#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туң йөрәк

последние и лучшие новости искусства в мире

Күңелләр җилкенгән чак! Яз белән ниндидер илаһи хисләр яңара, яратасы, яратыласы килә. Җылы кояш нурларында коенып, бер-берсенә сыенган парлар урамда ешрак очрый. Әнә бит каеннар да талгын гына җилдә бер-берсенә сарылып тирбәлә! Бар җиһан мәхәббәт диңгезендә йөзә сыман. Яраткан кешең булу, аны көн саен яныңда күрү – зур бәхет. Тик адәм баласына үзен дә кемнеңдер кадерлесе итеп тою кирәк. Гүзәл гомер буе назга, кадер-хөрмәткә нәүмиз булып яшәде. Ире Илнур өйләнешкәнче дә «яратам» дигән сүзне еш кабатларга яратмады, бергә тора башлагач, бөтенләй әйтмәс булды. Дус хатыннары бәйрәм саен ирләре биргән бүләкләрне күрсәтеп мактанганда, Гүзәл мөһим эш белән шөгыльләнгән кыяфәт чыгарып, сүзгә кушылмый гына утыра бирде, ахырда ул 8 Мартны да, туган көннәрне дә күрә алмас дәрәҗәгә җитте. Иренең сүзе бер булды:

– Акча синдә, тиененә кадәр алып кайтып бирәм, үзеңә кирәген сатып ал!

Гүзәл үзе дә акчаны яхшы эшли лә ул, шуңа да зәвыклы киенә, үзен гел карап йөри. Теләгәнен сатып алу аның өчен бернигә дә тормый. «Барысы да бар, җитәрлек», – дип әйтергә ияләнсә дә, бәйрәм саен иренең бер кечкенә чәчәк булса да күтәреп кайтуына өметләнә. Тик ул өметләр һәрвакыттагыча бәллүр пыяла савыт сыман чәлпәрәмә килә дә куя...

Кайбер көннәрдә Гүзәл үзен беркемгә кирәксез кеше итеп тоя башлый. Ире кайта да, ашап алгач я телевизор карый, я сәгатьләр буе кесә телефонына текәлеп утыра. Малае да үсеп буйга җитте, инде Миләүшә исемле кыз белән очрашып йөри. Иртә чыгып китә, төнлә кайта. «Әнием» дип, элеккеге кебек муенына сарылып иркәләнеп алулар сирәк күренешкә әйләнеп бара. Ярый әле Ходай аңа ахирәте Гөлнараны бүләк иткән. Аптыраган чакларында аңа шалтыратса, дусты начар кәефен шундук юкка чыгара, юата, тынычландыра.

– Сулга йөрми, акча эшли, бар җирегез килгән, тагын ни кирәк? Ходайдан курык, шөкер ит. Күпләр синең тормышны кинода гына күрә. Балаң сау-сәламәт, үзең чибәр, яраткан эшең бар. Әнә, күршең Сания гомер буе икешәр эштә эшли, өстенә ире көн саен диярлек эчеп кайтып кыйный. Наз, ярату тоеп яшәү кирәк инде, билгеле, тик нишлисең, шундый туң йөрәкле булгач. Ул үзе сине беркайчан яманлап сөйләми бит, – дип сүгеп тә ташлый. Бу сүзләр белән килешә Гүзәл. Дөресе дә шул ләбаса! Күршесе Саниянең михнәтле тормышы көн саен күз алдыннан үтә. Кибеттә соңгы тиеннәрен санап ипи алып торуларын, ике көннең берендә күзендәге зәңгәр күгәрекне кара күзлек астына яшереп йөрүен дә күрә. Тик... бәйрәм җитте исә... шул Саниядән дә көнләшә Гүзәл. Аның ире дә бит иң арзан чәчәк бәйләме булса да алып кайта, алдына тезләнеп гафу үтенә. Туң йөрәк, туң йөрәк.... бер җылы сүз әйтеп, кочаклап алса ни була бу Илнурга?! Тик туң йөрәк шундый булып кала бирә.

Ире белән үзе арасындагы салкынлыкны Гүзәл бары кайнанасыннан гына күрә. Киленен беренче көннән үк сөймәде ул. Башта «балагыз юк, кысыр», – дип теңкәсенә тиде. Уллары тугач: «Синекеме икән, бер дә безнең якка охшамаган?» – дип шик тудырырга тырышты. Әнисе яныннан кайткан саен ир гел канәгатьсезлек белдерде. Гүзәл сабыр булды, тешен кысып түзде. Яраткан кешесен югалтудан, баласын ятим итүдән куркып чыдады, язмышына буйсынып яши бирде хатын. Гомер азагында кайнанасы урын өстендә калып, аның тәрбиясендә өч ел яшәгәннән соң гүр иясе булды.

Көн дә эштән соң өенә ашкынган Гүзәлнең бүген нигәдер кайтасы килмәде. Иртәгә шимбә... эшкә барасы юк... ашарга әзерләнгән... берни, беркем көтми әле анда Гүзәлне. Йортларын үтеп китеп паркка килеп кергәч кенә айнып киткәндәй булды. Бермәлгә туктап як-ягына каранып алды да паркның икенче башындагы күл янына юл тотты. Артык чибәр булмаса да, ир-атлар аңа һәрвакыт игътибар итәләр иде. Бу юлы да зифа буйлы, сөрмә күзле, кызыл күлмәк өстенннән ак плащ кигән сылу ханымны күпләр күз карашы белән озатып калды. «Кешеләрне үзенә тартып тора торган сөйкемле сөягең бар синең», – дия аңа туганнан туган апасы. Бүген ул, соңарып кайтып, ирен борчуга салырга булды. Шул уйларга бирелеп, күл буендагы яшел эскәмиягә барып утырды. Рәхәт...

Өенә кайтырга кирәклеген чамалап ул эскәмиядән күтәрелде. Ире югалтырга өлгерде микән соң әле? Нигәдер шалтыратып та эзләми. Ни дисәң дә – туң йөрәк! Теләр-теләмәс кенә хатын кайтыр сукмакка таба борылды. Киң сукмак, бара торгач тараеп, өсләре кыркылган куаклык арасына сузылып китә иде. Караңгы төшә... . Гүзәл адымнарын тизләтте. Шулчак капылт кына каршында бер ир заты пәйда булды:

– Чибәркәй, кая ашыгасың, әйдә бераз аралашыйк?! Гүзәлнең куркып калуын сизеп, ир йомшаграк тавыш белән сөйләшергә кереште:

– Курыкмагыз, мин сезгә тимим... ялгызыгыз гына бу вакытта йөргәч, минем кебек җан җылысы эзлисезме әллә, дип кенә туктаттым. Бәлки, сезне озатып куяргадыр? – дип серле елмайды ир-ат.

– Юк, кирәкмәс, хәзер каршыма ирем килә, – дигән булып, Гүзәл адымнарын тизләтте. Башында бер генә уй: «И-и Ходаем, ярдәм ит, артымнан гына башыма сукмасын». Борылып карарга кыймыйча бераз баргач, хатын бар көченә йөгерергә кереште. Тар сукмактан олы машиналар йөри торган юлга чыккач кына борылып карарга җөрьәт итте ул. Беркем дә юк иде. «Ярый берәр төрле маньяк булмады, ятар идең хәзер берәр чокырда», – дип, үзен-үзе битәрләп, йортына якынлашты. Подъезд ишеген ачарга гына үрелгән иде, атылып Илнур килеп чыкты:

– Кайда йөрисең син, әллә ниләр уйлап бетердем!.. Бөтен кешене аякка бастырдым!.. Телефоның эшләмиме әллә? – дип тезеп китте ул ашыгып.

Гүзәл ни дияргә дә белми сумкасындагы телефоннын барлый башлады.

– Зарядкасы беткән бугай, сүнгән...

– Мине борчылып тора дип уйламыйсың да син, Гүзәл, – дип үпкәсен белдерергә ашыкты Илнур.

Икәүләп ишектән эчкә узып, берни сөйләшми генә баскычтан менә башладылар. Өченче катка җитәрәк, Санияләр ишек төбендә бераз туктап калдылар. Фатир ишегенең икенче ягында гөрселдәп нидер ауды, ир-атның сүгенеп кычкыруы, балалар елавы, Саниянең: «Җитәр инде сиңа!» - дигән тавышы ишетелде.

– Тагын исерек, бәдбәхет, – диде Гүзәл ачуын тыя алмыйча. – Балалар, Сания кызганыч...

Илнур килешкәндәй башын чайкады да хатынының иңбашыннан йомшак кына кочып, баскычтан алып менеп китте. Ишектән кергәч, Илнур аның плащын салдырдып, элеп куйды, Гүзәлне җитәкләп түргә – йокы бүлмәсенә алып кереп китте. Анда идәнгә шәмнәр тезелгән, ятакта чәчәк таҗлары сибелгән. Кечкенә генә өстәлдә кичке аш әзерләнгән иде.

Гүзәл тәмам сәерсенеп иренә төбәлде:

– Синме соң бу, Илнур?

– Малай Миләүшәне ияртеп кайткан иде, тиздән өйләнәм ди, сине озак көттек, мин аларга бүген безнең никахлашканга егерме биш ел дип сөйләгән идем, сюрприз ясарга булдылар, – дип елмайды Илнур.

– Ә минем башымнан да чыккан... әйе, бүген егерме бере бит әле...

– Шул-шул менә.. Тиздән бик күңелле булачак бездә, Гүзәл. Әби белән бабай да булып куярбыз, Алла теләсә. Ә бүген бездә аулак, безгә егерме биш ел. Мин сине бик яратам, Гүзәлем, син минем иң кадерле кешем, – дип, хатынын кочып алды Илнур.

– Туң йөрәк, туң йөрәк... Менә сиңа туң йөрәк, – дип пышылдады Гүзәл...

Айгөл ХӨСНУЛЛИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836