Материалы

Уртага салып сөйләшәсе калган

последние и лучшие новости искусства в мире

Җәй ае, ял вакыты. Менә минем дә чираттагы ялым. Ял вакытында туганымның хәлен белим дип кунакка барган идем. Олы яшьтәге апамның да дуслары бар. Менә аларның берсе апамның хәлен белергә дип кичләп кенә кунарга килде. Сөйләшкән арада мин үземнең мәкаләләр язгалап куюымны, мактанып та түгел инде, әйтеп ташлаганымны сизми дә калганмын. Кич озак утырылды, чәйләр дә күп эчелде. Кунак апам миңа үзенең тормышын сөйләде. “Бер язмасаң да, берәр кирәге чыгар, балам. Гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен генә сөйләвем”, - дип куйды Саимә апа.

Мәктәпне тәмамлаган егет-кызлар өчен җәй ае уку йортларына керергә имтиханнар бирү белән сизелми дә узып китте. 1977 елларда авыл балалары өчен авыл хуҗалыгы техникумына керү бик зур уңышка ирешү белән тиң иде. Ул елларда уку йортларына хәлле йортта үскән балалар гына укырга керә алды. Калган егет-кызларны төзүчелектә, терлекчелектә эшкә көтеп торалар.

Булат та шул исемлектә бар. Әтисе колхоз рәисе булып эшләгән егет өчен бу уку йортының ишекләре ачык иде. Уку йорты булгач, төрле районнардан балалар агыла да агыла. Мал врачы, зоотехник, инженер, умартачы, хисапчы белгечлеген үзләштерергә килгән яшьләр арасында Саимә исемле чибәр кызны күрми калу мөмкин түгелдер. Менә ике яшь йөрәк бер-берсен тапты да бугай.

Уку елының беренче көненнән алып алар гел бергә булдылар. Өченче курсны тәмамлаган яшьләр гаилә кору турында сүз алып бара иделәр инде. Булат мәктәпне тәмамлау белән хәрби хезмәткә алынып, туган иле каршындагы бурычын үтәп кайткан егет. Укырга кергәндә егетнең яше 20дә иде. 3 ел сизелмичә дә үткән Булатка 23 яшь булса, Саимәгә 20 тулды. Булатның әти-әниләре Саимәләрнең әти-әниләренә кыз сорарга килделәр. Ике як та килешкәч, никахын укытып, туйга хәзерлек эшләре башланды. Ул елларда никах артыннан ук туй да уздырылганга күрә, ике гаилә арасында бу эшләр бик тиз башкарылды. Киленен кайнана ачык йөз белән каршыласа да, йөрәгенең бер төшендә нидидер корт уйнап торды. Гел өйрәтергә, кисәтү ясарга яраткан кайнана чакмый кала алмады. Саимә түзде. Үзе сайлаган яры бит. Әнисе: ”Кызым, бигрәк ерак районга китәсең, якын тирәдә генә егетләр беткән идеме инде сиңа?!”, - дип тә әйтеп карады да, яратуы көчле иде шул. Ике ай вакыт тиз узды. Яшьләрнең тагын бер ел укыйсылары калганга, алар Минзәлә шәһәренә юл тоттылар. Кечкенә генә бүлмәдә яшәгән бер еллары алар өчен иң кадерле һәм бәхетле чор булды, ахрысы. Укуларын бетереп, диплом алыр вакытта Саимә инде әни булырга җыена иде. Табырга да вакыты аз калып килә. Бала белән кая барасы? Иренең туган авылына юл тотты яшьләр, йортта яшәргә калдылар. Көтеп алган кызлары Альбина да бу дөньяга аваз салды. Башта бик матур яшәсәләр дә, кайнана-кайнана булып үз зәһәрен чәчәргә өлгерә иде. Ә менә кайнатасы бик яхшы кеше булганга гына Саимә түзде бугай. Һәр ел Яңа ел тирәсендә кайнанасы Ташкент якларында яшәүче кызына кунакка китә. Берәр айлап тора ул анда. Терлек, кош-корт итләрен күпме күтәрә ала, шул кадәрле төяп алып китә. Бу елны да шулай итте. Әле бер нәрсә дә белмәгән Саимә кайнанасын озатып кайткач, кичке аш пешерер өчен верандага ит алырга чыга. Ни күрсен, бер нинди дә ит әсәре юк. Шуның хәтле итне алып китә алмавы билгеле инде. Кая куйды икән дигән уй борчый яшь ананы. Йортта эшләп йөрүче кайнатасы чәй эчәргә дип кергән икән.

- Минем күздә яшь. Баланың ашыйсы килә. Шулпа куярга ит юк. Минем өстә ике ир-ат, аларны бит ашатырга да кирәк. Шунда әти: “Кызым, ни булды, дөресен сөйлә”, - диде. Минем тулган булгандыр инде күңелем, сөйләдем дә бирдем. “Хәзер, балам, табарбыз!” - диде дә, верандага чыгып китте. Верандада ике сандык тора, мин каян белим инде әнинең итне анда яшергәнен. Сандыклар бикле дә әле. Әти балта алып керде дә берсенең йозагын бәреп ватты да: “Менә, кызым, ит, күпме телисең - пешер. Җавабын мин үзем бирермен”, - диде.

Бәхетле көннәр тәмамланды. Бер ай вакыт узды да китте. Кайнана кайтты. Без өйдә юк идек ул кайтканда. Әти яхшы гына тәрбия сәгате үткәреп алган иде инде. Бер сүз дәшмәде, ит турында да сүз кузгатмады. 1 сентябрь көнне мине колхоз идарәсенә эшкә чакырып килделәр. Дипломлы хисапчылары юк икән. Риза булдым, кызыбызны балалар бакчасына урнаштырдык. Балалар бакчасы безнең өй янында гына. Колхоздан үзебезгә йорт бирделәр. Шунда яши башладык. Кызымны балалар бакчасыннан иремнең апасының кызы ала. Ул гел Альбинабызны карашты. Рәхмәт аңарга. Иремнең ул апасы җайлы, ярдәмчел иде безгә.

Тормыш җайлы гына бармый икән шул, арага керүчеләр дә табылды. Иремә шаярткан гына булып, минем турында төрле сүзләр дә ишеттерделәр. Имеш, сынап карыйлар. Ирем сыналмады, ә сыгылды. Эчә башлады, көнләшеп кул күтәрергә дә курыкмады. Безнең матур тормыш куркыныч бер төш кебек упкынга таба ава иде. Икебез ике ярда калдык. Яшь, тормышны аңлый белмәгәнбез. Бер-беребезне гаепләп, аңлашмыйча гына аерылыштык. Берничә еллар узгач, миңа авылга барырга туры килде. Шунда гына безнең тормышны җимерүче кара мәченең кем булуын белдем. Иптәшләр, дуслар күп иде, менә араларында дошманнары да булган. Кем бит әле! Иремнең иң якын дусты, сыйныфташы.

- Исәнме, Саимә, - дип сүзен башлады Рәис. Башта гафу сорыйм. Мин - сезнең араны җимерүче. Ул вакытта аңламаганмын. Сиңа булган мәхәббәтем күземне дә, акылымны да каплаган. Булатка теләсә нинди уйдырмаларны сөйләүче ул - мин. Сез аерылышкач, имеш, син миңа кияүгә чыгарсың дигән уйлар, өметләр белән эшләгән идем мин ул явызлыкны. Син китәрсең дә, югалырсың дип уйламаганмын. Син мине сайламадың, әнә башка кешегә кияүгә чыккансың дип ишеттем, - диде.

Мин урынымнан да кузгала алмыйча, томан эчендә йөзә идем. Булат бит минем беренче мәхәббәтем, бүген дә мин аны гына яратам. Ә ул нишләгән? Бер нәрсә дә аңламаслык идем, кулымны күтәреп яңагына сукканымны сизми дә калдым. Кемдер:

- Чү, балам, чү, начарлык - алдан, акыл - арттан, - диләр. Соң инде, хәзер төзәтеп булмый. Мин дә синең каршыңда, килен, гаепле. Кеше гайбәтенә ышандым, сине тыңламадым. Баламны да үз кулларым белән алкашка әйләндердем. Әнә хәзер бер күрергә дә интизар булып ятам, - диде дә әни мине кочаклап, озаклап елады.

Ул көнне мин кайтып китмәдем. Кайнанам белән кайнатам янында кунып калдым. Кызым Альбинамны да әбисе белән бабасы бик сагынганнар иде. Төне буе барча борчыган сорауларыма мин җавап таптым. Икенче көнне безне күчтәнәчләр белән озатып калдылар. Кайткач, икенче ирем Солтанга барсын да сөйләдем. Ул бик җайлы кеше булды. Кызларыбызны яратып үстерде. Еш булмаса да, кайнанам белән кайнатамның хәлен белеп тордым, берәр көн кызым белән кунып кайткан чаклар да булды. Иремә, Солтаныма, рәхмәт, бер сүз дә әйтмичә, үзе илтеп куя иде. Ә Булат теге хәлләрдән соң эчәргә тотынган. Эштән дә эчкәне өчен куганнар. Бераз йөргән дә, Себер якларына эшкә чыгып киткән. Шул чыгып китүеннән соң озак кына туган якларына кайтмыйча йөргән. Өйләнгән, улы бар икән. Бүген дә бер-беребезне сагынып яшибез, балам. Ялгышлык икебездә дә булды. Яшь идек, тәкәбберлек тә булгандыр. Аерылып китү дөрес юл түгел, беләм. Утырып барсын да уртага салып сөйләшәсе калган да бит, соң инде. Терсәк якын булса да, тешләп булмый икән шул... – дип уфтанды Саимә апа.

Зөлфия АХУНҖАНОВА, Татарстан Республикасы, Лениногорск- Норлат.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума