән. Кеше кайгысына шатланып сөйләвем түгел, сеңлем, дөнья түгәрәк, шуңа сөйләгәннәремне - һәр эшне төптән уйлап эшләргә, алгы көндә үкенерлек булмасын өчен кисәтү дип кабул ит”, - дип сүзен башлады. Һәм озакка сузмыйча, үзенең тормыш юлын сөйләп бирде.

- Беренче иремнең сеңлесенең улы хатынының сөяркәсен үтереп төрмәгә утырганын ишетеп, бик кайгырдым, хәтта йокыларым качты, төннәр буе уйланып чыгам. Минем дә гаебем юкмы икән, дип Ходаемнан вакытында, гарьлектән, уйламый әйтелгән сүзләрем өчен кичерүен сорап, белгән догаларымны кабатлыйм. Килен булып төшкәндә кайнанам белән балдызым юктан кыерсытулары өчен түккән күз яшем ул балага төшмәдеме икән дип үземне битәрлим... Марат белән яратышып өйләнештек. Башта төп йортта күңелле генә яшәдек. Каенатам үлеп киткәч, бөтенләй башка тормыш башланды. Каенанам Маратның бар игътибарын үзенә генә юнәлтергә тырышып, мине төрлечә кимсетергә кереште. Ялларда шәһәрдән кызы кайтса, икәүләшеп «ашадылар». Елаганым, кәефем булмаганын күргән ирем үземне гаепләп җенләнде. Ә бервакыт каенанам кызы белән урамнан кайтып, миңа: «Өстерәлчек! Беләбез, улыма син саф килеш килмәдең! Әле дә шул һөнәреңне ташламаган икәнсең! Әй-й-й, улкаемның бәхеткәе бер дә булмады ш- у-ул...», - дип, үкереп елаган булды. Нахак икәнен белсә дә, Марат әнисенә каршы әйтмәде. Гарьләнеп елаганымны тыныч кына күзәтте. Ә беркөнне каенанам миңа мунча идәнен юарга кушты. Эшләгән арада мунча ишеге ачылып, акылга зәгыйфь күрше егете килеп керде, ә аның артыннан акыра-бакыра Маратны ияртеп балдызым белән каенанам килеп җиттеләр. Шул чакта котырган Маратның кулыннан әлеге егетне тере килеш чак тартып алдык. Аннары ул минем үземне эт урынына яткырып кыйнады. Шифаханәгә эләгеп, әллә ничек исән калганмын, ә 5 айлык нарасыема якты дөньяны күрергә язмады. Шифаханәдән әти белән үги әнием - Сания апа килеп алдылар. Авылга таралган каенанамның пычрак сүзләренә алар ышанмадылар һәм мине Маратка бүтән кыерсытырга юл куймадылар. Бер көнне Сания апа эштән кайтып, каенанамның әлеге күрше егетне алдаштырып мунчага керткәнен әйтте. Шуннан соң гына әтиемнең күзләренә туры карарга батырчылык иттем... Аякка баскач, әтиләр мине шәһәргә алып барып үз һөнәрем буенча кибеткә сатучы итеп эшкә урнаштырдылар. 30 яшемә хәтле ир-ат турында уйларга да куркып яшәдем. Минем өчен бары тик әти, Сания апа һәм ике энем генә кадерле иделәр. Әтиләр, әлбәттә, минем ялгызым булуга бик борчылдылар. Көтмәгәндә, бик яхшы күңелле кешене очраттым, бары тик аның түземлелеге, чынлап яратуы аркасында миндә бәхетле гаилә тормышына ышаныч туды. 20 елдан артык яшибез, 2 бала үстерәбез. Башта балабыз булмый торды, ирем төшенкелеккә бирешми, кая кирәк, шунда йөртте, янымнан китмәде. Ә Марат аерылышканнан соң кабат өйләнде, тик Ходай аларга бала бирмәде. Шул кайгыдандыр, хатыны да эчүгә сабышты. Моңа, бәлки, каенанамның көмешкә ясап сатуы да тәэсир иткәндер. Балдызымның да бәхете булмады. Ире икенче гаиләгә чыгып китеп, улын үзенә генә үстерергә туры килде. Рөстәмне бик акыллы егет булып үсте дип әйтәләр, тик хатыннан гына уңмаган   Мине борчыганы - бер дә гөнаһсыз егетнең язмышы минем аркада җимерелгәнен һич тә теләмәс идем, теләмим дә. Мин каенанам белән балдызымны күптән кичердем, Ходаем күрә, берсенә дә начарлык теләмим. Үземнең дә балаларым бар бит...», - дип өзгәләнде әлеге апа.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума