Март 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Кара-каршы йортларда ике гаилә яшәгән. Бер гаиләдә иртәдән кичкә кадәр ир белән хатын арасында тавыш-гауга тынмый, ә икенчесендә, киресенчә, тынычлык һәм рәхәтлек хөкем сөрә. Шулай бервакыт гаугалы йорт башлыгы күршесеннән сораган:
- Кара әле, күрше, сезнең гаиләдә нигә бер дә тавыш чыкмый? Күршесе моны өйгә, өстәл артына чакырган. Әкрен генә сыйланып утырганда хужабикә боларга итәген тутырып бакчасыннан кыяр, помидор җыеп кергән дә, иренә өстәлгә тәлинкә куярга кушкан. Ир өстәлгә куям дигәндә генә тәлинкәне төшереп җибәрә. Тәлинкә ватыла. Ир гаебен танып, хатыныннан гафу сорый башлауга, моның хатыны:
- Кадерлем, монда синең гаебең юк, гаеп - миндә. Тәлинкәне югач, корытмыйча куйганмын, шуңа синең кулың тайган. Син мине кичер инде, - дигән.
Шуннан күршесе сикереп торган да:
- Аңладым, күрше, гауганың кайдан чыкканын - сез икегез дә гаепле, шуңа – тату яшисез. Ә без икебез дә беркайчан да үзебезне гаепле дип санамыйбыз! – дигән.
Интернеттан.