Материалы

Ул өйләнә!..

последние и лучшие новости искусства в мире

– Син дөньядагы иң матур кәләш булачаксың! – диде Булат Диләрәгә карап. – Ә мин – дөньядагы иң бәхетле кеше!

Мәхәббәттән йөрәге очып чыгардай булып типкән кыз егетенә ныграк сыенды. Караңгы июнь төненең якты йолдызлары капка төбендә утырган бу икәүнең күзләрендә янган бәхет очкыннары төсле балкый иде...

Тик бу төнне тагын берәү йокысыз үткәрде. Булат белән Диләрәнең сыйныфташлары Ләйлә иде ул. Кич клубта ишеткән яңалыгы кызга тынгы бирмәде, йөрәген яндырды. Әти-әнисе ишетмәсен дип, мендәрен тешләп елады кыз. Булат Диләрәгә өйләнә! Инде туй көннәре дә билгеләнгән! Аның балачактан бирле өзелеп яраткан Булаты...

Булат белән Ләйлә күршеләр. Бәләкәйдән бергә уйнап үстеләр. Бер елны укырга төштеләр. Ә җиденчедә укыганда авылга Диләрәләр күчеп кайтты һәм аларның сыйныфына яңа кыз килде. Булат аңа бер күрүдән гашыйк булды. Дуслык акрынлап чын хискә әверелде, Диләрә дә Булатның йөрәгенә җавап бирде. Югары сыйныфларда аларны инде аерым күз алдына да китерә алмыйлар иде. Тик Диләрә килгәнче Булат һәрвакыт “аныкы” булачагына тамчы да шикләнмәгән Ләйлә генә бу хәлне авыр кичерде. Күрше егетенә карата күптән бөреләнеп килгән сөюен әйтергә өлгерми калды. Шулай да бик акыллы һәм көчле зат иде ул. Күңелендә ниләр кайнаганын тамчы да сиздермәде. Киресенчә, күптәнге дусты Булатның сөйгәнен дә якын итте, сердәшенә әверелде.

Мәктәптән соң алар өчесе дә югары уку йортына керә алу бәхетенә иреште. Булат юрист, Диләрә - табибә, ә Ләйлә укытучы һөнәрен сайладылар. Зур шәһәр балачак хисен сүндерер, Диләрә белән Булатны аерыр дип өметләнгән Ләйлә ялгышты, авылдашларының мәхәббәтләре ныгыды гына. Аларның еш очрашып торуы, шәһәрдә дә җитәкләшеп йөрүләре, авылга бергә кайтулары Ләйләне эчтән утларга сала иде. Һәм менә алар өйләнешә икән... Нишләргә?!

Икенче көнне шәһәргә килгәч, түзә алмады, елый-елый бүлмәдәш кызларына күңел халәтен сөйләде.

– Кайгырма, – диде аңа чая, үткер группадашы Рания. – Шулкадәр яраткан кешеңне ятларга бирә алмыйсың инде. Булат синеке булачак. Исеңдәме, туган көнеңә килгәч, безнең Маратның Диләрәгә күзе төшкән иде?..

Кызлар кич буе план корды. Икенче көнне Ләйлә телефон аша Диләрәне сессия тәмамлануны билгеләргә дип кунакка чакырды. Диләрәнең эшләре күп иде, ул баш тартты. Ләкин чая Ләйлә аны үгетли алды.

– Сәлам, ахирәт! Әйдә, әйдә, рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырыйк әле, кияүгә чыксаң, безгә вакытың да калмас. Ләйлә Диләрәне әзерләнгән табын янына чакырды.

– Булатны да дәштем, ул, бәлки, соңрак Диләрәне алырга гына керермен, диде, эше күп.

Шунда ишектә шампан шәрабы тоткан Марат күренде.

– Кызлар, әллә минсез генә сессия бетүне юасыз инде? Ә мин тәмле шампан алдым.

Ләйлә тиз генә төсле бокалларны тезеп тә куйды һәм Маратка күз кысты.

– Диләрә, мин сиңа иң матур кызыл төсле бокалга салыйм әле.

– Юк, юк, мин эчмим бит, беләсез, – дип баш тартты кыз.

– Сине эчәргә кыстаучы юк, дусларыңның шатлыгы өчен йотып кына куй.

Кыстый белә иде инде Ләйлә. Аз гына шампан йотып куйган Диләрәнең кинәт тыны кысыла, башы әйләнә башлады. Бераздан аны тагын “йотып куярга” кыстадылар. “Камыр”га әйләнә башлаган Диләрәнең карышырга хәле булмады. Бераздан аның күзләре йомылып, егыла башлады. Шуны гына көткән Марат аны Ләйлә җәйгән урынга илтеп тә салды.

– Булды бу, кызлар, – диде Ләйлә бүлмәдәшләренә карап. – Хәзер бөтен теләк – Булат тизрәк килсен. Бераздан даруның йогынтысы чыга башлаячак.

– Әнә, как по заказу! – дип кычкырып җибәрде шунда тәрәзәгә карап торган бүлмәдәш кызы. – Булат килә. Марат, действуй!

Кызлар чыгып китте, Марат тиз генә футболкасын салып атты да, Диләрә янына ятты. Булат килеп керде...

Тиз кабына торган, ашыгыч карарлар кабул иткән, хәлне тикшереп тормый торган ярсу яшьлек иде шул бу... Булат Диләрәне башкача күрергә дә теләмәде. Ә Ләйлә хәлдән файдаланып, көн-төн “балачак дусты” янында булды.

Диләрәнең күпме күз яшьләре түгелгәнен тулай торак бүлмәсендәге мендәре генә белде... Йөрәгенә сыймаган кайгысыннан ул хәтта күпердән елгага ташланырга уйлады, тик әнисен исенә төшереп, юләр адымга бармады. Сессиясен дә юньләп тәмамлый алмады. Бертуган апасы аның укуын күчертеп, үзе яшәгән шәһәргә алып китте. Булатның Ләйләгә өйләнүен ишеткәч, Диләрә авылга башкача кайтмады...

Өйләнде Булат Ләйләгә. Дөресрәге, Ләйлә өйләндерде аны. Дөньядагы иң яраткан кешесенең хыянәтеннән башы иләсләнгән егет язмышына карыша алмады. Шулай да Ләйлә көткән бәхет тә килмәде. Бер ел үтәр-үтмәстән Булат аерылып, ялгыз башын Себер якларына алып чыгып китте.

Вакыт... Искиткеч көчле нәрсә ул. Үтә алмас дигән сагыш-кайгыларны үткәрергә, үзгәрә алмас дигән кешеләрне үзгәртергә, әйтмәм дигән сүзләрне әйттерергә сәләтле ул! Безнең язма геройларын – өч сыйныфташны да үзгәртте еллар. Алар өчесе дә яшьлектә кылган гамәлләренә үкенде. Ләйлә дусларының араларын бозганга, Булат ашыгып ялганга ышанганына, Диләрә бәхете өчен көрәшмәгәнгә. Диләрә кияүгә чыкмады, Булат белән Ләйлә дә башкача гаилә кормады.

Ләйлә туган авылларына укытучы булып эшкә кайтты, бар күңелен хезмәткә биреп, директор вазыйфасына күтәрелде. Ул биш ел саен сыйныфташлар очрашуын оештырып торды. Ләкин биш еллыкка да, ун, унбиш еллыкларга да Диләрә белән Булат кайтмады. Ә менә егерме еллыкка кайттылар. Диләрә – кырык яшькә якынлашып килсә дә, яшьлектәге гүзәллеген югалтмаган чибәр хатын, табибә. Булат – бер генә чәче дә агармаган, мәһабәт гәүдәле ир уртасы, дәрәҗәле оешма директоры. Егерме ел элек күзләрендә янган очкыннар янә кабынды...

Яшьлекләрендәге капка төбендәге эскәмиядә күп сүзләр сөйләнде, хатирәләр барланды, гафу үтенелде, керфекләр чыланды, күңелләр аңлашты...

Булат белән Диләрәнең өйләнешүе хакындагы хәбәр Ләйләгә дә килеп иреште. Ләкин ул мендәрен тешләп еламады, кайгырмады. Киресенчә, сөенеп кабул итте һәм: “Бәхетле булсыннар,” дип куйды. Яшь хатын күңеленнән, әйтерсең, зур йөк төште...

Ләйсән ЯКУПОВА. (“Кызыл таң”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума