Материалы

Терсәкне тешләргә соң инде

последние и лучшие новости искусства в мире

Эштән кайтып кергәндә хатыным кичке аш әзерләп йөри иде. Мин бар ихтыярымны бер йодрыкка җыйдым да, тәвәккәлләргә булдым. Янына килеп, йомшак кулларыннан тоттым да, аның бөтен игътибарын үземә җәлеп итәргә тырышып:

- Гөлназ, минем сиңа әйтер сүзем бар, - дидем. Шул чак аның күзләрендә миңа ят булган караш - курку аралаш җан әрнүе чагылып үтте. Ләкин ул үзен бик тиз кулга алды. Мин югалып калсам да, айлар буе әйтергә әзерләнгән сүземне нәкъ шул минутта әйтергә тиеш идем.

- Гөлназ, мин бүтән синең белән яши алмыйм, әйдә, аерылышабыз, - дидем. Минем сүзләрем аны ачуландырмады да шикелле, ул тыныч кына:

- Ә сәбәбе? - дип сорап, җавабымны ишетмичә калудан курыккандай, күзләремә туры итеп карады. Мин нәрсә дип әйтергә дә белмәдем, чөнки минем йөрәгем күптән Айгөлнеке иде. Ә Гөлназны бүтән яратмый, бары тик жәлли генә идем. Сәбәбен күзенә туры карап әйтә алмаганга, ул бик ачынды, әмма аш бүлмәсенә йөгереп килеп кергән улыбызны күргәч, бәхетле елмаеп, улыбызга таба кочагын җәйде. Икенче көнне мин өйгә бик соң кайтып кердем. Хатыным да йокларга ятмыйча, өстәлдә әллә нәрсә язып утыра иде. Мин кичке ашны ашап тормыйча, йокы бүлмәсенә тизрәк ашыктым. Чөнки эштән соң Айгөл белән шатлыклы вакыйгаларга бай булган кич уздырып, чынлап арыган идем. Иртәгесен хатыным миңа үзенең шартларын белдерде. Ул миннән бернәрсә таләп итмәде, бары тик аерылышу көнен бер айга кичектерүемне һәм шул вакытта улыбыз каршында үзебезне бәхетле, тату гаилә итеп күрсәтүебезне үтенде. Моны ул бер айдан улыбызның имтиханнары башланачагы, шуңа аны борчымыйча торырга кирәк дип аңлатты. Моның белән мин бик тиз килештем. Әмма аның тагын бер сәер үтенече бар иде. Туй көнебездә мин аны ничек йокы бүлмәсенә кулларымда күтәреп алып кергән булсам, инде ай дәверендә һәр көн саен мин аны йокы бүлмәсеннән күтәреп алып чыгарга тиеш булачакмын икән. Мин аны акылдан шаша дип торам! Әмма гаилә тормышыбызның соңгы көннәрен тыныч, зарарсыз гына үткәрер өчен аның бу шарты белән дә килештем. Соңгы вакытта мин хатыным белән якынлык кылмадым. Бәлки шул сәбәп тә аның белән аерылышу теләгемне көчәйткәндер. Беренче көнне хатынымны кулларымда күтәреп чыкканда үземне шундый шыксыз итеп тойдым. Ә улыбызга бу кыланышларыбыз, киресенчә, ошады. Безне күреп, шатлыгыннан:

- Әти әнине кулында гына йөртә! – дип көлә-көлә кул чапты. Ни өчендер улымның бу сүзләре күңелемнең бер читен чеметеп алгандай булды. Хатыным күзләрен йомган килеш, колагыма шыпырт кына:

- Улыбызга аерылышу турында әйтмә, - диде. Мин бу кәмитнең кемгә кирәге бар икәнен аңламасам да, аның белән килешеп, башымны гына селкедем. Фатир ишеген ябу белән хатынымны җиргә бастырдым да, ул автобус тукталышына, ә мин машинага утырып үзем генә офиска юнәлдем. Шул көннән бирле улыбыз өчен минем әнисен кочагыма алып, күтәреп йөртүем тормышының иң мөһим мизгеленә әйләнде. Ул уяну белән яныма чыга да: “Әти, әнине күтәреп алып чыгарга вакыт җитте!” – дип кисәтеп куя. Хатынымны кочагыма алуга, ул улыбызны яныбызга чакырып, аны кочып үбә.Шулай өчәүләшеп тату гаилә булып берничә минут кочаклашып торабыз. Бу вакытта миңа тагын да авыррак, үземнең мескен хәлдә калганымны тойдырмас өчен күзләремне читкә борырга тырышам. Аерылышырга гына торганда кирәк идеме соң миңа мондый сынаулар?! Соңгы көнне хатынымны кочагыма алганда ул шундый назлы, туй көнендәге кебек муеныма сарылды да, сөлектәй гәүдәсе белән миңа сыенды. Минем тәнем буйлап электр уты уздымыни! Бу кичерешләр миңа бик таныш һәм бик якын иде, бернәрсә дә үзгәрмәгән диярсең! Бары тик тән авырлыгы гына үзгәргән – җиңеләйгән кебек иде. Мин аңа: “Безнең көндәлек тормышыбызда якынлык җитмәгән икән”, - дидем. Мин эшкә дип ашыгып чыктым да, Айгөл янына юл алдым. Шул хәтле ашыктым, хәтта машинамны бикләмичә, ул яшәгән унынчы катка баскычтан мендем. Беразга тоткарлану да мине теләгемнән ваз кичерер дип курыктым. Кыңгырау төймәсенә басуга, ишекне Айгөл ачты. Мин аңа: “Айгөл, кичер мине, хатынымнан аерыласым килми», - дидем. Айгөл йокыдан уянып киткәндәй, гаҗәпләнгән күзләре белән миңа текәлеп торды да, яңагыма берне сугып, ишеген шап итеп япты. Өстемнән зур йөк төшкәндәй сиздем. Подъезддан чыкканда, вөҗдан газабыннан котылгандай үземне хис иттем. Эшкә барыр юлда чәчәкләр салонына кереп, хатыныма иң матур чәчәк бәйләмен сайлап алдым. Сатучы кыз миннән картага нәрсә дип язарга дип сорагач, мин шат елмаеп:

- Мин сине үлгәнчегә хәтле һәр иртә саен кулымда йөртергә әзермен!!! - дип язарга куштым. Эш бетүгә, кулыма әлеге чәчәк бәйләмен алып, хатыным янына ашыктым. Фатирыбызга килеп керүгә, хатынымны урын өстендә үлгән килеш күреп, баскан җиремдә катып калдым. Баксаң, хатыным айлар буе ялгызы яман шеш авыруы белән көрәшкәндә, мин Айгөлнең дәртле кочагында мәхәббәттән исереп, күңел күземнең нәкъ сукрайган чагы була. Ә Гөлназ үзенең тиздән үләсен белгән дә, улыбыз белән араны суытмас өчен, шундый юл уйлап тапкан. Хәзер улым каршында мин – гаиләсен яраткан иң яхшы әти булып торам. Соңга калып булса да тормыш миңа шуны аңлатты – бәхет өчен банклардагы акча, яхшы машина, затлы әйберләр дә кирәк түгел, ә көндәлек тормышта кабатлана торган вак-төякләргә игътибарлы булу әһәмиятле икән. Шуның өчен бер-берегездән матур сүзләр, серле карашлар, җылы кочак, иркәләү-иркәләнүләрегезне жәлләмәгез, чөнки гаилә бәхете нәкъ менә шул вак-төякләрдән тора. Тик моны беркемгә дә соңлап аңларга гына туры килмәсен иде.

Интернеттан.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума