Материалы

Төрлесеннән…

последние и лучшие новости искусства в мире

Элвин Грей булачак хатынын тасвирлаган

Башкортостанның атказанган артисты Элвин Грей Мәскәүдә фанатлар белән очрашуында кайчан өйләнәчәге хакында сөйләгән.

- Әгәр сез нигә өйләнмәвем белән кызыксынсагыз, белегез: барысы да аңлы рәвештә эшләнә. Чынлыкта, гаилә кору мөмкинлеге бар иде. Мәсәлән, 24 яшьтә. Тик мин һәрвакыт аннан соң тормыш ничек барыр дип уйлыйм. Кеше фатирында яшәргәме? Гаиләне карарга, үзеңә үсәргә дә кирәк. Шуңа күрә мин өйләнер вакытка фатирлы, йортлы, машиналы, нигезле эшле булуымны теләр идем. Ул чакта мин инде гаилә корырга әзер булачакмын, - ди Радик.

Шулай ук Элвин Грей үзенең нинди кызны хатын итеп алырга теләвен дә тасвирлый.

- Хатыным нинди булыр идеме? Мине яхшы аңлаучы! Ә аның нинди милләттән булуы мөһим түгел, - дип билгеләп үтте Башкортстанның атказанган артисты.

«Шәһри Казан».


Өйләнешкән көнне үк аерылышканнар

Бөекбританиядә яшь пар — кияү егете Стефани Уилсон һәм кәләш Эрин Мэйсон-Джордж туй көнне ук аерылышкан. Бу хәл кияүнең исерек абыйсы аркасында килеп чыга. Тантана Көнбатыш Уэльсның Лланибиддер шәһәрендә уза.

Бәйрәм вакытында кияүнең абыйсы Томас эчеп исерә һәм кәләшкә һөҗүм итеп, аны кыйный башлый, шуннан соң аны баскычтан этеп төшерә.

Шулай ук зыян күрүчеләр арасында кызның әнисе һәм сеңлесе дә бар. Эрин бу хәлләрдән соң хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать итә һәм шунда ук аерылышырга карар итә. Ник дигәндә, ире абыйсы яклы була. Никах бер тәүлектән кимрәк дәвам иткәнлектән, ир белән хатын рәсми рәвештә алай тиз генә аерылыша алмыйлар.


Хатын-кызның гомерен нәрсә озынайта?

Белгечләр, тикшеренү үткәреп, кызыклы нәтиҗә ясаган. Соңгы баласын тапканда хатын-кыз никадәр өлкәнрәк булган саен, аның гомере озын булачагына өмете зуррак икән. Шундый нәтиҗәне Америка тикшеренүчеләре ясаган. Алар менопауза җитәр алдыннан һәм менопауза яшендәге 1200 хатын-кызга кагылышлы мәгълүматларны анализлаган. Бу хатын-кызлар этник чыгышлары, социаль яшәү шартлары буенча төрле. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренүенчә, баласын соң тапкан хатынның яше белән аның организмындагы лейкоцитларның теломерлары озынлыгы арасында элемтә бар. Теломерлар – ул хромосоманың очындагы өлеше. Тишеренүләрдән күренүенчә, баласын соң тапкан хатын-кызларның теломерлары озынрак, димәк, аларның озын картлыкка өметләре дә нигезлерәк. Дөрес, галимнәр бер мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәклеген дә яшерми: балага узу сәләтенең озак саклануы теломерларны озынайтуга ярдәм итәме, әллә озын теломерлар яхшы сәламәтлек нигезе булып тора һәм хатын-кызның репродуктив яшен озайтамы? Ничек кенә булмасын, бала тудыру организмны яшәртә, дигән фикердә белгечләр.

«Кызыл таң».

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума