Материалы

Тормыш юллары

последние и лучшие новости искусства в мире

Көтмәгәндә редакциягә Мәүлидә исемле апа килеп керде. Ул үзе язган шигырьләрен китергән һәм берничәсенә көй чыгарган. Ә инде аларны үзе җырлап та биргәч, тавышының моңлылыгына, матурлыгына таң калдык.

Мәүлидә Гани кызы Хәйруллина Башкортостан кызы. 1975 елны училищены тәмамлагач, юллама белән эшкә килгән, шуннан бирле Төмәндә яши. Беренче елларны үзенең күлле, урманлы-таулы, искиткеч матур урында урнашкан гүзәл авылын сагынып яшь кызның үзәкләре өзелә, әмма, адәм баласы тәкъдиренә язылганны башыннан кичерә шул.

Җитмәсә, сөйгән егете дә туган ягында кала. Шул елларда егетләр үзләренә ошаган кызны күрсәләр, танышырга янына киләләр иде. Ә инде гашыйк булсалар,  артыннан калмыйча йөреп, матур сүзләр әйтеп, чәчәкләр бүләк итеп барыбер үзләренә караталар. Аннары шул чактагы егетләр зөфаф төненә кадәр сөйгәненә кагылмый, аның сафлыгын саклыйлар иде.

Чибәр, яшь кыз Төмәндә ЖБИ-3 заводында эшли башлагач, анда да татар егетләре күп булганлыктан, Мәүлидә артыннан тагын бер егет йөри башлый. Ул да чыгышы белән Башкортостан егете. Берәр елдан артык яшьләр гашыйк утларында янып йөргәч, туган якларына кайтып җыйнак кына туй ясыйлар.

Төмәндә яшь гаиләгә тулай торакта бүлмә бирәләр, озак еллар анда яшәргә туры килә. Бер-бер артлы балалары да туа. Әмма, гаилә тормышында бәхетсезлек Мәүлидәне сагалап торган икән. Тормыш иптәше балаларын, хатынын калдырып бик иртә дөньядан китә. Менә инде аның вафатына 17 ел узып та киткән. Ә Мәүлидә һаман да ялгызы. Азмы-күпме яшәгән иренә, балаларның әтисенә хыянәт итәсе килми, сораучыларның тәкъдимнәрен кире кага.

“Их, булмый икән яшьлекне онытып! Ул күңелдә шатлык, сагыш, хәтта ниндидер бер чир шикелле. Туган якта калган ярны һич тә онытып булмады. Гомер иткән ирем дә шуны сизеп көнләшкәндер. Ни гаҗәп, аны уйлаган саен миндә көч арта. Дөньяны тагын да ныграк яратам, яшәү дәртем арта. Үткәннәргә алай өзелеп үкенү дә булмады миндә. Яшьлегемдә мине утлардан алып суларга салган, гомер буена яшәргә илһам биргән беренче мәхәббәтем белән бәхетле. Кайберәүләр андый мәхәббәттән дә мәхрүм бит”, - дип Мәүлидә ханым уфтанып куйды.

Әйе, гомер юлы язмышлар, ялгышлар белән үрелеп бара. Кемнәрдер берәүне ярата, аны оныта алмый, ә икенчеләре белән гаилә кора, балалар үстерә.

Мәүлидә ханымның 40 елдан артык гомере Төмәндә үтә. Балалар үсеп җитәләр, үзләре дә гаиләле булалар. Тулы мәгънәдә үзен балаларына багышлый. Ләкин аңа авыр чир ябыша. Хастаханәдә ятканда, операцияләр кичергәндә, аның башына “Риза булып яши белмибез” дигән шигырь юллары килә. Озак кына дәвалана, шул чорда 3-4 шигырь языла. Шуннан бирле, бигрәк тә төннәрен, Мәүлидәгә илһам килеп, аларга көй чыгарып бик матур итеп башкара.

Мәүлидәнең гаиләсе, бигрәк тә әтисе, талантлы сәхнә кешесе булган. Апалары, энеләре, әти-әнисе барысы да музыка коралларында уйнаганнар. Мәүлидә ханым Төмәнгә килгәч, үзлектән гармунда  уйнарга өйрәнә.

Бер елдан артык Төмән татар мәдәният үзәгенә Әбүзәр Миннебаев җитәкчелегендәге “Умай” ансамбленә йөри. “Аннан дәртләнеп, илһамланып, яшисем килеп кайтам”, - ди Мәүлидә ханым.

Әйе, күрәсең ул күңеленә, җанына тынычлык тапкан, күңелендә иҗади сәләт бәреп чыккан. Мәүлидә ханыма уңышлар, ак бәхетләр теләп калыйк.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума