Материалы

Уены-чыны бергә

последние и лучшие новости искусства в мире

- Гашыйк булырга кирәк, алайса күптән бернинди проблема булганы юк иде.

- Әгәр хатын хәзинә икән, закон буенча 25%ы – синеке.

- Хатын-кызлар өчен сөяркә – ашатырга һәм киемнәрен юарга кирәк булмаган яраткан кеше ул.

- Кызлар, гомер бик кыска! Шул кыска гомерне диетага, күңелсез кәефкә һәм саран ирләргә сарыф итмәгез!

- Ишеткәнем бар: затлы хатын-кызның аяк киеме һәм машинасы бер төстә булырга тиеш. Шуңа күрә утырып йөри торган автобусымның төсенә туры китереп, үземә кызыл туфли сатып алдым.

- Хатын-кызның тормышы 3 чордан тора: башта әти нервысына тия, аннары иренең җанын ашый, ахырда киявенең җен ачуын чыгара.

- Ашыгыч рәвештә иптәш кызыма ир эзлим! Алайса ул бик тә эшлекле булып кылана, теләсә кайда йөри, беркемнән дә сорап тормый... Бөтен нервымны бетерә шулай!

- Ни өчен бөтен экстрасенслар да “ирегезне кайтарырга булышам” дип язалар, ә берсе дә “хатыныгызны кайтарам” дип ышандырмый. Әйе шул, әгәр хатын-кыз китә икән, экстрасенсларның көче җитми ул.

- Йомшак характерлы ирләр чая хатын-кызларны яраталар. Көчле характерлы ирләр – йомшак холыклы хатын-кызларны сайлыйлар. Бары тик чын ир-егетләр генә хатын-кызны яратсалар, аның бөтен кимчелегенә күз йомалар.

- Хатын-кызлар, беркайчан да үзегезнең матурлыгыгыз һәм сөйкемлелегезгә шикләнмәгез! Исегездә тотыгыз: үлчәү – алдаша, кешеләр – көнләшәләр, ә көзге – бөтенләйгә кыеш!

- Хатын-кыз йокыдан уянып, күзләрен ачуга ук матур булырга тиеш, диләр. Ха! Исегездә тотыгыз – хатын-кыз йокыдан үзен бәхетле итеп тоеп уянырга тиеш!

- Хатын-кызны көчсез җенес дип атыйлар. Уйлап карагыз, кайсы ир-ат махмырлы баш белән шулпа пешереп, баланы карап, өй җыештырып куя ала соң?!

Интернеттан.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума